Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Өчиле авылындагы чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Өчиле (Сүлә) авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын чыгып, 1967 елгы ялгыз яшәгән ир-атның гомере өзелде. Ут аның тәмәке тартканда тиешле саклык чаралары күрмәве аркасында чыккан дип фаразлана. Ягъни төпчекне сүндермичә йоклап киткән булырга тиеш. Янгын сүндерүчеләр аның мәетен янган конструкцияләрне актарган вакытта табып ала.

Быел районда 29 янгын очрагы теркәлеп, былтыргысы белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек артты. Соңгысы кеше үлеме белән төгәлләнгән очрак. Хәзерге вакытта районда янгын куркынычсызлыгы айлыгы бара, халыкның үз хуҗалыгында ут-күзгә китерә торган сәбәпләрне (тузган электр чыбыклары, сыланмаган морҗалар һ.б.) вакытында ачыклап, кимчелекләрне бетерү буенча чаралар күрүе, өйләргә янгын датчиклары урнаштыруы аеруча мөһим. Фаҗигаләргә юл куймыйк.

 

Чыганак: http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев