Саба ТВ

“Нәрсә, энекәш, кыз кирәкме?”

Авылыбызда һәр яктан үрнәк алырлык кешеләр күп иде. Инде гүр ияләре булсалар да, аларның башкарган эшләре, әйткән сүзләре, киңәшләре һич онытылмый.

Мөхәммәтдин бабай белән Миннебикә әбиләрнең йортлары зурлыгы, төзелеше белән бүтәннәрнекеннән аерылып тормаса да, алар турыннан үткәндә, бу җыйнак кына өй тәрәзәләреннән нур бөркелә, ул йортта нинди пөхтә, уңган кешеләр яшәве инә табарлык итеп себерелгән капка төпләреннән үк күренә иде. җәй көне тәрәзә төп­лә­рендә чәчәккә күмелгән гөлләре көлеп утыра, ике якка ачып куелган тәрәзәләр аша агылучы радио тавышы ямь өстенә ямь бирә. өйләре каршындагы бакча эчендә алмагач, карлыган язын чәчәккә күмелеп, җәен өлгергән җимешләре: “Мине ал!” — ди­гәндәй тоела иде. Ишегалларына кергәч, анда җәелгән чип-чиста, тигез-яссы ташларга баса-баса йортка үтәсең.

 
Мин клуб мөдире булып эшләгәндә әлеге авылдаш­ларымның өйләренә кызлары Вәзирәне спектакль уйнарга рөхсәт итүләрен сорап керә идем. “Нәрсә, энекәш, кыз кирәкме?” — дип, шаяртып сүз башлый иде Мөхәммәтдин абый. Ул һәр эшне булдыра: кибетче дә, умартачы, төзүче дә, йорттагы мал-туар да аның карамагында. Сугыш кичкән, үзе яткан окоп өстеннән немец танкы үтеп тә исән калган хөрмәтле авылдашым: “Ленинград сугышында Нева елгасы кып-кызыл кан булып акты...” — дип ачынып сөйли иде.
 
Урманчыбыз Җиһанша абый белән җәмәгате Фәйрүзә апа да мактауга лаек кешеләр. үзеннән соң эшләгән урманчылар кебек булмады җиһанша абый. Итекченең итеге юк, читекченең читеге дигәндәй, үзенең авыш капка баганасын да бик күп еллар үткәч кенә яңага алыштырып куя алды. Урманнан да агач егып, утын әзерләмәде. Кварталларын тикшереп йөргәндә агачтан сынып төшкән коры ботакларны ат арбасына салып алып кайта да, аларны тигез үлчәмдә кисеп, утын әрдәнәсенә өстәп, өя бара иде. Бу тигез әрдәнә лапас читенә ямь биреп тора, кышкы бураннарда лапас эченә кар да кертми иде.
 
Атлы эштәге егетләр белән басу юлына чыгып, ат чабышы ярышларында да катнашырга маһир иде ул. “Тамашачыларны” шунысы гына өркетә: урманчының ат арбасында һәрчак кечкенә улларының берсе: йә Нурзада, йә Нургали була. Балалар төшеп калып, имгәнерләр кебек тоела. ә малайлар моңа гадәтләнгән, чабыш вакытында арба читенә ныклап тотынып, авызларын ерып баралар. Ярышларда күбесенчә Җиһанша абый җиңеп чыга...
 
Балта остасы Талипов Миннерахман абый колхозның төзелеш бригадасында эшләде, ат арбасы, чана, тагын әллә ниләр ясый иде. Ашыкмый, уйлап, үлчәп эш итә. Йортын да тәртиптә тотты, чисталыкны яратты. Лапасында столяр станогы урнашкан, эш кораллары тәртип белән шкафка элеп куелган, һәрберсе күз алдында — эзлисе түгел. Сорап кил­гән кешеләргә дә коралын биреп торды, жәлләмәде. Пенсия яшенә кадәр колхозда эшләде, хәтере дә чамалырак булып, җыелышта бригадир: “әкрен эшлисең, Миннерахман абый!” — дигәч: “Иптәшләр, яшь олыгайган саен яшьләр рәтендә йөреп булмый бит!” — дия иде.
 
Хәтерсезлеге яшьтән үк килгән аның. Сәкинә апа белән өйләнешеп, авыл советына загс кәгазьләрен тутырырга килгәч, сәркатип: “Хатыныңның исеме ничек, Миннерахман?” — дип сораган. Миннерахман абый, тәмам югалып калып: “Кайтып сорап килим әле!” — ди икән. Шунда авылыбыз кызы әлфинур: “Аның хатыны Хаффазова Сәкинә атлы!” — дип, бик каушаган яшь кияүгә ярдәмгә килгән.
 
Уртача буйлы, тулы гәүдәле Нигъмәтуллин Хөсәен бабай белән ачык йөзле, төпле, һәркемгә мәрхәмәтле Минсафа әби бар иде әле. Алар өч кыз, бер ул үстерделәр. Хөсәен бабайның тегермәнче булып эшләгәнен хәтерлим. Иртәнге якта һәркөнне бил путасына җиңел балтасын кыстырып, чабата киндерәсен балтырына күтәреп урап, терт-терт басып, җәяүләп урманга китә иде. Аның артыннан барам дисәң, без, малайларга, гел йөгереп барырга туры килер иде. Билгеле бервакыт җиткәч, әйләнеп тә кайта. җилкәсендә бер үлчәмгә кисеп алынган, каезланган чыршы киртәсе була. һәр елны иртә яздан шул көрәген тотып бакчасына чыга. Авыл кешеләре: “Хөсәен абзый бакча казырга керешкән инде!” — дип сөйләшә башлый иде.
 
Икенче сыйныфтан бирле китап укырга яратам. Избач Хөсәен бабайларның икенче өендә. Кышкы көннәрнең берсендә укып чыккан китабым урынына икенчесен алырга дип аларның ишегалларын үтеп, тиз генә избачның биек баскычыннан менеп киттем. Чылбырга бәйләнгән этләренең ырылдаган тавышын гына ишетеп калдым. Гадел Кутуйның “Рөстәм ма­җаралары” китабын алып, ишегалдына төшеп басуыма, этләре, чылбырын шартлатып өзеп, “ыр-р”ылдап миңа таш­ланды, уң беләктән эләктереп алды. Чырыйлап кычкыруыма Хөсәен бабай белән Минсафа әби йөгереп чыкты. Этне алып китеп, шыбырдап кан аккан беләгемне бәйләделәр. Тун, кәчтүм, күлмәк җиңнәрем ертылып, беләгем бик каты җәрәхәтләнгән иде. Фельдшерга алып барып, ярамны йодлап, әйбәтләп бинтлап бәйләделәр. Фельдшер әнигә: “Хөсәен абзыйны хөкемгә тартыгыз!” — дигәч, әни: “Юк, юк! Булмаганны! Хөсәен абзыйны судка биреп, ямьсезләнмим!” — диде. Шуны да әйтеп үтим: Хөсәен бабайның улы Муса абый балта остасы буларак безгә һәрвакыт ярдәмгә килде, бернинди түләү дә алмады. Алар гаиләләре белән ачык йөзлеләр иде.
 
Фәсхетдинов Ясәви абый яшьтән үк сарык көтүе көтте. Дүрт класс белемле үсмер егет үз белдеге белән радиоалгыч ясап, сарыклар артыннан тирә-якны яңгыратып радио сөйләтеп, эфирдагы җырчыларга үзе дә кушылып җырлап, көтү көтте. Авыл халкы тау башында чыбыксыз радио сөйләвенә шаккатты. Колхозның үз радио челтәре эшли башлагач, Ясәви абый шунда диктор вазыйфасын башкарды. Иртән Мәскәү радиосы сөйләгәнче, радио тыңлаучыларны яңа көн белән котлап, тальян гармунда халык көйләрен уйнады.
 
Ул клуб мөдире, киномеханик булды, урамнарга элү өчен матур итеп челтәрләнгән хәрефләр белән шигырьләр язды. Җәен ат арбасына, кы­шын чанага аппаратын төяп, йөккә беркетелгән двигателен кабызып, Чарлы белән Татар Толлысы арасында җай гына кино күрсәтеп йөри иде. Шушы булган, оста егет гаиләсе белән үзбәкстанга китеп гаип булды, кире әйләнеп кайтмады.
 
Ясәви абыйның тау башында, тирә-як яланнарыбызда колхоз сарыкларын радио тыңлап көтүе күңелемә сеңеп калды, хәзер дә радио тың­лыйм. Мөхәммәтдин бабай кебек кыш көне дә капка тө­бемне көрәп-себереп куям, җиһанша абыйдан күргәнчә, утын әрдәнәсе өям, Миннерахман, Шәмсерахман абыйларның пөхтәлекләрен онытмыйча, эш коралларымны тәртиптә тотам, Хөсәен бабай кебек йөргән җиремнән буш кайтмыйм. Авылыбызның һө­нәрле кешеләренең онытылмаслык эшләрен үзләштерергә тырышам.
 
Мансур ХӘСӘНОВ. Кукмара районы, Татар Толлысы авылы.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: