Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әни кушканча яшәү

Әниләр безгә бары яхшылык кына тели, киңәшләре белән булса да ярдәм итмәкче була. Ләкин һәрчак аларның киңәшен тоту мөмкин түгел. Һәркемнең үз тормышын үзенчә яшисе килә.

Бал кашыгы белән чәен болгата-болгата, Наилә әнигә яңалыкларын сөйли: 

– Бүген хатын-кызлар консультациясендә укыдым: утыздан соң бала табу куркыныч икән, баланың авыру булып туу очраклары арта, диелгән. Ә кырыктан соң һәр өченче корсак төшә, ди. 

– Шулай булмыйча! Табигатьне алдый алмыйсың аны. Нурания генә аңламый шуны, – әни минем якка ымлап куйды. Шыпырт кына чәемне чөмерә идем, әни белән сеңлемнең шулай сөйләшүе җенемне чыгарды. Яннарында мин бөтенләй юк кебек, минем гайбәтемне саталар. Әйе, тагын бер атнадан миңа утыз тулачак. Булмаган ир белән булмаган баланы каян табыйм мин аларга? Наилә миннән унике яшькә яшьрәк. Алсу лента белән бәйләгән төенчекне диванга алып кайтып салулары әле бүгенгедәй күз алдымда. Шул көннән соң минем тормышым 180 градуска үзгәрде дә куйды. Әни үзен тулысынча сеңлемә багышлады, без аның өчен әйтерсең эреп югалдык. Әнидән бер мактау сүзе ишетү өчен ничек кенә тырышмый идем! Беркайчан начар билге алмадым, мәктәп хорына йөрдем, өйдә дә нәрсә кушса, шуны җәлт иттереп эшләп куя идем. Тик шулай булса да, әти-әниемнең назыннан, игътибарыннан миңа бер кыйпылчык кына эләкте. Ә Наилә ул мәхәббәткә коенып үсте. Әнидән мактау ишетү өчен аңа мин күрсәткән тырышлыкларның берсе дә кирәк булмады. Аны бары тик булганы өчен генә яраталар иде. Баштарак бик үртәлсәм дә, тора-бара килештем. Мәктәпне тәмамлагач, институтта укыдым. Аннары эшкә кердем, правага укып чыктым. Башта машинам, аннары фатирым булды... Үземне шактый уңышка ирешкән хатын-кыз итеп санарга лаек кебек идем. Наилә кияүгә чыкканда бар үпкәләрем кабат яңарды. Туйда яшь парларны никахлары белән котлаучылар миңа таба борылып, минем дә тизрәк гаилә бәхете татуымны теләделәр. Наиләнең әле генә мәктәп тәмамлап, һөнәр алырга да өлгермичә бәбигә узып куюы да, кияүнең бернинди һөнәрсез кичәге солдат булуы да, әлегә икәүләшеп әти белән әни җилкәсендә яшәүләре дә – боларын беркем уйламады. Болары – ерунда, аларның барысының да күз алдында иң кимчелекле, иң кызганыч кеше мин идем. Аеруча пошынган кеше, мөгаен, әни булгандыр. Миңа шалтыратса да, кайчан кияүгә чыгасымны сорар өчен генә шалтырата иде бугай ул. «Әни, мин әле ашыкмыйм», – дип тә әйтеп карадым, йөргән кешем юклыгын да аңлаттым, ипотека түләгәнемне әйттем. Җитмәсә, бүлек начальнигы башка эшкә китәсе, аның урынына мине куярга җыенулары турында сүзләр йөри, дип тә белдердем. Аннары, кияүгә бит аңа яратып чыгарга кирәк, ә минем йөрәгем әлегә буш. 

– Юләр сүз сөйләмә, – дип кырт кисте әни. – Икәүләп түләсәң, ипотекаң да тизрәк бетәр. Ә эш беркая да качмый ул, аны кияүгә чыккач та эшләп була. Инде синең яшьтә мәхәббәт дип авыз суы корытып утырмыйлар, җайлырак кеше булса, тизрәк чыгып калырга тырышалар. Үзең таба алмасаң, әйдә, без булышыйк. Минем күздә тоткан бер кандидатым да бар. Хәнифә апаңны хәтерлисеңме?.. Илфатмы?.. Бу сөйләшүләр мине ахыр чиктә шулкадәр ялкытты. Әнинең соңгы тапкыр кияү дип авыз ачканында, таныштырсаң, таныштыр инде, димичә чарам калмады. 

– Шимбә көнне аларны кунакка чакырам. Менә күрерсең, әниең начар киңәш бирми, – дип хәйләкәр елмайды әни, тавышына җиңүче чалымнары чыгарып. 

Дөресен генә әйткәндә, әнинең бу кандидатурасы белән бер дә танышасым килеп тормый иде минем. Әни исә илһамланып, очынып йөри башлады. Сәгать саен шалтыратып, өстәлгә нәрсә куябыз, нинди күлмәк киим, син нәрсә киясең, эчемлекләр алабызмы, дип тәмам теңкәмне корытты. Сеңлем туганнан соң беренче тапкыр минем өчен янып-көюе иде бу аның. Мондый кайгыртучанлыктан хәтта елыйсыларым килә башлады. Әнинең игътибарын бик тә-бик тә тансыклаганымны аңладым. Ул шимбәдә  аларга бары тик әнине шатландырыр өчен генә бардым. 

Аның «достойный кандидат» дигәне кырык яшьләрендәге пеләшләнеп баручы егет дисәң, егет түгел, ир дисәң, ир түгел – мәхлук кыяфәтле бер бәндә иде. Илфат миңа чәчәк букеты сузганда каушаудан чәчәкләрен чак төшереп җибәрмәде. Кич буе авызыннан ун сүз чыкты микән аның? Аның каравы, әнисе аларның икесе өчен дә сөйләде. Малаен мактап та күрсәтте инде! Ничек кенә мактаса да, ул гел күплек санны кулланды. Гадәттә, бу рәвешле яшь әниләр мәктәп укучысы булган балалары белән  мактана: «Без олимпиадада җиңдек... без шахмат турнирында катнаштык... безнең бер «өчле» дә юк...» Әнинең шатлыктан балкыган йөзендә «шансны кулыңнан ычкындырма» дигән җөмлә ярылып ята иде. 

– Инде озаклап йөрергә вакытыгыз калмаган, бер-берегезне ошатасыз икән, тизрәк өйләнешергә кирәк, шулай бит, – дип, авызыннан былбыллар очырды «булачак кайнанам». 

Әни өстәл астыннан аягыма китереп басты. 

 

Реклама

– Мөгаен, шулайдыр, – дип, мыгырдандым мин. Бу вакытта үзем дә нәкъ шулай уйлый идем, ахрысы. 

 

Реклама

Илфат белән без өч айдан өйләнештек. Мин аның фатирына күчендем. Менә шунда гына башыма барып җитте: моннан соң миңа бер белмәгән кеше белән яшәргә туры киләчәк. Теге танышкан көнне үк әнисе аның бөтен биографиясен сөйләп бирсә дә, бу кешенең күңелендә ни булуы миңа караңгы иде. Дөресен әйтим, анда ни булуын ачыкларга теләгем дә булмады. Без яшәгән бу фатир Илфатка әбисеннән калган. Инде күптән ремонт булмаганы күренеп тора. «Обойларын гына булса алыштырыйк», – дигәнемә Илфат сорау белән җавап бирде: «Нигә?» Нәрсә әйтсәм дә, бар тәкъдимем гел шушы сорауга килеп төртелде: «Нигә?» «Әйдә, кинога барабыз!» – «Нигә?» «Минем песи баласы аласым килә!» – «Нигә?» 

«Кайчан бәби алып кайтасыз инде?» – дип, әни дә утка май өсти. «Илфат төне буе компьютер каршында монстрлар белән көрәшә. Ә мин мендәремне кочаклап йоклап китәм», – дип әйтә алмыйм бит инде аңа. Наиләнең кызы тугач, ниһаять, әни безне тынычлыкта калдырды. Теге вакыттагы кебек, аның бар булмышын оныгы биләп алды. 

Кайчак минем башыма бер уй килә: «Әнине бәхетле итәм дип кенә бу адымга барырга идеме миңа?» 

 

Илфат компьютерындагы уеныннан аерыла алмый утырган бер кичтә шыпырт кына киендем дә, үз фатирыма кайтып киттем. Кеше кертербез дисәк тә, ничектер моңарчы кул җитмәде. Ишекне ачып керүгә үк мине рәхәт энергия чорнап алды. Монда бар да үземнеке, бар да газиз, ягымлы. Бик озын сәфәрдән соң үз өенә кайтып кергән кеше генә шушындый рәхәт мизгелләр кичерәдер. 

Эштә дә үзгәрешләр булды. Бүлек начальнигы китте, тик аның урынына мине түгел, ә башка филиалдан бер егетне китереп куйдылар. Озын буйлы, шундый да чибәр... 

Элек тә мин Илфат янына кайтмас өчен эштә тоткарлана идем. Хәзер дә иң соңыннан гына кузгалам. Сәбәбе әлеге дә баягы яңа начальнигыбыз, аңа тагын бер генә кат булса да күз салып аласым килә. Моның өчен үз-үземне ачуланам да. Җитмәсә, ул миннән биш яшькә яшьрәк тә бит әле. Ләкин күңелемне дә бер ни эшләтә алмыйм. Аны гына күрәсем килә дә тора. Зөфәр (яңа начальнигыбызның исеме шулай иде) үзе дә миңа игътибар итә кебек тоелды миңа. 

Үзеннән китүемне белгәч, Илфатның куанычы йөзенә чыкты, җанланып китте. Хәтта әйберләремне дә җыярга булышты әле. Әниләр сүзе белән генә кушылуыбызның хата булуын икебез дә яхшы аңладык. Мин үз фатирыма кайттым. Әлегә бу хакта әниләргә әйтмәскә сөйләштек. Әмма Зөфәр кушылырга тәкъдим ясагач, серне ачарга туры килде. Әни бу хәбәрне мин уйлаганнан күпкә җиңелрәк кабул итте: «Үзең белгәнчә эшлә». Кулындагы оныгы елмасырый, әнинең минем белән булашырга вакыты юк иде шул. Гомеремдә беренче тапкыр моңа шатландым. Гомеремдә беренче тапкыр, кем нәрсә әйтер, дип, як-ягыма карамыйча, күңелем кушканча эшләдем. Беләсезме иң кызыгы нидә? Мин элек гел әнигә ярарга тырыша идем, ләкин ничек кенә тырышсам да, гел киресенчә килеп чыкты. Ә хәзер мин әнигә ярарга уйламадым да. Үзем теләгәнчә эшләгән саен, әни миңа тартыла гына барды. Ике арадагы салкынлык каядыр югалды. Оныгын караудан әнинең никадәр алҗыганын күрдем. Җаем булган саен, Наиләнең кызын үземә алып, әнигә ял бирдем. Аның рәхмәтле карашы барлык мактаулардан да өстенрәк иде. 

Мин бик бәхетле идем. Бер генә нәрсә күңелемне тырный – мин декретка киттем. Кызымны тапканда миңа күптән утыз тулган иде инде. 

 

http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев