Саба ТВ

“Әни әүлия булган икән...” (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Бик тә хөрмәтле туганым бервакыт миңа: “Киленкәем, яшьлегем кире кайтса, авылга кайтып өйләнер идем”, – диде. Ләкин соң иде шул инде. Ул нурланыш алып чирләп, алты ел үлем түшәгендә ятты. Тәрбиясе дә шулкадәр генә булды, рус ашы, муеннарына хач аскан “теща”га да, марҗа хатынына да бу татар кешесе ят иде.

Улы белән килене өчен өзелеп торган каенанама марҗа килене, кодагые: “Ты как цыганка, бормочешь каля-баля”, – диләр иде. Әнәс абыебызның аккордеонда уйнап “Кәрәкәшле үрләре”н җырлавы да хатынында нәфрәт тудыра иде. Ул отпускыга кайткан абыебызны калдырып, шәһәренә дә китеп бара иде...

 
Урын өстендә яткан абыебыз урыс мохитен бик авыр кичерде. Өйдә Мәскәүнең карт хатыны хакимлек итте. Без кунакка баргач, ул үзенең кунаклар көтмәвен, “Алексей Федоровичка (!) ярдәм кирәкмәвен” әйтте. Шулай да абыебыз без килгәч бик шатлана иде. Бервакыт ул миннән авыл тавыгы салынган тәмле шулпа пешертте. Аны колмакка пешкән түгәрәк ипи белән, яшел суган салып, шулкадәр яратып, чын ләззәт кичереп ашады. Ләкин ашказаны-эчәк системасы ризыкны инде үзләштерә алмый, ашаганы бик тиз чыгып бетә иде шул...
 
– Син нинди бәхетле, Рәсим, тормышыгызның кадерен белегез! – диде ул шулвакыт энесенә, ягъни минем иремә.
 
– Их, Мәскәүгә практикага киткәндә әни, кочып алып: “Улым, марҗаның кулыннан тота күрмә, артыңнан калмас!” – дигән иде. Нинди дөрес, тормышчан сүзләр булган! Марҗа кызы гына түгел, анасы да кереп, тормышка баш була икән шул. Әни дини иде бит, әүлия дә булган икән, их...
 
Үкенеч, әрнү... Абыебызның балалары татармы дисәм, кая инде – муеннарында хач, паспортларында милләтләре рус дип, әтиләренең исемнәре “Алексей” дип язылган. Әнәс малайлары түгел инде болар...
 
Катнаш никахларга кагылышлы икенче очракны да язмый кала алмыйм – гыйбрәт өчен. Александр абзый белән Асхия апа сугыш ветераннары иде. Авыл зур, колхоз данлыклы. Александр абзый ветеринар, Асхия апа ветеринар санитар. Без, яшьләр, аларны искиткеч матур пар, сөеп-сөелеп кенә яшиләр дип белә идек. Алар колхозга да, авыл халкына да риясыз хезмәт күрсәттеләр. Өйләре чиста-пөхтә, үзләре ачык йөзлеләр иде. Бакчаларында нинди генә чәчәк үстермәделәр! Уллары мәктәптә татарча яхшы укыды.
 
Александр абзый сугыш инвалиды да иде, чирләп озак интекте. Ул үлгәч, улы читтә укып, шунда яши башлагач, Асхия апага бик авыр булды. Мин лаеклы ялга чыккач, Асхия апа белән ахирәт дусларга әйләндек, ана белән кыз кебек якынайдык. Улларыбыз Казанда бергә укыды.
 
Серләребезне уртаклаша башлагач кына Асхия апаның никадәрле авыр тормыш кичергәнен белдем. Шулкадәр рәнҗетелеп яшәгән икән ул, күргәннәрен еламыйча сөйли дә алмый иде. Ире бик көнләгән аны, эшкә киткәндә: “Б...тләрең чират торалар”, – дип хәтта ишеккә аркылы такта кага торган булган. Исереп кайткач рәнҗетүләрен сөйләп аңлата торган түгел дия иде. “Кайгым зур, – диде ул миңа бервакыт. – Улым үзеннән олы рус кызына эләкте... Тыңламады, ихтыяри-мәҗбүри катнашып-буталып бетәбез, Рәсимә. Ходай безнең кавемгә тәүфыйк бирсен инде”, – диде. Күзләре тулы яшь иде...
 
Рәсимә ФӘРРӘХОВА. Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: http://www.i-sonnik.ru

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: