Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әнисе нәни кызын бер йотым суга тилмертеп үтерә

Киров шәһәрендә яшәүче яшь әни 3 яшьлек кызын караучысыз бер атнага фатирда бикләп калдыра. Нәтиҗәдә кыз бала суга тилмереп үлә. Нәни кызчыкның гәүдәсен 20 февральдә оныгын туган көне белән котларга килгән картәнисе табып ала. Бу вакытта баланың әнисе ахирәтендә була.

Киров өлкәсенең төбәктәге Тикшерү комитеты сайтында язуларынча, балада нинди дә булса тән җәрәхәтләре теркәлмәгән. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләренә ярашлы, сабыйның озак вакыт сусыз интегүе үлеменә сәбәпче булуы мөмкин. Җирле омбудсмен Владимир Шабардин 22 яшьлек әнинең 13 февральдә өйдән чыгып китүен әйтә. Китәр алдыннан ул фатирда суны яба һәм ишекне бикли.
 
“Бу коточкыч үлем, кыз бала акрын гына үлгән, ашарына да, эчәренә дә булмаган”, - ди Шабардин ТАСС мәгълүмат агентлыгына.
 
Гаилә моңа кадәр бер төрле исәптә дә тормый, “ләкин әнисе халәтенә карата сораулар бар, бу җинаятьне ул алдан уйлап эшләдеме икән” ди  омбудсмен. Аның сүзләре буенча, атна дәвамында әни кеше баласының хәле белән бөтенләй кызыксынмган, баланы күптән инде табибларга йөртүче булмаган, кыз балалар бакчасына да йөрмәгән. Кәккүк-әни үтерү маддәсе буенча гаепләнә.
 
Әйе, әле бер әни, баласының башына чүп капчыгы кидереп, урманда адаштыра, инде менә хәзер бер атнага (!) баланы ялгыз калдырып киткән кәккүк-ана турында белдек. Коточкыч хәлләр бит бу! Каян килә баланы якты дөньяга тудырып та, аңа карата шундый хайванлык кылу? Хәер, хайваннар кешеләр белән чагыштырганда мәрхәмәтлерәктер дә әле. Кешеләр генә акрынлап кешелектән чыгып бара... 
 
 
 

Фото: https://politeka.net/

Реклама

---
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев