Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ни җитми сезгә, чиновниклар?

Башкортстан прокуратурасы җитәкчесе урынбасары Олег Горбунов, 10 миллион сумлык ришвәт алуда гаепләнеп, кулга алынган.

Ришвәтне аңа Уфа чинов­никларының гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын үтәгән­дә хаксыз эш итүләре өчен җинаять эше ачмасын дип биргәннәр. Бу кара эштә Олег әфәнде үзе генә түгел, тагын берничә чиновник һәм прокуратура хезмәткәре катнашкан. Бу хакта Тикшерү комитеты сайтыннан укып белергә була. Астына су керә башлагач, халыкның хокукларын якларга тиешле бу әфәнде чит илгә чыгып китәргә җыенган, әмма очкычка утырганчы ук, аның кулына богау салып өлгер­гәннәр. Бик күп мескен­нәрнең хокукын яклыйсы урынга, үз кесәсен калынайткан чинов­никның юк кына акчага алданып (10 миллион, чынлап та, бу дәрәҗәдәге кеше өчен күп акча түгел), затлы фатирын тикшерү изоляторына алыштыруы кызганыч, билгеле. Газета хәбәрчесен бу вакыйгада погонлы әфән­де­нең кулга алынуы да, ришвәт­нең күләме дә түгел, чи­новник­ларга би­релгән өстенлекләр таң калдырды. Рәсми чыганак­ларга гына таянып, респуб­лика прокуроры урынбаса­рының хез­мәт хакын исәпләр­гә тырышып карыйк.

 
Минем кулда – Россия Федерациясендә прокуратура хезмәткәрләренең окладлары турында Хөкүмәт карары басылган рәсми документ, аны соңгы тапкыр 2014 елның 10 июлендә редакция­ләгән­нәр. Аннан күренгәнчә, республикалар, крайлар һәм өлкә­ләр прокурорларының урынбасарларына айга 76-78 мең сумлык оклад билгеләгәннәр икән. Аннан соң бу оклад индексацияләнгәнме, юкмы – миңа мәгълүм түгел. 78 мең сум акча, килешик, бик күп түгел инде ул. Шулай да Россия шартларында ул акчага яшәргә була. Тик прокурор­ларның хезмәт хакында оклад бик кечкенә урын алып тора. Икенче документны – “Россия Федерациясенең прокуратурасы турында” дигән закон­ның 44 статьясын ачабыз.

 Покуратура хезмәткәрләренә окладка берничә саллы өстәмә каралган анда: “классный чин” өчен, озак эшләгән өчен (выслуга лет), хезмәтнең аерым шартлары өчен, катлаулылык, киеренкелек, хезмәт­тәге югары нәтиҗәләр өчен, гыйльми дәрәҗә өчен, мактаулы исем өчен өстәп түләнә. Әле тагын кварталлык һәм еллык премияләр каралган, “бүтән түләүләр” дигән безнең өчен билгесез өстәмәләр дә бар. Хезмәтнең аерым шартлары өчен өстәмә – окладның 175 проценты күлә­мендә. Калькулятор 136 мең 500 дигән санны күрсәтә әнә. Окладка кушкач, 214 мең 500 сум килеп чыга. Шуңа катлаулылык, киеренкелек дигән 50 процентлык өстәмәне ялгыйбыз. Калькуляторда чыккан сан – 253 мең 500. “Классный чин” дигән матур исемле өстәмә 30 процент кына, бу 23 400 мең сум, әмма россиялеләрнең 50 проценттан артыграгы моннан түбәнрәк хезмәт хакына бил бөгүен исәпкә алсак, начар түгел инде.

 
Выслуга лет өстәмәсе Олег әфәнде кебек хезмәткәрнеке – 70 процент, бу – 54 мең 600 сум. Калган өстәмәләрне кушып азапланып тормыйк, алар – 10 процент кына, бер пенсионер акчасыннан аз гына кимрәк. Шуннан чыгып республика прокуроры урынбасарының хезмәт хакы премияләрдән тыш якынча 340-350 мең сум дигән санга килеп җитәрбез. Хезмәт урыныннан күп кенә ташламаларга ия булуын искә алсак, прокуратура хезмәткәр­ләренә намус белән тыныч яшәргә акча җитәрлек дигән нәтиҗәгә килербез. Уйлап карасаң, бу чиновникларны ни өчен шулкадәр иркәлиләр? Дөрес, армый-талмый безнең хокукларны якласыннар өчен. Эшләре киеренке булган өчен. Ме­нә шул киеренкелекне алар ришвәт алып, җинаятьчел катлаулар белән аркадашлык итеп, тагын да кискенләштереп җи­бәрәләр. Еллык 4 миллион сумлык хезмәт хакы аз булып тоелгач, 10 миллион сум белән генә нәфесне басып буламы инде аны? Олег әфәнде бердәнбер погонлы ришвәтче булса, бик гаҗәпләнмәс тә идек, вәләкин шушы бер эпизодта гына берничә прокуратура хезмәткәре тотылган бит.

 
Хезмәт хакыннан тыш прокуратура хезмәткәрләре, пенсиягә киткәндә, 20 окладлык пособие белән бүләкләнәләр, пенсияләренә өстәмә түләүләр каралган, хәтта андый өстәмә түләүләр алар­ның гаилә әгъзаларының пенсиясен дә калынайта. Олег әфәнде, чит илгә качар алдыннан, шул 20 окладны кесәсенә салып куярга онытмаган. Чиновникларның менә шундый өстенлекләрен бетерсәк, Пенсия фондының дефициты да юкка чыкмас иде микән?

 

Итальянча бюджет төзү

 
“Ватаным Татарстан” ике елга якын инде Европаның көньягындагы Италиягә аерым игътибар итеп килә, чөнки без ул илдә глобальләштерү табутына кадаклар кагучы көчләрнең көчле хәрәкәтен күзәтәбез. Күзәтәбез генә түгел, “Биш йолдыз” дигән популистик хәрәкәтнең Аппенин ярымутравында хакимияткә киләсен без ел ярым алдан фаразладык. Безнең ул фаразыбыз быел март ае сайлавында тормышка ашты, Римда ул чакта ай ярымга сузылган сәяси кризис туды. 


Эш башына утырып алган яңа Премь­ер-министр көн саен диярлек Брюссель­ның теңкәсенә тия, Евросоюз куйган кагыйдә­ләрнең эченә тибә. Әле октябрь ахырында гына Конте Мәскәүдә булып китте, Путин һәм Медведев белән дусларча очрашты. Кремль белән дуслыктан Италия сәясәтче­сенең икътисади дивидендлар алырга теләве сер түгел, чөнки ул җитәкләгән ил күптән инде җитди кризис кичерә. Безнең югары даирәләрдә исә дуслык хакына чит илләргә ярдәмне мул итеп яудыралар, монысы да күптән мәгълүм. Италия бюджетына күпме явадыр, анысы безгә мәгълүм түгел, әмма нәкъ менә шул бюджет мәсьә­ләсендә Рим Брюссель белән кискен конфликтка керә дә инде. Евросоюз башкаласында Контедан бюджет дефицитын киме­түне таләп итәләр, әмма үз халкы файдасына карарлар кабул иткән популист Премь­ер-министр, социаль өлкәләргә акчаны мул итеп бүлеп, уртак Европа йортының финасларын какшатуын дәвам иттерә. Үзенең рухи кардәше һәм аркадашы булган Путиннан ул шуның белән аерыла да: Владимир Владимирович, туган халкыннан тартып алып, чит илләргә өләшүне һәм көч структуралары белән чиновник­ларны акчага коендыруны алга сөрсә, Конте – читтән китереп, халык кесәсенә салу тарафдары.


Үзе җитәкләгән илдәге икътисади хәлнең авыр булуына карамастан, пенсия яшен 67дән 62гә төшерүне планлаштыра, кече һәм урта бизнеска салымнарны киметә... Халыкка мул итеп акча өләшү болай да әҗәтләре түбәдән ашкан Италиядә финанс тетрәнүләрен якынайта. Тик яңа лидерлар, күрәсең, Брюссельне шантажлап, акча алырга өметләнәләр. Брюссель әлегә каты тора, әмма итальянча эксит (чыгу) булуыннан куркып, ахыр чиктә Римга акча яудырырлар, мөгаен.

 

Рәшит Фәтхрахманов

 

Реклама

Кол Шәрифне узып китәрме?

 
Дин әһелләре, Казан үзәгендә 10 мең кеше сыйдырышлы җәмигъ мә­четен төзүне сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үтенеч юллаганнар. Бу идеяне мөфти Камил Сәмигуллин да хуплаган. Казан Крем­ленең рәсми вәкиле Лилия Галимова матбугат вәкилләренә җиткергән сүз­ләренчә, Президент бу үтенеч белән танышкан. Хәзер мәчетнең кайда һәм нин­ди булырга тиешлеге ачыклана икән.


Камил Сәмигуллин матбугат чараларында белдергәнчә, мондый мәчет безгә “бәйрәмнәрдә бергә җыелу өчен” кирәк. 1900 кеше кул куйган үтенеч кәгазендә дә дини бәйрәмнәргә хәтта чит илләрдән дә халыкның күп җыелуы, намазны урамда укырга туры килүе хакында язылган.


Шул ук вакытта, Казанда яңа җәмигъ мәчете кирәкме-юкмы, дигән сорауга экспертлар төрлечә җавап бирә. Берәү­ләр бу гамәлне халыкның фикерен тикшереп карауга корылган дип саный. Чөнки яңа төзелә торган православие соборы зурлыгы буенча Кол Шәрифне узып китәсе. Янәсе, ниндирәк реакция булыр? Икенче яктан, собор, конфессиаль тигезлекне саклау йөзеннән, Болгар ислам академиясе белән бер үк вакытта төзелә башлаган иде. Икенче бе­рәүләр, гадәти көннәрдә халык мәчеткә бик йөрми, бәйрәм көннәрендә ачык һавада намаз укырга туры килә икән, моның бернинди зарары да юк, дип саныйлар. Татарстан Республикасы Фән­нәр академиясенең ислам буенча эксперты Рөстәм Батров та матбугатка үз фикерләрен җиткергән. Ул Казанда бер зур түгел, ә социаль функ­цияләре булган берничә кечкенә мәчет кирәк дип саный. Иң мөһиме, кешегә барып йө­рергә уңайлы булсын. Кол Шәриф мә­четенең әһәмиятен кечерәйтеп күрсәтү белән дә килешә алмый. Чечня (андагы “Чечня йөрәге” мәчете шулай ук 10 мең кеше сыйдырышлы) белән дә ярышмас­ка өнди. Берәр җирдә аннан да зуррак мәчет салсалар, без тагын яңасын төзү эшенә тотынырбызмы, ди.


Кыскасы, теләсә кайсы инициатива, гадәттәгечә, яңадан-яңа фикерләр тудыра. Шуларга колак салып, дөрес юлдан тайпылмаска гына иде инде.

Каникулны “урламыйлар”

 
Бу көннәрдә башкалабыз мәктәп­ләрендә укучы балаларның әти-әни­ләре аптырашта. “Без шимбә көннә­рендә дә укыйбыз, өстәвенә көзге каникул да кыскарак”, – диләр. Чыннан да, Мәскәүдә көзге каникуллар 29 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр, ә бездә өч көн аерма белән 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр тәгаенләнгән.

 

Уку-укыту өлкәсендә килеп туган канәгать­сезлекләр моның белән генә чикләнми әле. Мәсәлән, Мәскәү мэры Сергей Собянин, 1 сентябрь шимбә көнгә туры килү сәбәпле, Белем көнен 3 сен­тябрьгә күчергән иде. Укучыларга матур көн­нәрне паркларда яисә бакчаларда йөреп бетерергә кушкан. Ә без, тра­дициядән тайпылмыйча, шим­бә көнне бәйрәм итеп кайттык. Әй­тергә кирәк, бу күп кенә әти-әниләрнең күңеленә, киресенчә, хуш килде. Бе­ренчедән, 1 сентябрь – нинди генә көнгә туры килсә дә, бәйрәм инде ул. Без шуңа күнеккән. Икенчедән, ял көнендә рәхәтләнеп балалар, оныклар белән ял иттек. Эштән сорап китәсе дә булмады.


Баксаң, каникул мәрәкәсендә дә кайгырырлык нәрсә юк икән. 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр ял итәргә Татарстан Республикасы мәгариф министры Рафис Борһанов белән Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Илнар Һидиятов тәкъдим иткән. Бу – башбаштаклык түгел. Һәр тәкъдим “2018/2019 уку елларына тәкъдим ителгән каникул сроклары турында” норматив документлар белән расланган. Документлардан күренгәнчә, Яңа ел каникулында да Казан укучылары Татарстандагы башка укучыларга караганда өч көнгә азрак, ягъни 11 көн генә ял итә­чәк. Көзге һәм кышкы каникулда “янга калдырылган” көннәрне башкалабызда яшәүчеләр 2019 елда Халыкара хатын-кызлар көнендә, Беренче Май һәм Җиңү бәйрәмнәрендә ял итеп бете­рәчәк. Монысы да ата-аналар үтенече белән эшләнгән. Бу бәйрәм­нәр­дә алар үзләре гадәттә ял итә, ә менә балалар мәктәпкә барырга мәҗ­бүр. Җитмәсә, май башы – эш атнасы. Авылларга кайтып, дачаларга барып, җәйге сезонны ачып җибәрергә кирәк. Балаң үз яның­да булганда әйбәтрәк бит инде. Әлеге тәкъдим белән килешмәгән мәктәп­ләргә бу мәсьәләне үзләренчә хәл итәргә дә мөмкинлек калдырыла. Иң мөһиме, шуны онытмаска кирәк: уку елында беренче сыйныфлар өчен каникул вакыты – 37 көннән, ә 2-11 сыйныфлар өчен 30 көннән кимрәк булмас­ка тиеш (аңлашыла ки, монда җәйге каникул исәпләнми).

Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=2064

Гүзәл Әхмәтҗанова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 158, 31.10.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев