Саба дулкыннары

Ник кадерсез син, туган ил җире?!

Бөтен дөньяга мәгълүм: Россиядә җир кадерен белмиләр. Гомуми мәйда­ны 27 мең квадрат километр булган Кырымны күршеләреннән урлап-талап алуны бәйрәмгә әйләндергән бу ил биниһая зур мәйданнарны Кытайга арендага бирә бүген. Аннан да күбрәк территорияләр ташланып, чүп басып, урман үстереп ята.

Мәсьәләнең кызык ягы шунда: безнең үзебезгә кирәкмәгән җиргә Израиль гыйбрилары кызыга, кытайлылар инде Себерне үзләштереп, Татарстан туфрагына күз сала башладылар, немец фермерлары да, рус җирен бүлеп бирсәләр, каршы килмәсләр кебек. Европа космик агентлыгы ясалма иярченнәре, галәмнән рәсемгә төшереп, Россия туфрагының күпмесе эшкә яраксызга чыгуын ачыклаганнар әнә. Россия тикшеренүчеләрен дә керткән Европа галимнәре төркеме, галәмнән алынган рәсемнәрне өйрәнеп, ташландык рус җирләренең мәйданы 39 миллион гектар (!) тәшкил итүен ачыклаганнар. Без­дәге сөрелмәгән җирләр мәйданы Гер­маниянең бөтен территориясен узып киткән икән инде. Бу, рәсми мәгълү­мат­ларга караганда, якынча 25 процентка артык. Җирләр ташланып кына калмый, аларны рәтле-башлы итеп исәпкә дә алмыйлар бүгенге көндә. Тагын бер кызык феномен бар: җире кадерсез булган бу илдә урындагы чиновникларның бик күбесе җир сату махинацияләрендә яна. Бер яктан, җир ташландык булса, икенче яктан, ул – төшемле сәүдә объекты да. Авыл хуҗалыгы җире буларак чүпкә дә саналмаган туфрак бәясе, йорт төзү урынына әйләнүгә, күккә ашып кыйм­мәтләнә. Безнең чиновникларның тә­кате менә шунда чыдамый да инде: авыл хуҗлалыгы җире категориясендәге шә­һәр яны участокларын йорт төзү өчен сатып, кесә калынайталар.


Рәсми мәгълүматлар буенча, Татарстанда 2018 елның беренче гыйнварына файдаланылмый торган 36 мең 504 гектар җир бар. Бу үткән елның шул чорына караганда 1 мең дә 6 гектарга күбрәк. Нигездә шәһәр яны районнары җирне сөреп чәчүдән баш тарта. Менә карагыз: Яшел Үзән районы, бер ел эчендә 1945 гектар җирне эшкәртүдән баш тартып, ташландык җирләрнең гомуми мәйданын 4324 гектарга җиткер­гән, Югары Ослан районы 4282 гектар җирдә чүп үстерә, Биектау районында 4 316,61 гектар җирнең туфрагын бер­ни­гә дә санамыйлар. Авыл хуҗалыгы продук­циясенә бәяләр төшкән, ягулык материалларына һәм техникага бәяләр үскән вазгыятьтә тагын күпме җир яраксызга әйләнер – әйтү кыен. Бер генә нәр­сәне өзеп әйтә алабыз: иген үстерү өчен җир кадерсезләнә икән, эреле-вак­лы тү­рә­ләр нәфесе аны төзелеш мәйда­ны итеп май сыгарга атлыгып торачак.

 

Фото: https://pixabay.com | FelixMittermeier

http://www.vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: