Саба дулкыннары

“Әнине яратмагач, өемдә эзең булмасын!" [булган хәл]

Әлеге хәлне миңа гомер буе тол яшәгән апа сөйләгән иде: - Безне димләп өйләндерделәр, никах укыттылар, үзебезгә күрә матур итеп туй үткәрдек. Яратышып, матур гына яши башладык. Ирем фермада ат җигеп, малларга азык ташыды, мин бозаулар карадым.

Бергә бер ай яшәгәч, каенанам күрше авылдагы туганнарына бер атнага утырмага китте. Һәрвакыттагыча, иремнән иртәрәк кайтып, мичкә ягып җибәрдем, коймак, итле бәлеш пешердем. Чиста киемнәремне киеп, өстәл әзерләп, иремне каршы алдым. "Утыр әле, җаныем, әни юкта, аулак өйдә рәхәтләнеп бер сыйланып алыйк әле", - мин әйтәм. Ачык йөз белән кайткан, юынып, өстен алыштырган ирем шулчак кара коелып төште. Аннан бик ярсып, нәфрәтләнеп кычкырырга тотынды: "Син нәрсә, әнине артык кашыкка саныйсыңмы, шул бер айда да аны күралмый яшәдеңме? Хәлеңнән килеп тә, ул барында, аны яратмаганга, тәмле ашлар пешерергә теләмәдеңме? Болай әнине яратмагач, бер нәрсәңне ашамыйм, әнә, малларга чыгарып сал! Ә үзең алып килгән әйберләреңне җый да, өемнән чыгып ычкын, гомердә эзең булмасын!"

Бу кадәр кимсетүгә түзә алмыйча, елый-елый әйберләремне җыеп, әниләргә кайтып киттем. Каенанам кайткач, безне килештерергә тырышып карады, мине алып китәргә дип тә килде. Ә мин: "Ирем килсен, гафу үтенсен", - дидем. Ул килмәде. Шуннан ир-ат җенесенә гомерлеккә ышанычым югалтып, нәфрәтләнеп ялгыз гомер иттем. Ә ир дигәнем бүтәнгә өйләнеп, уллар, кызлар үстереп, матур гомер итте...
Җан өшеткеч сүз аркасында яңадан гаилә кормыйча ялгыз яшәгән ирне дә беләм.

Анысы өйләнеп, ике көн узгач та үз язмышын үзе хәл итә. Төнге мәхәббәт уеннары вакытында яшь кәләш аңа: "Син әллә нинди, сүлпәнрәк, бүтәннәр кебек гайрәтле түгел", - дип әйтә. Моңа бик гарьләнгән, җен ачулары чыккан ир: "Ах, әле шулаймыни, әле син миңа кадәр бүтәннәр белән булып, төрлесен татып йөрдеңмени?! Бар, гайрәтлеләрне эзлә, өемдә эзең булмасын!" - дип, караваттан өстерәп алып, урамга чыгарып ташлый. Шуннан хатын-кызлардан күңеле кайтып, йөрәге рәнҗеп, бүтән бер дә өйләнми. Хатын дигәне дә кияүгә чыкмый. Икесе дә азып-тузып, очраклы кешеләр белән зина кылып, тәртипсез гомер кичерделәр.

Тән ярасы төзәлә, сүз ярасы төзәлми дип юкка гына әйтмиләр шул. Беренче очракта яшь кәләш тора салып кычкырырлык, аерып җибәрерлек сүз дә әйтмәгән, ир кызыбрак киткән кебек. Уйламыйча сөйләүдәнме, әллә инде тәкъдиргә алдан ук шулай язылгангамы, күпме кеше ялгышуына үкенеп, әрнеп гомер кичерә. Яшьлектә дә, картлыкта да бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, алдан үлчәп, матур, мәгънәле сүзләр белән генә сөйләшсәк иде.

Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: