Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съездында катнашачак

2019 елның 9-12 сентябрендә Брянск өлкәсендә "Деснянка" балаларны савыктыру комплексы базасында Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съезды узачак. Чараны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Брянск өлкәсе Хөкүмәте һәм Брянск өлкәсенең Урманнар идарәсе ярдәмендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра. Татарстан Республикасыннан съездда Саба муниципаль районы "Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе" "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар катнашачак.

Съезд кысаларында "Урман сакчылары" команда конкурсы, төрле шәхси конкурслар, мастер-класслар, мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен "Урманчылык тармагын үстерүнең хәзерге шартларында мәктәп урманчылыкларында укучыларның һөнәри ориентациясенең актуаль мәсьәләләре" темасына конференция һ.б. үткәреләчәк. Чарада катнашучыларга урманчылык өлкәсендәге белемнәрен, үсентеләрне утырту, урманны таксацияләү, урман янгыннарын сүндерү, җирлектә ориентирлашу һәм табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү өлкәсендәге белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел мәктәп урманчылыкларының Бөтенроссия съезды илдә беренче мәктәп урманчылыгы оештырылуның 70 еллыгына багышлана. Ул мәктәп Брянск өлкәсенең Б.В.Белявский исемендәге 1 нче номерлы Жуково урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында барлыкка килгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев