Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Әни, син нигә килдең? Кит!”: Казанда “Икенче Горки” җинаятьчел төркем катнашучыларын хөкем итәләр - Интертат

Урлау, талау, янау. Казанның Идел буе судының гаепләнүчеләр эскәмиясендәге тугыз егет авыр җинаятьләрдә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча алар барысы да “Икенче Горки” оештырылган җинаятьчел төркемендә (ОПГ) катнашкан. Ә гаепләнүчеләр үзләре һәм аларның туганнары бернинди дә җинаятьчел төркем булмаганын әйтә - аларның кайберләре хәтта бер-берсе белән таныш та түгел дип ышандыра. Яшүсмерләр оешкан җинаятьчел төркемнәргә ничек кереп китә? Бу хакта “Татар-информ”га психолог һәм элек бер группировкада йөргән ир-ат сөйләде.

Казанның Идел буе район судында "Икенче Горки” оештырылган җинаятьчел төркеме эшен тикшерә башладылар. 17-27 яшьлек егетләр талау, янау һәм кеше алдауда гаепләнә.  
 
“Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2018 елның июнендә гаепләнүчеләр бер яшүсмерне урлый, аңа янап акча талыйлар. Тегесе ризалаша һәм кирәкле сумманы өеннән алып чыгып бирергә тәкъдим итә. Әмма өе янында искәрмәстән генә очраган туганнары җинаятьчеләрне куркыткан”, - дип сөйләде прокурор.
 
Көчле ир-ат җилкәсе...

“Казан феномены” хакында йөзләгән мәкалә, дистәләгән китап язылган һәм фильмнар төшерелгән. Ул элек юкка чыккан күренеш саналса да, бөтенләй юкка чыкмаган. Ел саен массакүләм талаулар, хулиганлык, янау һәм яшүсмерләрне җинаятьчелеккә җәлеп иткән өчен Татарстанда төрле җинаятьчел төркемдә катнашучыларны хөкем итәләр.

Психологлар фикеренчә, шау-шулы суд эшләре, ОПГ лидерларын һәм башлыкларын утыртуга да карамастан, яшүсмерләр җинаяте юкка чыкмаган. Ә яңа төр формалар гына барлыкка килгән. Моңа бигрәк тә кече сыйныфларда укучылар һәм яшүсмерләр бирешә. Кемгәдер әти-әни игътибары, бигрәк тә әтиләрнең тәэсире җитми.
 
“Әгәр җитеш тормышлы һәм статуслы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар нинди дә булса шикле хәлләргә юлыкмый дип уйлыйсыз икән, сез бик нык ялгышасыз. Күпчелек ата-аналар элиталы мәктәпләрдәге балалары җинаятьчел идеологияне беркайчан да белмәс дип уйлап хаталана. Тумыштан ук дуамал булган балага караганда, тыңлаучан, бишлегә генә укучы балага бу куркыныч азрак яный дип әйтеп булмый”, - диде психолог Татьяна Сачкова.

Экспертлар сүзләренчә, һәр яшүсмернең оешкан җинаятьчел төркемнәргә килүенең үз сәбәбе һәм юлы бар.
 


“Олырак балалар кечеләрен яллый. Һәм бу гел янау һәм физик басым белән генә башкарылмый. Кемдер яклауга, әйтик, ир-ат җилкәсенә мохтаҗ булганга җинаятьчел мохиткә җәлеп ителә. Кемгәдер системага каршы бару ошый. Бу җинаятькә җәзаның котылгысызлыгы булмауга, мондый төр җинаятьләрне тулысынча туктатып һәм юкка чыгара алмауга бәйле”, - дип аңлатты Татьяна Сачкова.

Кызганыч, еш кына өлкән иптәшләрнең фикере әти-әнинекенә караганда күпкә үтемлерәк була. Яшүсмерләрне җинаять кылырга өйрәтәләр, җәза юк дип аңлаталар.
 
“Балалар төркем-төркем булып урамнарда җыела башлый, тормыш гаделсезлеге турында фикерләшә. Күмәкләшеп проблемаларны хәл итү һәм куркынычларга каршы тору җиңелрәк дип санала. “Халык төркеме” дигән сүз бар, беркемнең дә халыкка каршы барасы килми. Өстәвенә, балаларның мондый төркемнәргә җәлеп ителүен күзәтү дә авыррак. Яшүсмерләр бу төркемнәрне үзенең законнары һәм уставы булан ниндидер туганлык дип кабул итә. Ләкин анда бер эләккәч, аны ташлау мөмкин түгеллеген аңларга кирәк. Чөнки бу “мондагы төшенчәләргә туры килми” бик күп көч түгәргә һәм батырлык таләп ителә”, - диде психолог.
 
Шәһәр кибетләреннән урланган кыйммәтле гаджетлар, алкоголь һәм видеоуеннар

2017-2018 елларда “Икенче Горки” оештырылган җинаятьчел төркеме катнашучылары дип фаразланган яшьләр шәһәрдәге берничә кибеттән әйбер урлаган, берничә кешегә һөҗүм итеп, алардан акча талаган.

Тикшерү версиясе буенча, төркемне оештыруда өч кеше хәлиткеч роль уйнаган. Болар: Руслан Газизҗанов, Динар Фәтхуллин һәм Вадим Зинченко. Алар рухи басым ясап һәм физик көч кулланып, балигъ булмаган балаларны җинаятьчелеккә җәлеп иткән, шәһәр кибетләреннән алкоголь һәм башка әйбер урларга мәҗбүр иткән.

Тагын бер яшь егет бу җинаятьчеләрнең корбаны була. Аңа үтерү белән янап, 73 мең сумга ике кесә телефоны сатып алырга мәҗбүр иткәннәр. Телефоннарны ломбардка тапшыралар, ә алар өчен бирелгән 45 мең сумны җинаятьчеләр үзләренә ала.

Аларның өчесен дә – Зинченко, Газизҗанов һәм Фәтхуллинны Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тоткарлый. Соңрак башкаларының да эзенә төшәләр.
 
“Группировщик” булу модадамы?

Бер оешкан җинаятьчел төркемнең элекке катнашучысы, хәзерге вакыт уңышлы эшмәкәр булган кеше “Татар-информ”га үзенең яшь чагы һәм хәзер балаларын ничек тәрбияләве турында сөйләде.
 
“Мин районда үстем. Шуңа күрә без, гади балалар разборкалар, “стрелкалар” белән, гомумән “Бригада” сериалындагы күренешләр белән рухланып киттек. Ул вакытта бу ниндидер гаҗәп, күз алдына китергесез әйбер иде. Антиморалист булу искиткеч модалы иде, мөгаен кызларга да ошагандыр”, - дип исенә төшерде Рөстәм.

Рөстәм сүзләренчә, ул гадәти гаиләдә үскән, әти-әнисе хөрмәткә лаек кешеләр булган. Группировкага 18 яшендә керә, моның сәбәбен эшсезлектән интегү дип аңлата.  

“Мин беркайчан да бернәрсә дә урламадым һәм гомумән закон бозмадым. Ул вакытта шулай кабул ителгән иде – көндезме, кичме - мөһим түгел, шәһәр буйлап җыелып йөри идек. Еш кына бернинди сәбәпсез “районга район” сугыша идек, болай гына, кемгәдер шулай ошаган да, китте инде. Бу куркыныч хәл иде, ата-аналар көндез балаларын өйләреннән чыгарырга курыкты. Мин канга батып өйгә кайтканда әнинең ничек курыкканын хәзер аңлыйм инде. Әти бу яшүсмерлек максимализмының кайчан да булса бетәсен, моның шундый чор икәнен аңлый иде”, - дип сөйли Рөстәм.
 


Ир-ат әти-әнисенең ул вакытта хаклы булуларын таныган, олыгая төшкәч, карашлары, тормыш кыйммәтләре үзгәргән.
“Аллага шөкер, мин бернинди начарлык та эшләргә җитешмәдем, исән калдым. Без олыгайдык, группировка әкренләп таралды, егетләр һаман да бер-берсе белән аралаша. Укып чыктым, яхшы белем алдым, хәзер минем әйбәт эшем, гаиләм бар. Үз тәҗрибәмнән нәрсәгә өйрәндем? Мөгаен, характерымны чыныктырганмындыр, үземне һәм якыннарымны якларга өйрәндем. Без беркайчан да көчсезләрне кыйнамадык, бигрәк тә өелешеп бер кешегә ябырылмый идек, урлашмадык һәм законга каршы бармадык. Хәзер яшьләр арасында шундый хәллә күзәтелә - коточкыч. Аңламыйм, балаларда шулкадәр агрессия каян барлыкка килә икән, алар үтерергә әзер. Һәм иң куркынычы: аларда бернинди курку һәм үкенеч тә юк”, - ди Рөстәм.
Элекке группировщик үз балалары “урам баласы” булмасын өчен зур көч куя. Спортка зур игътибар бирә, тормыш кыйммәтләренә өйрәтә.

“Балаларның аралашу даирәсен дөрес сайларга, эшсез йөрүләренә юл куймаска тырышам, урамда җыелып утырмаска өйрәтәм. Буш вакытларын мөмкин кадәр тутырырга тырышам, көнчыгыш көрәш төрләре белән шөгыльләнәбез, үз-үзеңне саклауның төрле техникаларын өйрәнәбез. Мөмкин булган вакытта балалар үз-үзләрен яклый белергә тиеш. Өерелеп бер кешегә ташланганда нәрсә булырга мөмкин икәнен күз алдына китерү дә куркыныч”, - диде ул.
 
Психолог киңәшләре

Балалар урамга китмәсен өчен нишләргә кирәк? Иң беренчедән, балалар белән сөйләшергә һәм аларның тормышын бөтен юнәлешләр буенча да ныклап күзәтергә кирәк. Әмма тиешле чикне дә узып чыгарга ярамый. Яратучы әти-әнидән бәйләнчек контролерга әйләнергә кирәкми. Кече яшьтән үк дуслардан һәм таныш булмаган “текә” балалардан нәрсә көтәргә икәнен аңлатырга кирәк. Кагыйдә буларак, беркатлы, ышанучан һәм шикләнүчән балалар яшьтәшләренең һәм олырак иптәшләренең тәртип бозарга дигән тәкъдименә ризалаша.
 
“Һәрдаим балагызга ияреп йөри алмыйсыз, бу аңлашыла. Әмма ялкауланырга кирәкми – аның кем белән аралашуын, дусларының ни белән шөгыльләнүен, нинди урыннарда булуын сораштырыгыз. Әгәр балада сез бирмәгән акча яки чит кешенең шәхси әйберләре күренә башлый икән, чаң суга башларга кирәк. Нәтиҗәләре төзәтеп булмаслык булырга мөмкин, шуңа күрә барысы да сезнең кулда булганда, уяу, каты һәм игътибарлы булыгыз”, - диде Татьяна Сачкова.
 
Суд хәл итәр

Оешкан җинаятьчел төркемнең биш гаепләнүчесе яшәгән җиреннән китмәү турында имза биргән. Алар судка үзләре килгән. СИЗОдан китерелгәннәр белән тәнәфес вакытында алар коры гына “сәлам” дип исәнләште. Сак астында булганнары утырышта капюшоннан иде, битләрен медицина битлеге белән каплаганнар иде.

Гаепләнүчеләрнең берсе залда утыручылар арасындагы әнисенә озак кына карап торды. Әнисе белән карашлары очрашкач, әнисен залдан куды. 
 
“Нигә килдең? Миңа караргамы? Бар, кит!” - дип кычкырды егет.

“Татар-информ” хәбәрчесе бер гаепләнүченең әтисе (ул үзенең исемен атамауны үтенде) белән сөйләшә алды. “Кем яклы?” дигән сорауга ир-ат: “Шулай килеп чыкты инде, мин гаепләнүченең әтисе. Хәзер аларны [СИЗОдан] алып киләчәкләр”, - дип җавап кайтарды. Ул улының “Икенче Горки” оештырылган җинаятьчел төркем катнашучысы булмавын исбатлаячак дип ышана. Аның сүзләренчә, кайбер гаепләнүчеләр хәтта үзара таныш та түгел.
 
“Нинди оешкан җинаятьчелек булсын инде бу. Берничә эшне нигә бер-берсенә бәйлиләр икән, аңламыйм. Ахырдан үзегез дә күрерсез әле, мин хаклы булачакмын”, - диде ул.

Башка гаепләнүчеләрнең дә әти-әниләре һәм дуслары килгән иде. Журналистларга нинди дә булса комментарий бирүдә баш тарттылар. Бары тик бу суд һәм ул барын да хәл итәр дип кенә әйттеләр. 

Гаепләнүчеләр суд утырышында шактый күтәренке күңелдә иде.  

Прокурор өч гаепләнүченең – Руслан Газизҗанов, Вадим Зинченко һәм Динар Фәтхуллинның җәза срогын озайту турында ходатайство белдерде. Аның фикеренчә, егетләр иреккә чыкса, җинаять эшләүне дәвам итәргә, зыян күрүчеләргә һәм шаһитләргә басым ясарга, шулай ук тирә-яктагыларга куркыныч тудырырга мөмкин. Шулай ук башкаларыннан да яшәгән җирдән китмәү турында имза алуны сорады.

Гаепләнүчеләрнең адвокаты гаепләү ходатайствосы белән килешмәде һәм аларны тоту шартларын йомшартуны сорады.

“Әлеге эш буенча барлык шаһитләрдән дә сорау алынды, дәлилләр базасы җыелып бетте диярлек һәм изоляторда булу гаепләнүчеләргә уңай тәэсир итте”, -дип чыгыш ясады яклаучы як.

Суд Газизҗанов, Зинченко һәм Фәтхуллинның сак астына калу срогын 14 гыйнварга кадәр озайтты. Ә калганнарыннан яшәгән җирләреннән китмәү таләп ителде.

 

Автор: Гөлнара ӘҮХӘДИЕВА, sntat.ru
Фото: Автор

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев