Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Октябрьнең икенче яртысы нормадан җылырак булачак

Шул ук вакытта Казанда 6 һәм 7 октябрьдә бу айда фаразланган явым-төшемнең яртысы диярлек яуды.

(Казань, 9 октября, «Татар-информ»). Октябрьнең икенче яртысында уртача температура климатик нормадан югарырак булачак, гомумән алганда, бу айда җылы һәм салкын һава торышы даими алмашынып торачак. Мондый беренчел фаразлар белән Казан федераль (Идел буе) университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев уртаклашты, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Аның сүзләренчә, ниһаять чын «алтын көз» җитте: әгәр 9 октябрь өчен һаваның уртача температурасы, күпъеллык күзәтүләр буена 5,8 градусны тәшкил итсә, соңгы ялларда һәм бүген көндезге температура 14-15 градуска җитте, ягъни нормадан 4-5 градуска югарырак.

Әмма инде иртәгәдән һава торышына төньяк-көнбатыш циклоны йогынты ясаячак. Шунлыктан, республикада салкынайтып, температура 10-11 градус тирәсе, ә төнлә - 5-6 градус булачак.

Ә чәршәмбе көнне тагын да суытачак: көндез һава торышы якынча 9 градус җылы булачак, салкын фронт керү сәбәпле яңгыр да көтелә.

Шул ук вакытта галим ассызыклаганча, узган җомга-шимбә көннәрендә Казанда октябрь өчен норма саналган явым-төшемнең яртысы, ягъни 20 мм яуган.

Пәнҗешәмбедән башлап, атна ахырына кадәр, кабат 1-2 градуска җылытачак, ә якшәмбе көнне янә салкын һава көтелә- нибары 8 градус җылы.

Сүз уңаеннан, Казанда бу айның иң җылы көне 2005 елның 1 октябрендә теркәлә- якынча 25 градус җылы, ә иң салкыны- 1968 елның 29 октябре, ул чакта -15 градуска кадәр суык була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев