Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Очрагаштыргалаштыргалаганда" - интернетны шаулаткан мәзәк ВИДЕОны Раяз Фасыйхов төшергән булып чыкты

"Очрагаштыргалаштыргалаганда гынадыр ла!" дип җырлаучы ролик герое һәм әлеге видео "Матбугат.ру" укучыларын үзенә гашыйк итте. Җырчы абзый тумышы белән Нижгар якларыннан булган, хәзер Мәскәүдә гомер итүче Татарстанның атказанган артисты Ирфан Измайлов булып чыкты, дип язган идек. Инде бүген видеоны кем төшерүен дә ачыклый алдык.

"Матбугат.ру" хәбәрчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Ирфан Измайлов белән элемтәгә кереп, интернетны шаулаткан видеоның тарихын белеште. Ролик артистның иң якын туганнары җыелган абыйсының туган көн мәҗлесендә төшерелгән, видеоның авторы исә Раяз Фасыйхов икән.

Бу уңайдан Раяз Фасыйховның үзенә дә шалтыраттык. "Бу видео шулкадәр ажиотаж тудырыр дип уйламадым да, - дип уртаклашты Раяз Фасыйхов көлеп. - Мин аны кызык өчен генә бер танышыма күрсәттем, ә кичкә шушы видео әллә никадәр интернет киңлекләрен урап үземә үк кире кайтып төште", - ди ул.

"Икәү бергә дуэт башкарырга теләк юкмы соң?" дигән соравыбызга: "Без Ирфан Измайлов белән ун еллап таныш. Аның белән икәүләп баян тартып җырлаганыбыз да бар. Мондый хәл булгач, үземнең концертыма махсус чакырмыйча булмас инде", - дип җавап бирде Раяз Фасыйхов.

Ирфан Измайловны тулы нигез белән халык музыканты дип атарга була. Чөнки, Раяз Фасыйхов билгеләп үткәнчә, туган якларында «бер генә Сабантуй да, бер генә бәйрәм дә Ирфан абый катнашыннан башка узмый».

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Рыбушкино авылында туып-үскән, Ирфан Измайлов 1982 елда Мәскәүгә күчеп килә, анда машина йөртүче булып эшли, ә ел ярымнан соң «Хыял» ансамбленең солист-вокалисты була. Махсус музыкаль белеме булмаган Ирфан Измайлов инде 25 елдан артык профессиональ татар эстрадасында эшли. Аның көчле, энергияле тавышы, уникаль тембры якын һәм ерак чит илләрдә дә яхшы таныш. Бигрәк тә татар милләтенә. Чөнки җырчы һәм музыкант репертуарында төп урынны татар халык җырлары, заманча һәм үзе иҗат иткән әсәрләр алып тора. «Дустыма» (1989 ел), «Хуш инде» (2001 ел), «Туган Як» (2002 ел), «Җаным» (2004 ел) альбомнары моңа дәлил булып тора.
 
Автор-башкаручы, җырчы һәм музыкант Ирфан Измайлов, форсаттан файдаланып, "Матбугат.ру" укучыларына ялкынлы сәламнәрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев