Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Очкыч пилоты, Камада матраска утырган ике кызны күреп, коткаручылар чакырткан

Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре ярдан 2,5 чакрым эчтә ике кызны табып, көймәгә утырткан һәм яр буена алып чыккан.

Очкыч пилоты, Кама елгасында өреп кабартыла торган матраска утырган ике кызны күреп, коткаручылар чакырткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 11.56 сәгатьтә 112 бердәм номерына җиңел моторлы очкыч пилоты шалтыратып, Лаеш янында Кама елгасы өстеннән очып узганда, өреп кабартыла торган матраска утырган ике кешенең яр буеннан эчкә таба йөзеп кереп китүен күрүе хакында хәбәр иткән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Лаеш инспекторлык участогы хезмәткәрләре мотокөймә белән әлеге урынга юл тоткан. Ярдан 2,5 чакрым эчтә 19 һәм 20 яшьлек ике кызны табып, көймәгә утыртканнар һәм яр буена алып чыкканнар.

 

Кызларга медицина ярдәме кирәк булмаган.

Фото: ГУ МЧС РОссии по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев