Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

НЛО тотса якаң...

Чит планетада җан ияләренең булу-булмавы кешеләрне күптән борчый инде. Дөрес, иң беренче чиратта аларны әле коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, пенсия, хезмәт хакы, мәктәп, балалар бакчалары, даруханәләрдәге бәяләр, сырхауханәдәге табибларның мөгамәләсе, яшьләрне - подъезд төбендәге әбиләр, әбиләрне матур киенеп-ясанып чыгып киткән яшьләр, түбән оч Шәмсенурның икенчедән аерылып кайткан төпчек кызы, ике...


Берәү дә күрмәгән, беркем тотып карамаган, әмма ул турыда чыш-пышларның тынып торганы юк. Мондый кысыр кайгы мине дә борчый кайвакыт. Юк бит алар, дияргә ашыкмагыз әле. Без менә кәрлә галактикаларның берсендә, бик зур булмаган планетада гомер кичергәндә, миллиардлаган гигант галактикаларда тереклек булып, аларда җан ияләре яшәми дип уйлыйсызмы? Ә ни өчен аларны беркем дә күрмәгән, нигә элемтәгә кермиләр, дисездер. Кайдан беләсез, бәлки күптән инде элемтәдәдер алар. Йомышыбыз төшеп, кемнеңдер өенә барабыз икән, без бит аның ишегалдында мышнап яткан сыеры белән гәпләшмибез, өй хуҗасына мөрәҗәгать итәбез. Хуҗасы белән килешеп, ул сыерны сатып та алабыз, аннары ул безнең эмальле чиләккә саудыра башлый. Кысыр калып ташлатса, сыер ит комбинатына юл ала. Йә булмаса юлда барганда басуда сарыклар, башка хайваннар очрый, адашкан чакларыгыз бардыр, кайсыгызның шул сарыктан юлны сорашканы бар? Чит планетадан килүчеләр өчен дә без нәкъ шул сарык, мышнап яткан сыер кебек кенә инде. Тагын бер мисал: безне Европа, АКШ, Кытай кызыксындыра. Алар белән икътисади-сәяси килешүләр төзелә, тәҗрибәләр уртаклашына, ярышабыз, дуслашабыз, талашабыз, аларча киенәбез, нәрсәнедер күчерәбез. Ә Африка илләре күбегезне кызыксындырамы? Җәйге ялларын кыргый кабиләләр арасында үткәрергә теләүчеләрне күргәнегез бармы? Ул халыклар да безнең белән бер вакытта бер үк Кояш астында гомер кичерә, бу хакта бөтенесе белә, беркемнең дә анда барасы да, алар белән нәрсәдер эшлисе дә килми. Алар үзләренчә бәхетле, без - үзебезчә. Кемдер кайдадыр НЛО күргән икән, бу аларның үзләре кебекләр янына барышлый гына безнең янәшәдән узып киткән чагыдыр, юл уңаеннан, «карале, монда ике аяклы сарыклар яши икән» дип, бармак белән төртеп.

Иртәме-соңмы, чит планетадагылар безнең артта калган цивилизация өстендә тәҗрибәләр үткәрүдән туеп, кирәкле мәгълүматны җитәрлек күләмдә туплап, бермәлне килеп төшсәләр? Кунак буларак кына килмәсләр, үзләреннән артта калганнарга кунакка йөрү кызык түгелдер. Ярдәм итәргә дә атлыкмыйлардыр, Җир йөзендә ничаклы сугыш, атыш-үтереш, ачлык булып, беркайчан да тәлинкәләрдәгеләрнең кыерсытылучыларга булышканнарын тарих хәтерләми. Үзләрендә табигый ресурслар бетеп, безнең планетаны кулга төшерер өчен килеп чыгулары мөмкин. Байлык җитәрлек диләр бит бездә, ул байлыкка ия булучылар өчен без хәзер дә бик шат, аннан соң берни үзгәрмәс.

Кино төшерүчеләр белән миннән башка бу проблема беркемне дә борчымый дисәм, ялгышам икән: Перу аларга каршы торырга әзерләнеп ята! Аңардан бик нык алга киткән дәүләтләр бу хакта баш катырмый, алар җир өстендә бер-берсеннән саклану белән мәшгуль. Башкалардан аермалы буларак, Перу чит планета кунакларына нәрсәсе белән каршы тормакчы икән? Аның хәрби һава көчләре, АКШныкы белән чагыштырганда, бик кечкенә - нибары 28 истребитель исәпләнә. Ә очучылар инде, ничек әйтсәң хәтерләре калмас икән, кукурузникта колхоз кырларын агулап йөрүче очучылардан бераз кәттәрәк инде кәттәсен... Ләкин ничек кенә булмасын, алар тәвәккәл адымга барырга әзер, көтелмәгән кунакларны ипи-тоз белән каршыларга атлыгып тормыйлар.

АКШның бу өлкәдә 1970 еллардан бирле берни эшләгәне юк. Невада штатында серле объектлар бар барын, әмма хөкүмәт чит планетадан килүчеләрдән саклану өлкәсендә тулысынча өметсез эш алып барган. (Бу хакта безгә дә мәгълүм булгач, аның серлелеге дә шуның хәтледер инде.) Россия белгечләре әйтүенчә, без әлегә чит планетадагылар белән көрәшерлек дәрәҗәдә түгел. Безнең җирдәге проблемалар да җитәрлек. Британиянең Оборона министрлыгы озак еллар НЛОга кагылышлы хатларга җавап биреп килеп, 2009 елда бу эшне туктаткан, туйганнар, ахры (азмы-күпме, 50 ел буена бер кирәкмәгән эш белән шөгыльлән әле). Бер британлы 2008 елда: «Минем этемне, машинам белән палаткамны чит планета кешеләре урлап китте», - дип мөрәҗәгать иткән булган. Оборона министрлыгы мондый җавап юллый: «Башка планетадагыларның бу җинаятькә кагылышы булганы исбатланмый торып (бүгенге көнгә чаклы бер генә НЛО да бу җинаятьне үз өстенә алмады), без аларны караклыкта гаепли алмыйбыз».

Шулай итеп, бөтен өмет Перуда гына. 2008 елда Грузия белән бәрелеш вакытында Эстония армиясе җан-фәрманга ашыгып, сугыш тәмамлангач барып җиткән кебек, безгә ярдәмгә Перу хәрби көчләре килеп җитәр җитүен, тик безне ул вакытта тәлинкәдә очучылар теге эмальле чиләккә сава башлаган булырлар инде. Ә сыерга кемнән саудырса да барыбер: үз гуманоидынамы, читтәгесенәме, печәне белән фуражын бирсә...

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев