Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Нурлатка кайтам, урын бар» - Фирдүс Тямаев “попутчиклар” ала башлаган

“Абый, утырт әле!” – бу сүзләр кайчандыр студент булган һәр кешегә якындыр.

“Абый, утырт әле!” – бу сүзләр кайчандыр студент булган һәр кешегә якындыр. Бүген “абый” ролендә Фирдүс Тямаев. Шушы көннәрдә ул үзенең инстаграм битендә гадәти булмаган видео урнаштырды. “Мин бүген Казаннан Нурлатка кайтам. Берәрсе кайтучы булса, урын бар. Алып кайтам. Миңа да скучно булмас, сезгә дә кайтырга техника булыр. Языгыз, көтеп калам”, - ди җырчы.

Бу видео астында 200дән артык комментарий язганнар. Кайбер кызлар Нурлатта тумаганнарына үкенә. Кемдер Нурлатка Әлмәт аркылы кайтырга сорый. 
 
“Мин Нурлатның кайда икәнен белмим, әмма мин риза”, - дип язган бер тамашачы.
 
Комментарий калдыручыларның күбесе Фирдүснең популяр җырчы булуына карамастан “прастуй егет” булып калуына соклана.
 
 
 

Кем Нурлатка кайта?) #тямаевфирдус

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official) 16 Июн 2020 в 2:19 PDT

 
 
 
 
 
 
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев