Саба ТВ

Әниемнең җылы кочагы

«Син курыкма, мин сине хәзер серле дә, матур да булган «теге дөнья»га, әтиең янына алып китәм, - дип ягымлы гына эндәште ул миңа, - ул сине бик ярата, сине анда би-ик сагынып көтә...»


Әтисез балачак
Бу сүзләрдән соң корт чаккандай булып китте. Яшен тизлеге белән, аннан нәни кулларымны тартып алдым да ялвара башладым:

- Юк, кирәкми, минем барасым килми, зинһар, мине анда алып китә күрмә, мине газиз әниемнән аерма.

Ул тагын минем кулларымнан тотарга тырышты, ә мин чәбәләндем, тыпырчындым һәм зәңгәрле-яшелле тавышлар белән елый-елый, кычкырып ук җибәрдем:

- Җибәр мине, минем ү-л-ә-сем кил-ми-и!!!. Ишетәсеңме, ү-л-ә-сем кил-м-и-и!!!

...Ахрысы, мин шундый каты кычкырганмын, үз тавышымнан үзем куркып уянып киттем.

...Бу вакытта миңа нибары дүрт яшь иде. Минем бу фани дөньяны танып белүем дә шушы мизгелдән башланды булса кирәк. Моңа кадәр хәтеремдә бер генә күренеш сакланган, ул да булса, узган ел хәрби оркестрлар белән әтиемне соңгы юлга озату...

Шушыннан башлап, кисәк кенә, минем өчен сабыйлык чоры узып та киткән кебек булды. Авылда гына түгел, районда, хәтта республика күләмендә дә әтием турында халык авызыннан гел яхшы сүзләр генә ишетеп торсак та, кешеләр арасында бер-берсен «өнәп бетермәү» дигән нәрсә дә бар бит әле. Андыйлар, җае чыккан саен, әтиемә булган мөнәсәбәтләрен миңа булса да белгертеп торырга иренмәделәр. Әтием заманының иң алдынгы фикер ияләренең берсе булган: мәктәп директоры, бер үк вакытта колхозның партоешма секретаре, яхшы гармунчы, республикада билгеле көрәшче, запастагы офицер...

Үземне кыерсыттырмадым. Чаялыгым күбрәк әтисезлегем аркасында үз-үземне саклау, яклау инстинкты гына булгандыр.

Толлык ачысын йотып
Әниебез 32 яшендә тол калып, авылда ике баланы (берсенә - өч, ә икенчесенә- биш яшь) аякка бастырды. Нинди генә михнәтләр күрмәгән, ирсезлекнең бөтен газапларын үзенең тыныч табигатенә, акыл-фигыленә сыйдыра алган. Гомере буе гел игелекләр генә кылган әниемә әле күптән түгел генә 91 яшь тулды. Үземне иң бай кешеләрдән дә баерак хис итәм. Минем иң зур байлыгым - бөтен гомерен яшь буынны тәбияләүгә биргән, гомере буена Зәй районы Федоровка авылы китапханәсе мөдире булып әшләгән әнием - Ксения Андреевна ул. Минем әнием, чын мәгънәсендә, Әни образына тулысы белән туры килә торган монументаль әни.


Сөекле әниемнең
Борчыгандыр җанын
Күңелемнең көйсез һәр чагы.
Еласам, юаткан,
Иркәләп уяткан
Әниемнең җылы кочагы.

(Мөнир Мазунов шигыре)

Әтиемнең вафатына бер ел тулу уңаеннан чәйгә дип авыл карчыкларын чакыргач, әниемне диндарлыкта гаепләп, партия райкомына шикаятьләр яздылар. Тикшерүләр башланды. Әниемне «Коммунизмны төзүченең мораль кодексы»на тап төшерүдә гаепләделәр. Ә инде ачык партия җыелышларының берсендә әнием:

- Әйтегез әле, авылдашлар, һәр елны бөтен прогрессив кешелек дөньясы даһи Ленинның үлгән көнен билгеләп үтә, ә тол хатынның үз иренә булган ихтирамын, тугрылыгын күрсәтүе, аның үлгән көнен билгеләп үтүе ул шулай бик зур гаеп эшмени? - дигәч, бу борчулар нык ук төссезләнеп, тоныкланып калды кебек.

Әниебезнең безгә булган йогынтысы тормышта шактый уңайсызлыкларны, мәшәкатьләрне җиңеп чыгарга ярдәм итте дә инде. Әлмәт төзүче-инженерлар көллияте укытучысы апам Светлана Григорьевнаның фәкать үз тырышлыгы белән «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булуы гына да әниебез тырышлыгының җимеше булды.

Хыялдагы гармун
Әнкәемнең безгә эшләгән игелекләрен сөйләп тә, үлчәүдә үлчәп тә бетерерлек кенә түгел. Шулай да алар турында бер-ике эпизодны искә төшереп узасым килә. Әтиемнең: «Әгәр малаем туса, соңгы телем икмәгемне сатып булса да, гармун алып бирер идем», - дигән хыялын әнием, ничек итсә итте, әмма тормышка ашырды бит.

Ел фасылларының искиткеч күңелле сихри бер мизгеле. Гыйнвар ае. Икенче класста укып йөргән чагым. Озын тәнәфескә чыкканда, безнең гаиләдә бәйрәмнең сәбәпчесенә генә күрсәтелә торган хөрмәтне искә төшереп, кәефемнең тагы да күтәрелүен тойдым. Озын тәнәфестә мәктәптән өч өй аркылы гына булган өебезгә әбәткә кайтканда да, мин ул араны өч кенә тапкыр сикергән кебек булдым. Мин, ишектән килеп керүгә, әниемнең мичтән тартып чыгарган чуеннан тәлинкәләргә бүлеп, инде өстәл өстенә дә куеп өлгерелгән итле бәрәңге шулпасының хуш исеннән авыз суларының агып китүен тойдым. Ә өстәл өстендәге бер тәлинкә янында туган көн бәйрәмнәрендә генә куела торган әтиемнең көмеш кашыгын да күргәч, минем башым бөтенләй түшәмгә тиде. Үзем ашыйм, үзем күз кырые белән генә өй эчен карап чыгам, ләкин анда бүләккә охшаган берни дә күренми. Шулай ук бернинди бүләк тә булмасмы икәнни?

Көннең икенче яртысында укуның рәте булмады, уйларым гел шул бүләк тирәсендә чуалды. Укудан кайтканда, тыкрыктан үзебезнең урамга борылган гына идем, ни күзем белән күрим, безнең капка төбеннән җигелгән атка толып киеп утырган әнием, атны юрттырып, Мәлем ягына таба китеп бара иде. Күздән югалганчы, аның артыннан кычкырып та, йөгереп тә карасам да, әнием атын туктатмады.

«Җигүле атка утырып, әнием кая китте икән соң, әллә гармун алыргамы? - дигән уй сызып узды. -Чыннан да әгәр шулай булса? Мин шатлыктан нишләрмен икән?.. Булмас ла. Каян акча алсын ди ул?» Шундый уйлар белән борылып, мин өйгә кайтып кердем. Өй эчендә ниндидер сер бар иде. Түзәр әмәлем калмагач, балачак дустым Мәтебей дәдәйнең Колясына киттем. Аның белән чаңгылар тагып, әниемнең каршысына чыккан идек тә, урман эченә керергә бүреләрдән курыктык. Караңгы да төште, ә атка утырган әниемнең урман авызыннан чыкканы һаман күренмәде. Кайттым да йокларга яттым. Ә икенче көнне уянып китү белән, күзем урындыктагы гармун футлярына төште. футлярны кыюсыз гына ачып җибәрсәм, ни күзем белән күрим - әле краска исләре дә очып бетмәгән өр-яңа матур гармунны күреп, беркавем өнсез калдым. Менә нинди икән ул син, күпме йокысыз төннәр буена хыялланган минем гармуным... Гармунны савытыннан сак кына алдым. Тезләремә куйдым. Күрекләрен сузып карадым. Ә аннан соң, телләрен моңга мана-мана, әтиемнең иң яраткан көйләреннән берсе «Рамай»ны чыгарырга маташтым... Бу минутларда мин үземнең кичерешләремне сөйләп тә, язып та аңлатып булмаслык хәлдә идем.

«Иртүк торып гармун уйнамыйлар, куй гармуныңны» - дигән шелтәсе дә, ә соңрак:
«Таңнарыңа гармун уйнама, моңлы булырсың, балам,
Бу дөньяда моңсызлар күп, ниләр кылырсың, балам?» - дигәне дә әле булса күз алдымда. Соңга табарак Әнгам Атнабаевның бу сүзләренә җыр да яздым. Җырның исеме дә «Таңнарда гармун уйнама» дип аталды.

Мин - атка атланган командарм
Керәшеннәрнең яз көннәрендә генә уза торган бик матур яфрак бәйрәме - «Торыйсын» бар. Әнием, шушы бәйрәмгә туры китереп, миңа велосипед алып бирде. Шул матур, ялтыравыклы велосипедка атланып җилләр уйнатып авыл урамнары аша үткәндә, мин үземне атка атланган, дошманнарга каршы баручы легендар командармнар кебек хис итә идем. Ә әнием бу минутларда, мине бәхетле итә алганы өчен, үзен бәхетле итеп сизгәндер, мөгаен... Шушы хатирәләр аша гына да әниебезнең бөтен яшәеше, тормышының бөтен яме гел без булуын яхшы ук аңлыйбыз. 32 сум хезмәт хакы белән 54 сумлык велосипед алып бирү, әлбәттә, әниемне күп уйланырга мәҗбүр иткәндер. Ул вакытларда әле әниемнең үзенә дә нибары 35-38 яшьләр генә булган бит. Юкса, бу искиткеч мөлаем да, гүзәл дә, яшь тә ханымның үзенең генә дә хыяллары булгандыр... Аның үзенең дә берәр яңа күлмәк, туфли йә булмаса бераз күзгә күренерлек өс киеме алып киясе килгәндер.

Китапханә җылысы
Әни эшләгән вакытларда халык арасында массакүләм агитация чаралары бик киң алып барыла иде. Колхоз партоешмасы кушуы буенча бөтен агитация эшләре әниемә йөкләнгән иде. Телефон баганасы саен диярлек әниемнең зәвыклы итеп эшләгән лозунглары, транспарантлары беркетелгән булыр иде. Терлекчелек фермаларын, җәйләүләрне дисеңме, аларны бизәүне шулай ук әнием башкарды. Боларның барысы да «з-у-р» рәхмәтләргә эшләнде. Ә ул эшләгән китапханәдәге системалы тәртипкә исең китмәле иде. Шуның өчен дә укучы балалар күбебез гел шунда җыелып ята идек. Ә анда үзе бер могҗиза! Бик салкын кышкы көннәрдә шул чиста-пөхтә җылы китапханәнең стеллажлары арасында китап укуның рәхәте, ләззәте әле хәзер дә минем күңелемдә бетмәс-төкәнмәс җылы кичерешләр уята. Башлангыч музыкаль белемне дә мин шул китап стеллажлары арасында алдым дисәм дә, һич тә ялган булмас. Зиннур Гыйбадуллинның «Баянда уйнарга өйрән» дигән китабы минем беренче музыкаль әлифбам булды. Яңа кайткан иң беренче китапларны да әнием, башта үзе карап чыгып, апам белән безгә тәкъдим итә иде.

Авыл яшьләре, гомумән авыл халкы белән спектакльләр әзерләү, аларны күрше авылларда да күрсәтүләр дисеңме... Китап укучылар конференцияләре, яңа кайткан китапларга презентациялар уздырумы - болар барысы да әнием өстендә иде.

Шактый еллар буена әниләргә багышланган бер матур җыр чыгару хыялы белән яндым. Һәм менә, ниһаять, бу хыялым тормышка ашты булса кирәк. Сүзләрнең эчтәлегенә, мәгънәсенә тәңгәл килерлек, матур яңгырашлы, шул ук вакытта үземнең күңелгә дә ошаган бер көй килеп чыкты кебек... Ул җыр Илдар ага Юзеев сүзләренә «Әнкәемнең туган ягында» дип аталды.

Җиһанны иңләп, җиргә тагын ямьле җәйләр килде. Чал чәчле әнием белән кунак бүлмәсендә радиодан концерт тыңлыйбыз. Әнә аның яраткан «Яшьлегемә кире кайтыр идем» дигән җыры яңгырый. Үзем җыр тыңлыйм, ә үзем әниемне күзәтәм. Фикер йөртүе, үз-үзен тотышы, акыл-фигыле белән ул миңа бер тамчы да үзгәрмәгән кебек. Мин, 8нче классны тәмамлагач та, аны ничек бер ялгызын өйдә калдырып чыгып киткән булсам, ул һаман да шулай. Шул ук тыныч холык, сүзләрендә һаман да шул ук тапкырлык, хаклык, ә йөзендә эчкерсез елмаю. Озак та үтми, ниндидер саргаеп беткән кәгазь битләре, документлар алып чыгып күрсәтә башлый. Ул гүя үзенең бөтен белгәнен миңа калдырып китәргә ашыга кебек...

- Йа хода! Үзенең исәнлеге һәм бөтен чынбарлыгы белән безне бары шатландырып кына торган, безгә яшәргә көч биргән әниебезгә тагын аның хәленнән килгәнчә гомер бир-с-ә-н-ә... - дип галәмгә кычкырасым килә.

Давыллы көннәрдә
Саклаган җилләрдә
Күкрәгенә кысып кем тагын?
Кадерләп үстергән,
Яшәргә көч биргән
Әниемнең җылы кочагы...

(Мөнир Мазунов шигыре)


http://shahrikazan.com/


 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: