Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Өч яшьтән кечерәк ике сабые булган гаиләләргә бушлай бала караучы бирергә мөмкиннәр

Әлеге яңалыкның максаты – яшь әниләрнең тормышын җиңеләйтү.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Россиядә өч яшьтән кечерәк ким дигәндә ике сабые булган күп балалы гаиләләргә бушлай бала караучы бирергә мөмкиннәр. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, Россиядә соңгы елларда күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүдә күп кенә чаралар гамәлгә ашырыла. Шуңа да карамастан, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре әле һаман да ярдәмгә мохтаҗ.

Әлеге инициатива балалары булган яки игезәкләр көткән яшь гаиләләргә кагыла. Әлеге яңалыкның максаты – яшь әниләрнең тормышын җиңеләйтү.

Реклама

«Шуңа бәйле рәвештә, өч яшькә кадәрге бердән артык бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләргә, әлеге сабыйлар өч яшькә җиткәнче һәм аларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә урын тәкъдим ителгәнче, бушлай нигездә бала каручы бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», - диелә Сухарев хатында.

 

Фото: https://imenamag.by/posts/nyanya-vmesto-mami

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев