Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Нуттан кәтлит рецепты

Кәтлитнең дә төрлесе була! Хәтта итсезе дә! Өйрәтимме?

1. Нутны (якынча ярты чокыр) кичтән суга салып куябыз, икенче көнгә ул бераз бүртә һәм кирәкмәс матдәләре суда кала. 

2. Нутны кайнаган суда, бераз тоз сибеп, ярты сәгать пешерәбез, суын агызабыз (аз гына суы калса ярый, изгәндә җиңелрәк була).

3. Блендерга салып пюре ясыйбыз яки чәнечке белән изәбез. 

4. Бераз суган, укроп, өшегән яшелчәләрне (бер уч) табада тушить итәбез, аннары нутлы пюре янына блендерга салып әйләндерәбез.
 
5. Зур булмаган кәтлитләрне дөге онында әвәлибез, майлы табада (мин ат яки каз мае кулланам) ике яклап кыздырабыз. Табаның өстен каплыйсы түгел!

Табынга яшелчәләр, яшеллек белән куярга була. 
 
Йогырт, бер тырнак сарымсак, туралган яшеллек, бераз лимон согын болгатып соус та ясый аласыз.
 
 
Автор: Айгөл ГАТАУЛЛИНА
Фото: Айгөл Гатауллина
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев