Саба ТВ

Өчәү су коенырга киткән җиреннән үзе генә кайта: кулында әтисенең һәм абыйсының киемнәре була (ФОТО)

Питрәч районының “Алмагач” дигән бакчалар тирәсендә Мишә елгасында әтисе һәм улы батып үлгән. Коткаручыларга бу хәбәр кичә 12 июль көнне кичке унда килеп ирешә. 49 яшьлек ир-ат кичке якта ике улы белән су коенырга киткән.

Берзаман кече уллары әтисенең һәм абыйсының киемнәре белән өйгә кайтып керә.
 
Малай сөйләвенчә, 15 яшьлек абыйсы бата башлаган. Аны коткарырга әтиләре ашыккан. Әмма икесе дә кире судан чыга алмый. Әйтергә кирәк, бу урыннар су коену өчен каралмаган.
 
“Матбугат.ру”га билгеле булганча, әтисе һәм олы улы күз уңыннан югалып, сәгать ярым вакыт узуга хәвефле хәл турында МЧСка хәбәр итәләр. Коткаручылар фаҗига булган урынны тикшерә башлый. 15 яшьлек малайның гәүдәсен иртәнге җидедә генә табалар. Әтиләрен эзләү һаман да дәвам итә...
 
 
 
 
 
 
Фото: МЧС РТ
 
 
 

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: