Николай Максимов татар телен яңа методика – формулалар буенча өйрәнергә тәкъдим итә
Татар телен укыту методикасы буенча утыздан артык китап авторы, галим Николай Максимов рус милләтеннән булган балалар өчен татар телен укыту технологиясен булдырган. Ул рус балаларын татар теленә сүзтезмә, җыйнак җөмлә, җәенке җөмлә, сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтүне күз алдында тота.
Казан шәһәренең Вахитов районындагы "элита" мәктәбе саналган - "39нчы Урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә беренче сыйныфта белем алучы рус укучыларының Николай Максимов методикасы буенча татар теле дәресендә "Татар-информ" хәбәрчесе дә булып кайтты.
Кыңгырау яңгырау белән, укучылар татар теле дәресенә әзерләнеп, ягымлы караш белән мөгаллимне "Николай Максимович, исәнмесез!" - дип каршы алды. Иң элек, укытучы балаларның хәлләрен сорашты, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Дәрес, галимнең методикасы буенча, сөйләм форматында башланып китте. Шул вакытны тактада формулалар "пәйда булды". Иң элек укытучы формуланы балаларга аңлатып узды, тәртип саны белән таныштырды, аннан соң укучыларның үзләреннән берәм-берәм чыгыш ясатты. Аларның һәрбересе дә ничәнче рәттә, кайсы партада, кем белән утырганнарын саф татар телендә сөйләде. Соңыннан балалар бер рәттә ничә кыз һәм ничә малай утырганын әйтергә өйрәнде. Дәреснең соңгы өлешендә укучылар бер-берсенә сораулар һәм җаваплар бирде. Әйтергә кирәк, балаларның һәммәсе дә рус милләтеннән булуларына карамастан, аларның татар телендә аралашуга омтылулары, тырыша-тырыша җавап бирүләре тәмам гаҗәпкә калдырды!
Николай Максимов үзенең методикасында татар теленең сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтү технологиясе буенча эшли. Бу очракта, аерым сүзләрне өйрәнү бөтенләй каралмаган. Балалар, беренче чиратта, сорау сүзләренең мәгънәсенә һәм эчтәлегенә төшенә. Шул сорауларны карап, кирәкле сүзләрне үзләре тиешле урынга куя. Шулай итеп, галим бер дәрес вакытында укучыны өч төрле эш башкарырга өйрәтте: бала үзе һәм башкалар турында сөйләде, шулай ук сораулар да бирде. Ягъни, укучы монолог-хикәя төзергә, өченче зат турында сөйләргә өйрәнә һәм беренче зат белән икенче зат арасында сөйләшү барлыкка килә. Бер дәрес эчендә тормышта кирәкле булган сөйләм очракларының барысы белән дә таныштырылды. Билгеле, Николай Валентинович дәресе табигый сөйләм шартларында үтте: сыйныфта бала кем белән утыра, ничәнче партада утыра һ.б. турында сөйләргә өйрәнде. Ул шул ук дәрестә исем сүз төркемен дә, зат алмашлыгын да, сорау-җавап сүзләрен дә, гади җөмләне һәм сүзтезмәләрне дә үзләштерде. Менә шулай итеп, бала фәнни төшенчәләргә бөтенләй кермәде. Галим фикеренчә, укучы аларны белми һәм белергә дә тиеш түгел. Шул рәвешле, бала сөйләм калыбының формуласын үзләштерә.
Николай Максимов үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты:
- Мин үземнең технологиям буенча 2007 елдан бирле эшлим. Ә 1990 елдан башлап татар мәктәпләре өчен программалар, дәреслекләр төзи башладым. Асылда, мәктәп укучыларын, югары уку йорты студентларын һәм белемнәрен күтәрергә килгән мәктәп укытучыларын укытам. Былтыр гына да минем дәресләремдә 1500 татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары булды, алар бөтенроссия мәктәпләреннән килеп укыды. Саный китсәң, ул бит күпкә җыела. Чит ил студентлары белән дә эшләргә туры килде: өч ай дәвамында атнага бер дәрес укып та, алар татарча сөйләшә башладылар! Бигрәк тә Кытайдан, Төркиядән килгән студентлар байтак иде.
- Урта Азиягә барсак, үзбәк, кыргыз халкы белән сөйләшеп була дигәннән тыш, татар телен белүнең тагын нинди өстенлекләре бар? - дигән сорауга Николай Валентинович болай дип җавап бирде:
- Беләсезме, татар телен белү - татар телен укыту гына түгел, ул баланы аңларга, фикер йөртергә өйрәтү, ягъни аны тагын да баету. Шулай булгач, чит телләрне дә ул җиңелрәк үзләштерә башлый, курыкмыйча аралаша, чөнки сөйләм формалары, формулалары - ул бит күп халыкларда бертөрле. Ләкин безнең әле галимнәр тарафыннан сөйләм синтаксисы дигән төшенчә бер генә телдә дә өйрәнелмәгән. Без аны, әйтик, менә шушы дәресләрдә өйрәнә башлыйбыз гына.
Николай Максимов хәзерге вакытта татар телен укытканда нинди төп ялгыш җибәрелүен дә искәртеп узды:
- Беләсезме, минем фикерем шундый: җырлар җырлап кына кешене татарча сөйләшергә өйрәтергә мөмкин түгел. Баланы тормыштагы шартларга алып керергә, ягъни табигый сөйләшү формулаларына өйрәтергә кирәк. Ә көндәлек тормышта сөйләшү формулалары - ул бик күп түгел. Мәсәлән, бала өчен бары тик 15 формула да җитә. Без беренче класста аларның барысын да үтәбез. Әгәр дә без шушы формулаларны тиешле дәрәҗәдә эшләп барсак, бала беренче сыйныфта ук татар теленә бик күп темалар буенча рәхәтләнеп сөйләшә ала. Укучылар беренче дәрестән үк аралаша башлый. Ә алдагы дәресләрдә инде үрнәкләр, калыплар булган саен, бала формуланы тагын да тирәнрәк үзләштерә һәм үзе үк сөйләмен кирәкле сүзләр белән баета башлый. Ягъни, монда әйбәтрәк белергә, яхшырак өйрәнергә мотивация бар.
Николай Максимов технологиясенең төп тезислары:
-
Сөйләм сорау-җавап формасында гына бара алмый. Сөйләшүдә катнашучы затлар (мин һәм син) бер-берсенә һәм темадан чыгып оештырылган уртак сөйләм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтен дә белдерә.
-
Беренче зат - мин ролендә сорау биргәндә, әйе яки юк кебек сүз - җөмләләрдән, гафу ит, әйт әле, беләсем килә, минемчә яки мин шулай уйлыйм, синеңчә яки син ничек уйлыйсың; икенче зат - син ролендә җавап биргәндә, рәхмәт, мин дә шулай уйлыйм, килешәм һ.б. керешмәләрдән файдалана ала.
-
Сөйләмдә сорау җөмлә һәрвакыт икенче затка - син сүзенә карата гына кулланыла һәм аңа һәрвакыт исемен яки эндәш сүзләрне, яки икесен дә әйтеп мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сорау җөмлә ике төрле юл белән - сорау сүз яки сорау кушымчасы ярдәмендә ясала.
-
Бала өйдә олылар сөйләшкән телгә ияреп, белгән кадәрле сорау һәм җавап сүзләрдән, хәтерендә калган сорау һәм җавап җөмлә калыпларыннан файдаланып, әкренләп, күргәннәре яки кемнәндер ишеткәннәре турында сөйләргә (монолог - хикәя төзергә) һәм, шул эчтәлеккә карата үз фикерен белдереп, аралашырга (диалогта катнашырга) өйрәнә.
-
Сөйләм 3 этапта формалаша. Бала белән аралашу - ул теманы аңлап, дөрес сөйләргә һәм сөйләшергә өйрәтү уены. Без аны кече яшьтән тормышка әзерләргә, лидер булырга өйрәтергә тиеш. Ул, беренчедән, беренче зат - мин вазифасын үтәргә өйрәнсен; икенчедән, икенче - тыңлаучы затлар белән сүз ярдәмендә идарә итәрлек, тормышта туган проблемаларны уңай хәл итә алырлык шәхес булып формалашсын.
Максимов Николай Валентинович - 30дан артык татар теле дәреслекләре һәм методик кулланмалар авторы. Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын 1982 елда тәмамлый. Казан федераль (Идел буе) университетының доценты, филология фәннәре кандидаты. 35 елдан артык татар теле дәресләрен укыта, ачык дәресләр үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев