Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Нигә Әнвәр Нургалиев исемен шулай яза, телефонында аңа нәрсә авыр бирелә? [эксклюзив интервью]

Быел да (15-20 октябрь) Казанның Уникс залында тулы заллар белән концертлар куйган популяр җырчы Әнвәр әфәнде белән татар теле кулланышы турында өзекне сайтка куйганчы, Яндекс Wordstat аша аның исемен татарча язып карадык. Әлегә ул татарча хәрефләр белән язылган иң популяр татар артисты дигән нәтиҗәгә килдек. Ялгышсак хәбәр итәрсез.

Бу әңгәмәдә Әнвәр Нургалиевка татарча шрифтлар кулланыгыз дип артыгы белән әйтсәм, ачуланмасын инде. Ул безнең нинди сораулар бирәсебезне алданбелмәде, ничек бар шулай сезгә аның белән интервьюдан өзек тәкъдим итәбез. Әнвәр абзый аша башка татар артистларына да төп фикерне җиткерәсе килӘ — сез татар хӘрефләрен үзегезнең исемнәр аша да популяр итә аласыз! Тамашачылар, милләттәшләребез сездән күреп саф татарча яза башлауга 100% ышанабыз.

Мисал өчен бу айда Яндекста 17831 тапкыр «ӘНВӘР НУРГАЛИЕВ» дип язганнар һәм ул татар җырчылары арасында (татарча хәреф кулланылган) иң күбе!

«ФИРДҮС ТЯМАЕВ» — 3087, «ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА» — 3072, «ХӘНИЯ ФӘРХИ» — 2431, «ГҮЗӘЛ УРАЗОВА» — 1045, «ФИЛҮС КАҺИРОВ» — 267, «САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ» — 110, «РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИН» — 79 тапкыр үткән айда Яндекста язганнар, эзләгәннәр. Кызык өчен үзегез дә язып карый аласыз, бу безнең татар теленең — татар хәрефләренең кулланышын күрсәтүче бер факт.⠀

 

«ХЭЕРЛЕ ИРТЭ!» дип язучы Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны мисал өчен узган айда «РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ» дип 33 тапкыр гына язганнар. «ХӘЕРЛЕ ИРТӘ» дисә хәлләр күпкә яхшырак булыр иде. Без монда берничек тә Гугл, Яндекс, Инстаграм татарча реклама куймый дип ачулана алмыйбыз, чөнки үзебез үк татар хәрефләре белән язмыйча дөньякүләм дәрәҗәбезне төшерәбез, юкка чыгу юлына басабыз, моны туктатырга вакыт!

БАШКОРТСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН АРТИСТЫ ӘНВӘР НУРГАЛИЕВКА ҺӘМ АНЫҢ ТАТАР ТЫҢЛАУЧЫЛАРЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ИСЕМЕННӘН МЕҢ РӘХМӘТЕБЕЗНЕ ҖИТКЕРӘБЕЗ!⠀

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

 

➡️?ӘНВӘР НУРГАЛИЕВ @anvar_nurgaliev КОНЦЕРТЫН КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ КАРАВЫБЫЗ! ШӘП, ҮЗЕ ДӘ ИХЛАС, ХӘТТА ИХЛАС ҖЫРЧЫМЫ СИН ДИП СОРЫЙСЫ ДА ЮК! ТАМАШАЧЫ МӘХӘББӘТЕ БҮГЕНГЕДӘЙ ДӘВАМЛЫ БУЛСЫН❗️???? ⠀ КАЗАН.19.10.19/ТИЗДӘН ИНТЕРВЬЮ @ramil_valeev90 ? #татартудей #татарбүген #анварнургалиев #әнвәрнургалиев #рустемисхаки #рөстәмисхакый #казан

A post shared by ?TATAR TODAY порталы? ? (@tatar_today) on

АЕНА 17 МЕҢНӘН АРТЫК ТАТАРЧА ХӘРЕФЛӘР БЕЛӘН ЯЗУ, ЭЗЛӘҮ, БУ БАШКАЛАР БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРГАНДА БИК ӘЙБӘТ КҮРСӘТКЕЧ! ӘЙДӘГЕЗ ТАТАР ХӘРЕФЛӘРЕ ПОПУЛЯР ИТҮГӘ ЯҢА СУЛЫШ БИРИК, ТАТАРЧА УРНАШТЫРЫП АНА ТЕЛЕБЕЗДӘ ЯЗЫЙК

 

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев