Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Нинди ризык төнлә ябыктыра?

Ул һәркайсыбызның өендә бар. Ул организмга аминокислоталарны тотрыклы җиткерә һәм аны эшкәртү өчен организм күбрәк энергия сарыф итә, бу төнлә йоклаганда майны “яндырырга” ярдәм итә.

Күпләрнең кичтән йоклар алдыннан ашыйсы килә. Соң ашауның зыяны хакында күпме генә сөйләмәсеннәр, бу гадәттән котылу авыр.
Кайгырмагыз, йоклар алдыннан бер ризыкны ашап ятсагыз, зыян булмау гына түгел, ябыгачаксыз да!

Бу ризык – эремчек. Флорида штаты университеты галимнәре тәҗрибә үткәргән. 20 яшьне узган катнашучылар йокларга 30-60 минут кала көн саен эремчек ашаган. Соңыннан аларның мускуллар, матдәләр алмашынуы һәм гомум сәламәтлеге яхшыруы ачыкланган. Иң мөһиме – май катламнары азайган һәм гәүдә авырлыгы кимегән.

Реклама

Эш эремчектәге казеинда. Ул организмга аминокислоталарны тотрыклы җиткерә һәм аны эшкәртү өчен организм күбрәк энергия сарыф итә, бу төнлә йоклаганда майны “яндырырга” ярдәм итә, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев