Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Әни һәлак булган урында алма бакчасы утыртачакмын” - Интертат

30 октябрьдә Чистайда коточкыч фаҗига булды. Хәмзин урамында чыккан янгында 57 яшьлек хатын-кыз һәлак булды һәм бер яшьлек бала аздан гына исән калды. Сабыйны күршеләре коткарган. Ул куе төтен арасыннан баланың ятагына шуышып диярлек барган һәм аны урамга алып чыккан. Бу ир-атның батырлыгы һәм күпбалалы Әфләтуновлар гаиләсенең тормышының аз гына вакыт эчендә асты-өскә килүе турында – “Татар-информ” репортажында.

Өч бала әтисе һәм һәлак булган ханымның улы Рифат Әфләтунов бу хәл турында хәзер дә тыныч кына сөйли алмый.
 
“Кайчандыр безнең гаилә бер зур янгынга дучар булган иде инде. Без Аксубайдан. Анда фатирда яшәдек, аны да янгын юкка чыгарды. Бу 1993 елда булган хәл. Мин ул вакытта 2 нче сыйныфта укый идем. Шуннан соң без Чистайга, әбинең йортына күчендек. Без күпбалалы гаилә. Соңрак абый-апалар туган йорттан китте, ә мин хатыным Юлияне шунда алып кайттым. Аның белән 2009 елда өйләнештек. Өч балабыз туды: улларыбызга 10 һәм 7 яшь, ә кызыбызга шушы көннәрдә бер яшь тулачак”, - дип сөйләде Рифат.

Рифат Әфләтунов сүзләренчә, бу йортта берничә буын дус-тату яшәгән.

 
Өлкән Әфләтуновлар
 
“Минем әти инвалид, эшкә яраксыз өченче группа. Әни яшь пенсионер иде. Гомере бу эшләде, җирле социаль яклау бүлегеннән лаеклы ялга чыкты. Аңа кадәр пешекче, сатучы булып эшләде. Хезмәт биографиясе бай аның. Сабыр, эшчән. Аны барысы да хөрмәт итте. Шулкадәр йорт җанлы, ачык күңелле хатын иде. Хатыныма да бар эштә терәк-таяныч булды. Хәзер Юлия “Кулсыз калган кебек булдым...” дип әйтә. Әни үз календаре буенча яшәде: җиләк җыюлар, аның артыннан яшелчә уңышы, аннан кыр. Туганнар һәм танышлар аны кышлыкка тозлау-кайнату эшләренең чын остасы буларак белә иде. Тозланган яшелчә, кайнатмалар белән бөтен кешене сыйлады. Берәүнең дә базында ул кадәр запас булмагандыр”, - дип искә Рифат әнисен.

 
“Ул көнне мәктәптә төпчек улыбызның ата-аналар җыелышы иде. Мин хатынымны шунда илтеп куйдым. Соңыннан племянницамны, улларымны алдым да, аларны каникулларга дип әби-бабаларына Йолдыз бистәсенә илттем. Соңыннан хатынымны алырга кердем һәм азык-төлек кибетенә сугылдык. Шунда миңа күрше шалтырата: “Сезнең өйдә янгын. Эчтә кем бар?”, - ди. Без шунда ук кире өйгә чаптык. Денис Чапурин ул вакытта кызыбыз Ралинаны алып чыккан иде инде. Бөтен җирне ут чолгап алган, дөрләп яна иде”, - дип сөйләде Әфләтунов.

 
Рифат күршесенә югалып калмавы һәм ут капкан йорттан кызын алып чыгып өлгерүене өчен бик рәхмәтле.
 
“Әти тышта булган. Ул өй янындагы эскәмиядә сәгатьләр буе утыра. Аны шул коткарып калган да инде. Ә кызыбыз Ралина йоклаган. Күршебез әйтүенчә, ул кулга күтәргәч кына күзләрен ачкан. Сабый үзенең нинди куркынычта булуын аңламаган да хәтта”, - диде әңгәмәдәш.

Күкрәк баласын шундук хастаханәгә алып китәләр. Кызга зыян килмәгән.

“Башта гына төнлә уянып шыңшып ала иде. Тик көннән-көн курку өянәге кимеде”, - диде Рифат.

 
Әфләтуновларның күршесе Денис Чапурин
 
“Мин Ралинаны алып чыктым, ә апаны тапмадым”, - диде миңа Денис. Янгын сүндерүчеләр әле ул вакытта килмәгән була. Газовиклар гына килгән иде, бөтен краннарны яптылар. Һәм без күрше белән әнине эзләргә тотындык. Ул йокы бүлмәсендәдер дидек, тик ул анда булмады. Кухняда таптык, ләкин ул суламый иде инде”, - дип сөйләде Рифат.

Әнисенең характерын белгәнгә күрә, Миңнегөлсан утны үзе сүндерергә теләп, кухняга су алырга чыккандыр дип фаразлый улы. Ул әнисенең гәүдәсе янында юрган таба. Күрәсең, шуны чылатып үзен һәм оныгын сөрем газыннан сакларга теләгәндер. Әмма өлгерми кала.
 

 
“Ул астматик иде. Әгәр сәламәтлеге белән проблемалар булмаса, исән калган булыр иде”, - дип уфтана ир-ат.

Соңыннан янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, янгын өй һәм янкорма арасындагы электр үткәргечендәге кыска ялганыш аркасында чыккан булырга мөмкин.

“Безнең кирпечтән төзелгән ике янкорма бар. Ә яши торган бүлмәләр агачтан иде”, - дип аңлатты Рифат.

Кайгы-хәсрәт Әфләтуновлар гаиләсен беренче ел гына эзәрлекләми икән инде.
 
“Өченче ел рәттән туганнарны җирлибез. Башта апа белән абый үлде, хәзер әни китте...”, - диде ир.

Әфләтуновларның хәле көнләшерлек түгел.
 

 
“Барысы да янып бетте. Документлардан баш берни дә калмады, алар машинада иде. Кирәк-ярак, акча белән ярдәм иткән кешеләргә бик зур рәхмәт. Дусларыбыз социаль челтәрдә акча җыю турында игълан иткәч, анда Чистайдан гына түгел, бөтен Татарстаннан, Россиядән кешеләр кушылганын белгәч шаккаттым. Хәтта армиядә бергә хезмәт иткән элекке дусларым да матди ярдәм күрсәтте. Рәхмәтебезне белдеререгә сүзләр дә юк”, - диде Рифат.

Шушы көннәрдә Юлия Әфләтунова социаль челтәрдә бу бәланы җиңәргә ярдәм иткән бөтен кешегә рәхмәтен әйтеп язма чыгарды.



Рифат һәм Юлия Әфләтуновлар балалары белән
 
“Яраткан әниебезне һәм әбиебезне соңгы юлга озатуда ярдәм иткән һәр кешегә гаиләбез үз рәхмәтен белдерә. Бик күпләр җылы сүз белән, акчалата, кием-салым, көнкүреш әйберләре белән ярдәм итте. Ярдәмчел, битараф булмаган кешеләр алдында башны иясе килә. Без бу хакта беркайчан да онытмаячакбыз. Авыр мизгелдә кайгы белән бергә-бер калмау бик мөһим бит”, - дип язган Юлия.

Ул көнне ут эченнән бер яшьлек баланы алып чыккан 35 яшьлек Денис Чапурин үзен каһарман дип санамый.

“Ул чакта үземне куркыныч астына куям дип уйлап та карамадым. Әгәр шунда бала калган икән, ничек өйгә ташланмыйсың инде? Безнең үзебездә дә өч бала – барысы да малайлар. Алла сакласын, берсе дә кайгы-хәсрәткә юлыкмасын”, - дип сөйләде Денис “Татар-информ”га.

Чапурин бу язда гына Чистайга күченеп килүен сөйләде. Дөресрәге, йөрт салу өчен җир участогы сатып алган.

“Күршеләребез алтын безнең. Алар белән шундук уңай мөнәсәбәтләр җайланып китте. Миңнегөлсан апа безне мунчага да чакыра иде, болай да ярдәм итә иде”, диде Чапурин.

 
Әфләтуновларның күршесе Денис Чапурин 

 

Автор: Эльвира МӨХӘММӘТДИНОВА, sntat.ru
Фото: Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте, Әфләтуновларның шәхси архивы

Чыганак: https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев