Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Ничек инде үз аягыңда урамнарда йөри алма, дусларың белән очрашудан мәхрүм бул. Килешергә теләмәдем”

Социаль челтәр – минем өчен аралашу дөньясына бер тәрәзә кебек. Компьютерыңны кабызып, хәзер хәтта кесә телефоныннан да аралашырга мөмкин, ач та куй. Шуннан теләсә кайсы дустыңа дәшә аласың, я ул синең “тәрәзәңә баш тыга”.

Айрат Хәммәдиев белән нәкъ шулай аралашып киттек. Дөресрәге, пәрәвездә бер мәкалә укыганнан соң, аны эзләп таптым. Фаҗигагә тарып та, үз ихтыяр көче белән аякка басуы кызыксындырды.

Айрат тумышы белән Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәреннән, Казан ветеринария университетында белем ала, бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Мәктәп елларыннан спорт белән дус була, армиядә чыныга. Җиңел атлетика белән мавыгып китеп, Мәскәүдә 42 чакрымлы марафонны, үзе әйткәнчә, бер сулышта уза. Һәм инде дөньякүләм ironman- триатлонда катнашып, “тимер кеше” исеменә ирешү турында хыяллана ( ironman – “тимер кеше”дип тәрҗемә ителә дә). Әмма Айратны тормыш триатлонда түгел, башкача сыный.

Егет 2015 елның җәендә, чираттагы ялында, Непалда фаҗигагә юлыга – дусты белән парапланда очканнан соң җиргә утырганда бетон диварга бәрелә. Аякларында сынмаган сөяге калмый, Мәскәүдәге Склифосовский исемендәге институтка кайтарылгач, алты операция кичерә һәм инвалид арбасына утыруга дучар бул. Айрат үзенең рухи яктан “тимер кеше” икәнлеген раслый, үҗәтлек белән тормышның якасына ябыша. Башта арбада утырган көе өйдә күнегүләр ясый. «Ничек инде үз аягыңда яраткан кызың белән урамнарда йөри алма, дусларың белән очрашудан мәхрүм бул. Мин болар белән килешергә теләмәдем. Үз алдыма элекке көчле чагымны кире кайтару максатын куйдым. Әкрен-әкрен шуңа ирештем дә,” — ди ул. Һәм таяклар ярдәмендә йөри алырлык аякка баса да. Спорт залына, бассейнга языла, ярты ел дәвамында бер көн калдырмый йөри. Тернәкләнүгә ике ел ярым китә. Айрат хәзер үз аякларында нык басып тора. Мәскәүдән бер генә көнгә Ижауга килгән вакытын туры китереп, аның белән фитнес залларының берсендә очраштык. Сөйләшкән арада да Айрат тренажёрларда шөгыльләнеп алды.
 
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын
 
Айрат моны горурланып әйтә. Непалдан Мәскәүгә кайтару өчен дә дуслары акча җыя, инвалид арбасында утырганда да ташламыйлар. Аның авырлыкларга бирешмәвенә сокланалар.
Хастаханәдә ятканда да Айрат күп укый. “Тимер кеше” исеменә ия булу турындагы хыялын да ташламый. Гәрчә Айратка йөгерергә ярамаса да. Ә бит триатлонда йөзү дә бар – анысы Айратның көченнән килә. Дусларының берсе — пауэрлифтинг буенча Удмуртия җыелма командасы капитаны Роман Скобкарев Казанга — халыкара триатлонда катнашырга чакыра. Айрат аңа теше-тырнагы белән ябыша – тренер белән бассейнда шөгыльләнә башлый. Егетләр команда эстафетасына язылалар: Роман – йөгерә, Айрат – йөзә, Алексей – велосипедка утыра. “Башта куркып калдым. Гидрокостюмда ике чакрымга якын йөзәсе — андый араны бассейнда гына узганым бар иде. Ә монда ачык сулык, тирә-якта кеше – һәркайсы сине узарга омтыла. Туктыйсы килде, әмма җаваплылык хисе җиңде. Команда белән бит. Эстафета миннән башлана. Мин туктасам, команда ярыштан төшеп калыр иде. Казандагы триатлон мине “уятып” җибәрде кебек. Хәзер мөмкинлекләрем чикле булуга карамастан, мин үз рекордларыма ирешә, алга таба бара алам“, — ди Айрат. Спорт ярышларында катнашуын дәвам итәргә тели.
 
Аның хәзер шәхси шөгыле дә бар — ортопедик олтыраклар (стельки) җитештерә. Бәхетсезлек аркасында аларның үзенә гомер буе кирәк булачагын белгәч, ясарга өйрәнергә карар кыла. Махсус курслар уза, табиблар белән киңәшә. Ихтыяҗы булган башкаларга да ярдәм итү теләге белән күпләп җитештерә башларга ниятли. Уңышлар аңа.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фәнзилә САЛИХОВА
Яңарыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев