Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Олег Морозов: Төп законга төзәтмәләр Россиягә тынычлык урнаштыручы ил статусын бирә

Яңартылган Конституция җәмгыятьне заманча аңлауны, патриотизм кыйммәтләрен һәм ил тарихын саклау зарурлыгын чагылдырачак.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Россия үзен якларга әзер тора, әмма беркемгә дә һөҗүм итәргә җыенмый. Яңартылган Конституциягә Россиянең статусын тынычлык урнаштыручы ил буларак беркетә торган төзәтмә кертелә. Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә безнең оборона сәләте шундый ки, без үзебезне яклый да, планетада тынычлыкны да тәэмин итә алабыз, чөнки без — кем нинди идеологиягә һәм кыйммәтләргә табынуга да карамастан, системаларның тыныч яшәве ягында. Бу зур әһәмияткә ия төзәтмә, ул тынычлык сөюче буларак илебезнең йөзен билгели», — дип искәртте Морозов.

Төзәтмәләр шулай ук илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын да игълан итәчәк. Сенатор фикеренчә, бу — соңгы елларда барган вакыйгаларга җавап та. Ни өчен дигәндә, чит илләр санкцияләр ярдәмендә Россиянең суверенитетын какшатырга тырыша.

«Көнбатыш белән мөнәсәбәтләребез тарихы безнең территориаль бөтенлеккә төгәллек кертүне таләп итте. Бу да безнең суверенитетыбызны барлык икътисади, сәяси һәм хәрби чаралар белән саклаячагыбызны искәртә», — дип өстәде сенатор.

Морозов билгеләп үткәнчә, Төп законның яңартылган редакциясе сәяси партияләр һәм экспертлар бергә туплаган төзәтмәләрне үз эченә алачак. Алар белән Россия Президенты Владимир Путин да, илнең барлык төбәкләре дә килеште. Әлеге төзәтмәләр җәмгыятьне заманча аңлауны, патриотизм кыйммәтләрен һәм ил тарихын саклау зарурлыгын чагылдырачак.

 

Фото: Илнар Төхбәтов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев