Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Никләр генә шулай булды икән, алтыным?" Апас районындагы өч яшьлек сабый янгында һәлак булган

Апас районы авылларының берсендә яшәүче гаиләдә беренче февраль көнне зур фаҗига була. Өч яшьлек төпчек уллары өйдә берүзе кала, шырпы белән уйный башлый һәм, үзе дә сизмәстән, янгын чыгара. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе авыл халкы һәм бу гаиләне белгән кешеләр белән аралашып сөйләште.

13.34 сәгатьтә Апас районы ашыгыч хезмәтенә авылларның берсендә ике фатирлы йорт януы турында хәбәр килә. Чакыру буенча Урта Балтай янгын сүндерүчеләре һәм 106нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре янгын урынына кузгала.

Өй дөрләп яна. Тирә-якка агулы төтен исе тула, түшәмнән ябыштырылган пенопласт эремәсе эреп, идәнгә төшә. Кечкенә малай өйдән чыгарга маташкан – аны аңсыз килеш ишек янында әтисе табып ала. Күрәмсең, малай өйдән чыкмакчы булган, тик... ишек йозакка бикләнгән була.

Малайга ясалма сулыш белән дә ярдәм итеп карыйлар, әмма инде соң. Төтен белән агуланган өч яшьлек сабый мәңгелеккә күзләрен йома...

“Аңа апрельдә дүрт яшь тулырга тиеш иде”

“Алар гап-гади, төпле гаилә, мондый очракка беренче тапкыр юлыктылар, - дип сөйләде шушы авыл кызы Алсинә. - Икесе дә колхозда эшли. Дәү әниләре Апаста, әнисе һәм әтисе авылда тора иде. Алар ике фатирлы йортта яшәде. Бер ягында күршеләре тора, алар белән дә дустанә мөнәсәбәттә яшәделәр.

Өйнең эче генә янган дип беләм, күршеләргә күчмәгән, чөнки ике арада бетон-плитә булган. Әнисе мунчага кер юарга киткән, әтисе кайтып кергәндә инде янгын чыккан була. Ул баланы табып алып, күршеләренә дә алып кермәкче булган, әмма бу вакытта төтен исе күршеләренә дә чыккан була. Икенче бер күршеләренә алып кергәннәр, баланы аңына китереп караганнар – инде соң булган. Малайга 24 апрельдә дүрт яшь тулырга тиеш иде.

Хәзер агрофирма аларга йортларын төзекләндереп бирәчәк”.

“Малайның әнисе мунчага кер юарга китә, баланы өстеннән бикли”

“Бала өйдә берүзе генә калган, - дип аңлатты Апас районының МЧС бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков. - Тыштан ишек йозакка бикләп калдырылган. Өйдә шырпы һәм зажигалка була. Малай шырпыларны ала да, уйный башлый. Баланың әтисе өйләренә төшке аш вакытында кайта. Ишек алдында төтенне күреп ала һәм өстенә куртка ябып тиз генә өйгә үтеп керә. Ишек кырыенда баласын аңсыз килеш таба. Аннан соң малайны мунчага алып керәләр, әти-әнисе аңа ясалма сулыш ясый. Аннары ашыгыч ярдәм машинасы да килә, ләкин инде соң була – бала төтенне йотып, тончыккан була.

Баланы чыгарганнан соң, ишек ачык кала. Янгын тиз арада тирә-якка тарала. Өйдә пенопласт материалдан шакмак формасында плиткалар ябыштырылган була, ул тиз янучан – эреп, идәнгә тама бара. Шуңа күрә, асылмалы түшәм өй өчен бик зыянлы. Ул әйбер үзе очсыз, үзе матур. Әмма янгынны ул тиз тарата һәм шуннан агулы төтен чыга.

Янгын сүндерүчеләр 13.46 сәгатьтә килеп җитә. Янгынны 13.56 сәгатьтә сүндереп бетерәләр. Күршеләргә зыян килми”.

“Ата-аналары малайны балалар бакчасына күчермәкче булган”

“Хәзерге вакытта гаилә монда тормый, анда туганнары гына бар. Әниләре янында, Апастагы фатирында торалар дип беләм. Торак буенча проблемалары юк. Олы малайлары Апаста дәү әнисе белән яшәгән. Малайны да балалар бакчасына шунда гына кертмәкче булганнар, тик ул авырган, салкын тигән булган. Шуңа күрә Яңа елдан соң малай әниләрендә калган. Ата-аналары малайны балалар бакчасына бирмәкче була, тик өлгерми кала... Безнең район өчен бу зур фаҗига”.

“Бу – гомерлеккә яра булып кала”

“Авылдагы йортларын яңартып ясап чыксалар да, улларын кире кайтарып булмас... Бу – гомерлеккә яра булып кала инде. Аның белән гомер буена яшәргә кирәк”.

"Малайны күргәнем булды. Шундый сөйкемле, матур бала иде. Әй, Ходаем, Аллам сакласын. Алар аны өйдә калдырып, күрше авылга эшкә баргаладылар дип беләм”, - дип сөйләде шул авылдан Тәскирә.

“Агрофирма барлык чыгымнарны үз өстенә алды”

Авыл советы рәисе Рифкать Хәбибуллин: “Алар яшь кенә тәртипле гаилә иде, икесе дә агрофирмада терлекчелектә эшли. Хатыны – савымчы.

Алар хәзер хакимиятнең күз уңында тора, аларга социаль ярдәм күрсәтелергә тиеш. Социаль ярдәм идарәсе дә, агрофирма җитәкчесе дә килеп, хәлләрен белде. Баланы күмгәндә ярдәм иттеләр. Агрофирма барлык чыгымнарны үз өстенә алды. Хезмәт урыннарында эшләүләрен дәвам итәргә телиләр.

“Ярдәм итү барлык яктан да алып барыла”

Апас муниципаль районы башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров: “Малайны шимбә көнне җирләделәр. Агрофирма йортны төзекләндерергә булышачак һәм район бюджетыннан акча биреләчәк. Шулай ук, ярдәм сорап, Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин исеменә хат китте. Аннан да ярдәм булачак дип ышанабыз.

Гаиләне уңай яктан гына тасвирлый алам, терлекләр асрыйлар. Бернинди комиссиядә учетта тормыйлар.

Йортларының тышкы ягыннан бик зыян килмәгән. Бүгенге көндә алар Апастагы фатирларында яши. Ярдәм итү барлык яктан да алып барыла.

Кызганыч, гаилә белән элемтәгә кереп булмады. Аларның тирән кайгысын уртаклашабыз.

Малайның әтисе “Вконтакте” битендәге сәхифәсендә мондый сүзләр язып калдырган: “Никләр генә шулай булды, икән алтыным!!! Нишлибез инде, улым-бәгырем, синсез. Сагынам, улым”.

 

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: социаль челтәрләр, mchs.tatarstan.ru

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев