Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әнине кызганып керттем, ә ул иптәш кызларым­ның әйберләрен урлап чыгып китте

"Быелгы Яңа ел бәхет китерде. Шатлыктан әле дә айнып булмый. Әниемнең моның кадәр шатланганын, куанычыннан елаганын күргән юк иде әле", - дип сөйли Казанда яшәүче Энҗе. Әнисе Вәсилә апа 50 елдан соң туганнарын эзләп тапкан. Кино төше­рерлек дәрәҗәдә буталган бу вакыйга геройларының язмышын, исемнәрен үзгәртеп, сеңелләре Энҗе сөйләгәнчә тәкъдим итәбез.

Яңа ел могҗизасы
- Әни туганнары барлыгын беркайчан да яшермәде. "Ике туганым ятимнәр йортында үскән булырга тиеш", - дип гел искә тө­ше­реп торды. Эзләмәдек түгел, эзлә­дек, тик файдасы гына булмады. Моннан 20 ел элек Татарстандагы балалар йортларының барысына да хат язып карадым. Ул вакытта опека бүлегендә эшли идем. Әни­ем туганнарының кайда тәрбия­лә­нүен хәтерли. Ул балалар йортыннан да өметле хәбәр килмәде. "Детдом ябылды. Документлар архивта", - дип җавап юлладылар. Әм­ма әни безгә тынычланырга ирек бирмәде. Аны ничек тә сөендерәсе килде. Пенсия бүлегенә эшкә күч­кәч, бу оешма аркылы да туганнарым турында ниндидер мәгълүмат табарга тырыштым. Әмма алар суга төшкәндәй юкка чыкканнар. Бер хәбәр дә юк. Аптырагач, "Җди меня" тапшыруына яздым. Берничә тапкыр. Алардан да хәбәр килмәгәч, әнинең өмете өзелә башлады. "Исән түгелдер алар", - дип аш уздырган саен шул ике туганының рухына дога кылдыра иде.
Быел кышкы каникулга авылга кайттык. Ял иткән арада интернетта актарына башладым. Әнинең туганнары яшәргә тиешле районның "ВКонтакте" битендә төркеме бар икән. Шунда исем-фамилияләрен күрсәтеп, туганнарымны эзлим дип язып куйдым. Бу хәл 4 гыйнварда булды. 5се иртән миңа телефоныма хәбәр килгән. "Апа, сез минем әбине эзләмисезме?" - дип язганнар. Нишләргә дә белмәдем. Елар­га тотындым. Әни башта ышанмады. Телефоннарын алып, әнинең сеңлесе булырга тиешле кеше белән сөйләштек. Шул булып чыкты! Ул да безне эзләгән икән. Икенче көнне туганнарыбыз авылга кайтып җитте. Ничек очрашканыбызны сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел.
Баксаң, Рузилә апаны Рая дип кенә йөртәләр икән. Минем интернеттагы хәбәрне аның оныгы, сеңлебез булып чыга инде, 14 яшьлек Әдилә күреп алган. "Төнге унике иде. Аптырап "ВКонтакте"га кердем. Яңалыклар карап утырган вакытта бер хәбәр игътибарымны җәлеп итте. Тукта, минем әби турында түгелме соң бу?! Уятып, әбиемә сөйләдем. Ул ышанмады, әмма төне буе беребез дә керфек какмады", - дип сөйли Әдилә.
Телефоннан сөйләшеп, ике кыз туган бер-берсен табышкач, Рузилә апа бу хәбәрне балалар йортында бергә тәрбияләнгән абыйсы Расим абыйга да җиткерә. Анысы Мәскәү­дә яши. Берничә көннән, хатынын ияртеп, Расим абый да кайтып төште. Әнинең шатлыгы эченә сыймады. Хәзер гел бер сүзне кабатлый, бер генә теләге бар: "Аллаһы Тәгаләм гомер бирсен дә, туганнарым белән рәхәтләнеп яшәсәм иде". Туганнарыбыз озак итеп кунак булып, кабат беркайчан да аерылышмаска сүз куешып киттеләр. Әнием Вәсилә белән Расим абый бер тамчы су кебек охшаган. Рузилә апа белән исә Рифкать абый охшаш. Анысы - әбием белән төрмә мих­нәт­ләрен күргән туганыбыз. Тимер рәшәткә артына җибәрелгәндә аңа нибары алты ай була.
"Әнисе белән төрмәгә эләгә"
- Әнием Вәсиләнең язмышы бигрәк аянычлы була. Ире белән яши алмаган әбиебез Гөлсинә 7 айлык кызын авылга әнисе янына кай­тарып куя. Шуннан соң бер ге­нә мәртәбә кайтып күренә. Бәлки барысын да онытып, тормышын рәт­ләргә җыенгандыр? Әмма барып чыкмый. Ире элеккечә үк көн­ли, кул күтәрә. Әнине авылга кайтарып куюының сәбәбе дә шул була. Тик язмыштан узмыш бармы соң?
Баласын ташлап киткәч, Гөл­си­нә әби сәүдә эшенә керешә. Яңадан бәхетле тормыш кормакчы була, тагын бер мәртәбә кияүгә чыга. Яңа иреннән өч баласы туа. Аларга Расим, Рузилә, Рифкать дип исем кушалар. Әмма бәхетләренә күз тия. Сәүдә тармагында бөтерелгән әбиебез хәмергә үрелә башлый. Аның бу йомшаклыгыннан файдаланырга тырышучылар да табыла. Бу хәлләр аяныч бетә. Гөнаһ шомлыгына, кибеттә эшлә­гәндә аның өстеннән чыга. Дөрес­рәге, әби бар гаепне үз өстенә ала. Аны ике елга төрмәгә утырталар. Бу вакытта кечкенә Рифкать абыебызга 6 гына ай була. Баланы әнисе белән төрмәгә җибәрәләр.
"Ничек исән калдык без?"
Шулай итеп, әбинең яңа ире ике бала белән берүзе утырып кала. Сәламәтлегем начар, үзем генә тәрбияли алмыйм дип, аларны балалар йортына илтеп тапшыра. Үзе читкә китеп, башка гаилә кора. Әнием Вәсиләне үстереп ятучы Мәдинә әбиебезнең кызына карата бәгыре каткан булса да, балаларны кызгана. Төрмәдә югалмасын дип, Рифкатъ абыебызны үзе янына алдырта. Шулай итеп, бичара ана ике оныгын тәрбияли. Калган ике сабый исә балалар йортына эләгә.
Узган гасырның 60нчы елларында булган бу хәлләр. Расим абый белән Рузилә апа ниләр генә күрми биредә! Берзаман Рузилә апабызга йогышлы чир эләгә. Көч­кә исән кала ул. Расим абыйның тәрбиячеләре тарафыннан үлемгә хөкем ителгән һәм аерым бүлмәгә ябылган сеңлесе янына ипи валчыгыннан шар ясап алып керүләре, олыгая төшкәч, бер укытучының мәсхәрәләвеннән куркып биредән качулары, юлда бер машинага утырып, башка шәһәргә китүләре, аннары аларны кире балалар йортына тапшырулары турында елый-елый сөйләде алар. "10 нчы сыйныфны бетергәндә өстемдә бер кат күлмәк иде. Ятимнәр йортыннан шуның белән чыгып киттем. Мәскәү янындагы бер училищега барып кердем, эшкә урнаштым. Шунда мине әни эзләп тапты. Исерек иде. Мин аны кызганып, бүлмә­гә керттем. Ә ул иптәш кызларым­ның әйберләрен урлап чыгып китте. Шуннан соң мин әнине бер дә күрмәдем. Әмма рәнҗемим, үп­кәләмим. Ике югары белем алдым, бер дигән кешегә кияүгә чыгып яшим. Ирдән-иргә йөрмәдем, эчмәдем. Тик кызым­ның гомере генә кыска булды. Яман чирдән китеп барды. Кияүне өйләндердек. Оныгым Әдиләне үзем белән калдырдым. Кияүгә дә шулай яхшы буласын аңладым", - дип сөйли ул.
"Әле тагын икәү булган"
Расим абыйның сәламәтлеге мактанырлык түгел. Авыр балачак үзенекен иткән. Әмма тормышның мәгънәсен белеп яшәргә тырыша. Ул да югары белем алып, зур дәрәҗәләргә ирешә. Гаилә кора, бер ул, бер кыз үстерәләр. "Без әнинең тагын балалары бардыр дип белмәдек тә", - дип көрсенә Расим абый. Дөрес, Рузилә апа архивта эшләгәндә, кулына детдомдагы язу килеп керә. Анда аларның тагын бер туганы - энеләре барлыгы турында языла. Рузилә апа Рифкатъ абыйны эзләтеп карый, тик таба гына алмый. Ә Татарстанның икенче очында югалган энеләре, тагын бер апалары яшәп ятадыр дип уйлап та карамыйлар.
Дүрт баланың язмышын әнә шул рәвешле икегә бүлгән Гөлсинә әби авылга бер кайта әле. Карт әбиебез Мәдинә үлгәч, йортын кемгә дә булса яздырту өчен чакырталар аны. Ул чакта балаларына борылып та карамый ул, ана­сы­ның йортын сата да акчасын алып китеп бара. Үлгән хәбәре килсә дә, каберенең кайдалыгын белүче юк.
"Мин гомерем буе әниемне сагынып яшәдем. Ана назын әбием бирергә тырышса да, минем әни белән яшисем килде. Гомерем буе шуңа үкендем. Үзем гаилә коргач та, балаларыма бар җылымны бирдем. Язмышлар кабатланмасын дидем, - дип сөйли әнием. - Әмма әнинең язмышын кабатлаучылар бар икән. Туганнарымны эзли башлагач, әнинең өченче ирдән туган балалары табылды. Кызганыч, алар әни юлын сайлаган. Инде яңа табылган ике туганым туры юлда гына булсын иде дип теләдем. Тормышлары шөкер итәрлек".

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.01.2018

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев