Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Әни кулында курчак идем"

Ана күңеле балада, бала күңеле далада дип әйтергә ярата халык. Дөрестән дә шулаймы соң әти-әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр? Әти-әни гел дөресен әйтә, балага бары яхшылык кына тели, дибез. Барлык әти-әни эшләгән эш, яисә киңәш дөресме соң?

Ялгышудан беркем дә сакланмаган. Хәтта тормыш тәҗрибәсе туплаган, дөньяда күпне күргән әти-әниләр дә. Балага үз теләгәнеңне генә эшләтү, гомумән, иреген кысу очраклары да аз түгел. Яхшылык теләп, киресенчә балаларының тормышларын бозган, астын-өскә китергән әти-әниләрне дә беләм мин.

 
"Син минем кыз түгел"
 
Сафия белән без электричка көткәндә таныштык. Эскәмиядә утырган, сулык-сулык елаган, кешеләрдән йөзен чәчләре арасына яшерергә тырышкан кызга кулъяулык суздым. Ул миңа аптырап, күтәрелеп карады. Яшьләрен сөртте дә, тормыш юлын сөйли башлады. Инде юл йөри торгач, бер таныш булмаган кешегә тормышын, авыр гаилә хәлләрен, проблемаларын сөйләгәннәргә аптырамый идем инде.
 
"Мин Сафия. Рәхмәт сиңа яме. Кешедән качып, бүлмәмә бикләнеп елыйсым килә иде дә бит, түзә алмадым", -дип, башлап җибәрде ул сүзен.
 
Сафия хәзерге вакытта юрист булырга укый. Кечкенәдән дизайнер булырга хыялланган кыз, бөтенләй дә бу өлкә белән кызыксынмый. Укырга теләмичә бара икән.
 
- Кечкенәдән күлмәкләр тегә идем. Әнидән күпме генә тегү машинасы сорасам да, ул: "Вакытыңны бушка үткәрмә, кирәклесен эшлә", - дип килә иде. Көн дә мәктәп фәннәрен укырга йөдәтте. Әз генә булса да буш вакытым булса, кулыма тизрәк китап тоттыра иде. Җәй көне әбиләргә булышып, үземә тегү машинасын сатып алгач, өйдә гауга купты. Әни кычкырды, акчаны теләсә нәрсәгә тотуымда гаепләде. "Мин сине таптым, үстердем.! Оятсыз!" - дип, тегү машинасын идәнгә тотып бәрде. Җәй буе эшләгәнем, хыялым шул машинадай чәлперәмә килде. Үпкә сакламадым. Әни кеше дөрес әйтә. Каршы сүз әйтәсе булма диделәр. Тыңладым.
 
Унберенче сыйныфны бетергәч, документларымны дизайнерлыкка бирдем. Әниләр бу турыда белмәде дә. Ул, әти белән киңәшеп, мине юрист булырга өнди башлады. Кулымнан җитәкләп диярлек минем белән документлар бирергә барды. Юристка да, дизайнерга да укырга керә алуымны белгәч, мин гаиләмә хәбәр итәргә булдым. Дизайнер булырга теләвемне шундый сөенеч белән әйтүемне әле дә хәтерлим. Әни кара көйде. Яңагыма китереп сукты. Өйдән чыгып кит, миңа мондый кыз кирәкми, минем бала түгел син, чыгып кит, ачка катарсың дип, җилкәмнән тинтерәтте. Җылый-җылый юристка укырга кердем.
 
Һәр көнем елап үтте. Дусларым каядыр ял итәргә барганда мин аңламаган китапларны укыдым. Әни каршында оятка каласым килмәде. Кара, мин дә булдырам. Мин әни кулында курчак идем.
 
Яратасыңмы соң син мине дип сорыйсы килгән чаклар да аз булмады бит. Тик, кайткан саен, кемнеңдер баласы чит илгә китүен, кемдер йөзәр мең акча эшләвен ишетәм, ә мин исә кулыннан бер эш килмәгән кыз булып кала бирдем. 

Тора-бара, әнидән яшереп, күлмәкләр тегә башладым. Дус кызларым, аларның танышлары, миннән заказга кием тектерә башладылар. Эшләрем алга китте. Кайтып әнигә барлык акчаларымны бирдем. Әни, бу сиңа, кирәк-ярак ал дидем. Үз акчам үземә җитә башлады. Әни исә, ул акчаларны ертып, тәрәзәдән ыргытты. Акыл кергән дип уйладым, син шул ук юләр икән, диде.

Түзмәдем. Җыендым да өйдән чыгып киттем. Барча туганнар минем белән сөйләшүдән туктады. Гаиләмдә мин чит идем. Гаиләмә мин кирәк булмадым. Әни барысын да миңа каршы котыртты.
 
- Шушы хәлләрдән соң өеңә кайтканың булдымы?
 
- Юк. Кайтмаганга инде бер ел. Мине чит илгә чакыралар. Мин ясаган әйберләр, теккән күлмәкләрне ошаттылар. Дус кызымның әнисе Нью-Йоркта ательеда хуҗабикә. Ул эшкә чакыра. Монда аның кадәр акча булмый. Әйдә мин сина булышам диде. Өйгә кайтып, саубуллашасым килә.
 
Бу бер ел эчендә мин җитәрлек акча эшләдем. Әнигә дә калдырасым килә. Аларга кирәгем булмаса да, гаилә бит без.
 
- Ничек шулкадәр акча эшләп электричка көтәсең?
 
- Кечкенәдән электричкаларда утырып, юлны күзәтергә ярата идем. Карап барасым килде. Күздән югала барган агачларга, өйләргә карыйм да рәхәт булып китә. Әйтерсең лә ул өйләр минем элеккеге тормышым. Мин алга барам. Үткәннәр үткәндә калсын. 
 
 
"Дин безне аерды"
 
Алдагы героем белән кибеттә таныштык. Иң өске киштәдән миңа кирәкле тортны ала алмыйча җәфаланганда килеп чыкты ул кыз. "Күбрәк ашарга кирәк, мондый буй белән кияүгә дә алмаслар," дигәне әле дә исемдә. Көтмәгәннән көлеп җибәрдем. Көне буе булмаган кәефем бер җөмләдән күтәрелеп китте. Шулай Катя белән танышып та киттек.
 
Берничә көннән паркта йөргәндә ул янәдән юлымда очрады. Булмас бу диеп, якындагы кафега чәй эчәргә бардык. Гомеремдә икенче тапкыр күргән кыз, мине әллә ничә еллар белгән дусты кебек кабул итте. Әллә чыннан да кешеләрне сөйләтә торган ниндидер тылсымым бар инде шунда? Катяны икенче генә күрсәм дә аның шат күңелле, ачык булуы мине җәлеп итте. Дөньяны чын мәгънәсендә ярата иде бу кыз.
 
- Әллә бер проблемасыз яшисеңме? Кеше моның кадәр бәхетле була аламыни? Әллә робот инде син?
 
- Тышкы якка карап, эчкесен белеп булмый. Дөресен генә әйткәндә кеше янында елмаерга яратам мин. Сизгәнең бармы урамнан узганда күпме кеше каш җыерып үтеп китә? Алар кәефсез, уйларына баткан. Ә минем андый буласым килми. Ник елмаеп йөрмәскә, бәлки, минем елмаюга карап, аларның да кәефе күтәрелеп китәр.   

 

- Ә синең нинди борчуларың бар соң? 

- Борчу гына диеп әйтә алмыйм. Тормышым әкрен генә җәһәннәмгә тәгәри бара. Беләсеңме, мин бит кияүгә чыгасы идем. Бер ай элек. Әниләр каршы төште. Ул сиңа туры килми диде. Ә бөтен эш безнең диннәрнең аерымлыгында иде. Мин христиан, ә ул исә мөселман динендә. 

Озак очраштык. Мине аның кадәр аңлаган, яраткан кеше булмагандыр. Үзем дә үлеп яраттым. Күземә генә карап торды. Өрмәгән җиргә утыртмады. Ул мине һәрвакыт коткарып килде. Танышуыбыз да шуннан башланды бит. Дус кызларымнан соң гына кайтканда ике егет бәйләнде. Күпме генә кычкырсам да яннан узып баручының берсе дә булышмады. Елап, калтырап беттем.

Шунда Инсаф килеп чыкты. Икесенең дә яңагына китереп сукты. Бер егет икегә каршы. Аны кыйный башладылар. Мин куркудан сумка белән берсенә суга башладым. Ул арада кеше җыелды. Тегеләр куркып качтылар. Инсаф мине озата китте. Бу аның миңа беренче ярдәме иде.  

Яңгырлы көндә эштән чыгуны көтеп, шәһәрнең икенче читеннән миңа кул чатыры алып килгәне әле дә исемдә.Туңасың бит, диде. Бу безнең мәхәббәтебезнең башы иде. 

Мин яраттым. Ул мине яратты. Миңа тәкъдим ясады. Ризалаштым. Әти-әнием белән танышкан көнне, мин аны соңгы тапкыр күрдем.Ә барысы да әни аркасында. Өйгә килеп керүгә үк ул аны мәсхәрәләде. Мин кызымны синең өчен үстермәдем, син динсез, кызымны мәңге күрмәссең. Ризалык юк, диде. 

Инсаф түзмәде, калдырды да чыгып китте. Әти-әни ризалыгыннан башка туй булмый, диде. 
 
 
Әле дә өйгә кайтканда ишек төбендә мин аннан кечкенә генә бүләкләр табам. Кичләрен ул урамнан минем тәрәзәгә озаклап карап тора, чыксам, җир йоткандай юк була. Менә шулай тормыш. 
 
Ризалыктан башка юл юк. Башкага кияүгә чыгасым да килми. Ярата да алмам. Чөнки Инсаф беренче һәм соңгы мәхәббәтем. 
 
Һәркемнең үз тормышы
 
Әти-әни сүзен тыңларга кирәк. Алар начарга әйтми. Ләкин бала сүзенә дә колак салырга кирәк. Еш кына әти-әни үзләре ясаган хаталарны бала ясамасын өчен, яисә баланы ялгыштан саклар өчен аңа яшәргә юл куймый. Бала тормышын әти-әни яши. Аңа ирек бирелми. Ана мәхәббәтенә, артык кайгыртуына бала буыла, сулыш ала алмый. Әти-әни иң кадерле, дөньяда иң ышанган, яраткан кеше булса да, һәркемнең үз тормышы. Кеше өчен кеше яшәми. Һәркем үзе хаталанып, үзе барысын да аңларга тиеш. 

 

Үз хыялларын балага тагып яшәүчеләр дә бар. 

Әти-әни -  иң кадерле кеше. Моны беркайчан да онытмаска кирәк. Ләкин артык яратуның әле беркайчан да яхшыга илткәне юк.
 
Балалар әти-әнисен яратып, тыңлап, ә әти-әнисе балаларын аңлап яшәсә, бу дөнья әзрәк кенә җиңел булыр иде...

 

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев