Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Нинди авырулы кешеләргә имбирь ашарга ярамый?

Имбирь – туклыклы матдәләргә һәм биологик кушылмаларга бай үсемлек. Ул организмның психологик халәтенә һәм физик торышына бик нык ярдәм итә.

Имбирьне медицина максатларында Борынгы Кытай чорыннан башлап, берничә мең еллар дәвамында кулланалар. Имбирь даруханәләрдә сатыла торган бик күп даруларга алмаш була ала. Ләкин имбирь ашау бар кеше өчен дә файдалы түгел. Дүрт төркем кешегә әлеге үсемлекне куллану тыела. 

Гәүдә авырлыгы җитешмәгән кешеләр

Имбирьнең артык авырлык белән көрәшүдә ярдәм итүе билгеле. Тикшерүләр күрсәткәнчә, имбирь экстракты тән массасы кимүгә бик нык ярдәм итә. Шуңа күрә авырлык җитмәгән очракларда бу үсемлекне куллану киңәш ителми.

Йөкле хатын-кызлар

Имбирь составында көчле стимуляторлар бар. Алар мускулларга һәм ашкайнату өчен бик файдалы. Тик йөкле хатын-кызларда бу вакытсыз тулгаклар һәм шул сәбәпле вакытыннан алда бала табуга китерергә мөмкин. Имбирьне бигрәк тә йөклелекнең соңгы атналарында ашарга ярамый.

Кан авырулары булган кешеләр

Гемофилия – сирәк очрый торган генетик тайпылыш. Бу авыру вакытында кан оеша алмый һәм авыру кеше кечкенә генә яра алса да, бик күп кан югалтырга мөмкин. Имбирь кан әйләнешен көчәйтеп җибәрә, шул сәбәпле кан авырулары булган кешеләргә аны кулланмау хәерлерәк.

Кайбер дарулар кабул иткән кешеләр

Әгәр югары кан басымыннан яки шикәр чиреннән интеккән һәм хәлләрен җиңеләйтү өчен дарулар кабул иткән кешеләргә имбирьдән баш тартырга кирәк. Имбирь кан басымын төшерә һәм канны сыегайта. Дарулар белән катнашып аларның тәэсирен көчәйтергә һәм сәламәтлек өчен чын мәгънәсендә куркыныч тудырырга мөмкин.

 

Фото: pixabay.com

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев