Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ни өчен көндез йокы килә?

Гормоннар безнең тормышта бик зур уйный. Тик без аларның ни өчен барлыкка килгәнен һәм кайсы вакытта активрак барлыкка килүе турында сирәк уйланабыз. Ни өчен безнең кайбер сәгатьләрдә йокы килә? Ни өчен тәүлекнең кайбер вакытында эшләү нәтиҗәсез? Түбәндә сүз шулар турында.

Сәгать 06:00 - СЕРОТОНИН гормоны барлыкка килә. Аны тагын "бәхет гормоны" дип тә атыйлар.

06:00 - КОРТИЗОЛ күтәрелә. Ул организмны уянырга әзерли. Бу вакыт - безнең логик фикерләүнең иң югары ноктасы. Шушы вакытта алдагы көнгә план төзү нәтиҗәле.

07:00 - МЕЛОТОНИН барлыкка килү туктала. Арытаба йоклауның нәтиҗәсе юк. Бу - бушка вакыт үткәрү генә.

08:00 - СТЕРОИД барлыкка килә. Бу гормон мускуллар барлыкка килүгә йогынты ясый. Спорт һәм "сөешү" белән шөгыльләнү өчен уңай вакыт.

10:00-14:00 - ДГЭАның иң югары ноктасы. Ул хәтер, игътибар һәм истә калдыруга җавап бирә. Баш белән эшләү өчен уңай вакыт.

14:00-16:00 - Кинәт йокы килә. Бу вакытта 20 минут чамасы йоклап алу кирәк. Шулай ук СОМАТОТРОПИНның - үсү өчен җаваплы гормонның иң актив чагы.

17:00 - КОРТИЗОЛ кими. Җитди карар кабул итү вакыты. Спорт белән шөгыльләнү нәтиҗәсез.

21:00 - МЕЛАТОНИН барлыкка килә: тән температурасы төшә, иркәләнәсе килә.

Чыганак: http://saby-rt.ru/news/slamt-tnd-slamt-akyl/ni-ocen-kondez-ioky-kila

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев