Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Әниеңнән гарык булдым, башын өз дә, илтеп ташла”

Дустым улын берүзе үс­терде. 90нчы елларда күп ирләр эшләрен югалтып, эчүчелек сазлыгына батты бит. Аныкы да шул юлдан китте. үзенә иптәшкә сәрхуш хатын табып, шуның белән тора башлады. Яшь аермалары — 10 ел. Хатыны ул вакытта ук эчеп бер әбигә әйләнгән иде. Һай, авыр булда Гөлсарага.

Ике эштә җыештыручы булып эшләде. Улы Рамил кайчан карама әнисе янында булыр иде. өйдә үзе генә калырга курыкты ул бала. әнисеннән башка бер адым да атламаучы, бик акыллы бала иде.

 
Рамил үсеп егет булгач, 19 яшендә үк институтта бергә укучы кыз бе­лән йөри башлады. “Кадерсезгә калдык, күрше” язмасындагы ана кебек, Гөлсара да яратмады булачак киленен. әмма үгет тә, нәзер әйтү дә аера алмады Рамилне ул кыздан. өйләнештеләр. Башта ук әти-әниләре белән бергә тормаска иде аларга. Ике бүлмәле фатирны ничек тә бүләргә иде. Бөтен мәх­шәр шуннан башланды. Киленнең фатирны сатып, Гөлсарага уртак кухнялы бүлмә алып бирәсе килде. Кая инде картаеп барган кешегә анда тору! Рамил хатыны яклы булды. әнисе белән сөйләшми башлады. ай, авырдыр ул үзеңнең балаң сиңа дәшмәсә... Алар­ның алып кайткан ризыкларына Гөлсарага кагылырга ярамады. “әни, аша”, — дип беркем әйтмәде. Аңа, гомумән, “әни” дип әйткән кеше булмады. Бала вакытында әнисе итәгенә тагылып йөргән газиз улы Рамиленә кадәр ул сүзне онытты. Шушы хәлләрдән Гөлсара даруга калды. Гел тынычландыра торган сәдәфләр эчте. Бик авыр кичерде ул яшьләрнең шулай кылануын.
 
Ә беркөнне Гөлсараны ...шкаф эченнән табып ал­ганнар: үз-үзенә кул сал­ган. Миңа чылтыратканнар иде, ышанмадым. җансыз гәүдәсен күргәч кенә аңыма килдем. Нәрсә булган — беркем белми.
 
Шундый бер хәдис бар. Хатын иренә: “Әниеңнән гарык булдым, башын өз дә, еракка илтеп ташла”, — ди. Ир ул кушканны эшли. Баш гәүдәдән аерылгач тәгәрәп китә. ә ир гәүдәгә абынып, егыла. Баш шул­вакыт телгә килә: “Авырт­мадымы, улым?” — ди.
 
Гөлсара да Рамилгә ачуы килгән булса да, кичергәндер баласын. ә Рамил ничек тормыш итәр? Бервакыт аның башына барып җитәчәк бит әнисенең үлеме белән бәйле хәлләр. Аңы томаланган килеш яшәмәс бит ул гомер буе. үзен гафу итәрме ул? Балалары күзенә ничек карар?
 
Фәйрүзә СӘФӘРГАЛИЕВА. Казан. 
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://islam-today.ru

---
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев