Саба дулкыннары

”Ни өчен, ә, әни? Ни өчен болар барысы да?! Нигә?» [булган хәл]

Дилә, кичке эшләрен бетереп, бердәнбер нәни улы Данисны көйләп йокларга яткырды да, телевизор карарга җыенган иде, кемдер урам якта капка шакыды. Авылның читендәрәк урнашкан, артык зур булмаса да, караулы-тәрбияле өендә яшәп яткан Дилә, урам як тәрәзәсенә барып кем икәнен карады. Тышта, капка баганасына чак-чак сөялеп, Илдар басып тора иде. Кертергәме-юкмы белмичә икеләнеп, бәлки, китәр дигән өмет белән бераз ачмыйча басып торды Зилә. Чакырылмаган кунак китмәде.

Киресенчә, капкага аяклары белән тибә, йодрыклары белән шап-шоп суга башлады. Беренчедән, кечкенә улының һәм олы яшьтәге әнисе Җәмилә карчыкның тынычлыгын бозасы килмичә, икенчедән күршеләрнең үткер күзләреннән өркеп, Дилә өс-башына тиз-тиз генә бер нәрсә ташлады да, йөгереп чыгып капканы ачты. “Мин килдем… Көтмисеңмени? Ах, сине!” – телләре көрмәкләнеп беткән Илдар болдыр баскычыннан мүкәләп диярлек менде дә, алпан-тилпән атлап, гадәттәгечә, алгы верандага узып, анда торган караватка ауды. Дилә, чарасыздан ни кылырга белмичә, аның артыннан иярде. Илдар, томанлы күзләрен Диләгә төбәргә тырышып: “Кил инде яныма…кил инде… сагындым бит…”, дип кулларын сузып чакырса да, Дилә гаҗизләнүеннән бер сүз әйтә алмыйча, ирнең өстенә юрган ташлады да, өйгә кереп китте. Кухняга үтте дә, учларын яңакларына куеп, уйга калды…

 

… Илдар белән Дилә бер авылда туып үстеләр. Үсмер кызый үзеннән җиде-сигез яшькә олы Илдар белән артык аралашмаса да, аның турында күп кенә ишетә-белә иде. Мәктәптә укыганда ук сугыш чукмары булып танылган малай, үсә төшкәч тә әллә ни акылга утырмады. Ут холыклы, кызу канлы егет кирәксә-кирәкмәсә дә, йодрыгын эшкә җикте. Яшьтәшләре аның белән бәйләнергә теләмәделәр. Олыраклар да, бер-ике тапкыр Илдарның әзмәвердәй беләк тәмен татыгач, чигенделәр. Шулай ул үскәндә үк тирә-якның “авторитеты” булып үсте. Күп кенә егетләрне үзенә буйсындырды, “үз астына” алды. Бик тиз генә акча тәмен белеп алды. Ул биргән мөмкинчелекләрне бик тиз үз итте. Беләге ярылырдай булса да, егет, әлбәттә, җүләр яшьтәшләре кебек, шофер, я механизатор булып йөрмәде. Кирәкле кешеләрен табып, майлап-җайлап, берничә урында аракы сата торган “нокта” ачты да, шунда начар сыйфатлы спирт ташып, шул кәсеп белән табыш сава торды. Өйләнүе дә дуамал гына булды. Уналты яше тулыр-тулмас, үзеннән дә яшьрәк урыс кызы Катяга бала ясап, тиз генә өйләнешеп тә куйдылар. Яши торгач, тагын бер уллары туды. Законны бар дип белмәгән Илдарга акча табуы, гайләсен туйдыруы авыр булмады. Ярыймы-ярамыймы, дөресме-түгелме дип уйлап тормады, җаен тапты, табыш ясады. Зур гына өй салдырды. Машина артыннан машина алды. Җәй саен чит илгә ялга бардылар. Өйләреннән үзе кебек “текә эшкуарлар” өзелмәде. Дөньяны йөгәнләде Илдар. Сыртына менеп утырды. Үзен танымаганнарга, яки каршы барганнарга канлы камчы тидерде. Тар сукмакта очраган элекке бер-ике иптәшен чак теге дөньяга озатмады. Булды инде ул дөньяга китүчеләр дә Илдар ярдәме белән. Саткан аракысының зыяныннан күпме кеше вакытыннан алда газапланып үлде. Курыкмады Илдар гөнаһтан. Ул турыда уйламаска тырышты ул. “Беркем дә аларның богазына көчләп салмый. Үзләре гаепле”, – дип, үз-үзен тынычландырды ул. Гомер үтә торды. Акчага, байлыкка, җиңел тормышка тиз ияләшкән Илдарның нәфесе үсә барды. Бурычка алырга яраткан, тик кайтарырга яратмаган Илдарның бурычы арта, үсә барды. Кеше каргышын, рәнҗешен дә бар дип тә белмәде. Халык аңа “Алдар Илдар” кушаматы бирде. Кеше хакын ашау дигән төшенчә аңа бөтенләй ят иде. Намус-вөҗдан дигән нәрсә аны борчымады, йөдәтмәде.

 

Диләгә Илдар үскән чакта ук күз салгалап йөрсә дә, ничектер бу чибәр кызны кочагына бөтереп кенә алырга җай чыкмады. Шулай да, беркөн, Диләне юлда туры китереп, машинасыннан озак кына чыгармый җәфалады. Урта буйлы, килешле генә гәүдәле, елмайганда чокырчыклы битле кыз инде күптән үз гайләсе, балалары булган Илдарның күңеленә хуш килә иде. Моңа хәтле теләгән хатын-кызны үзенеке итәргә өйрәнгән Илдарга Диләнең карышып маташуы уен кебек кенә күренде. Бер авылда яшәүләренә карамастан, ачыктан-ачык кыз артыннан йөгерде. Авыл кызының ушы китәрлек бүләкләр бүләк итте. Өенә азык-төлеген, күчтәнәчен ташыды. Шулай Дилә белән алар очраша башладылар. Диләнең әнисе Җәмилә карчык та кызын коршын кебек ябырылган ирдән аралап кала алмады. Яраттымы аны Дилә? Әйтә алмый. Бәлки, бу кырыс тормышта яклаучы тоеп, булгандыр бәхетле дигән мизгелләре дә аның янында. Булмаса, тапмас иде улы Данисны да. Үз гайләсендәге ике улы үсеп беткән Илдар, әлбәттә, үзенә бик охшашлы кече улын бик яратты. Уенчыгын дисеңме, киемен дисеңме, ашамлыгын дисеңме, кызганмады. Үзен дөньяның патшасы санаган Илдар сөйгән улын “минем принцем» дип кенә җибәрде. Төп гайләсеннән китәргә уйламады. Үзе ничек теләсә, шулай ике арада йөрде. Теләгән вакытта килде Дилә янына. Теләгән вакытта китте. Уллары тугач, бигрәк тә Диләгә, үз әйберенә карагандай, хуҗа итеп карады. Юк-барга да көнләде. Килеп тавыш-гауга чыгарды. Тыныч тормышы белән саубуллашты Дилә. Илдардан аларны калдыруын күпме генә сораса да, ир аны ишетмәде. Барысын да белеп-күреп торган хатыны Катяның да авызын тиз япты. Аның белән бәйләнүенә мең кат үкенгән Дилә уллары Даниста гына юаныч тапты. Моңа хәтле бер йөргән кешесе дә булмаган Дилә турында авыл халкы рәхәтләнеп авыз чайкады.

Аракы чишмәсенең хуҗасы Илдар башта салгаларга гына яратса, соңыннан ул чишмәдә йөзеп йөри башлады. Тик анда озак йөзеп булмый шул ул. Сай гына стаканда да күпме таза-таза ирләр төшеп баталар. Төпкә төшкәнен сизмәде дә Илдар. Кирәкле дигән кешеләрен җитәрлек майламагач, аракы сатуны да туктатырга туры килде. Җиңел сәүдә бетте, табыш китте. Илдар бурыч базына батканнан бата барды. Эчүен туктатмады. Айнык чакларында яшисе килмәде. Үз-үзенә кул салырга ничә теләсә дә, көче җитмәде. Шулай исереп, килде дә егылды Диләгә, килде дә егылды. Дилә аны үгетләп тә карады, тиргәп тә әйткәләде. Илдар кеше сүзен аңлаудан узган иде инде.

… Илдар яткан верандада тавыш ишетеп, Дилә аяк очларына басып кына, аның янына чыкты. Ир, тубалдай башын ике кулы белән учлап, караватта утыра иде. Диләгә исерек күзләрен төбәп:”Дилә, мин сиңа бөтенләйгә килдем. Тегендә миңа тормыш юк күптән” – диде дә, көч белән Диләне алдына тартып утыртты. Исерек ир белән сүз көрәштерәсе килмәсә дә, Дилә дәшми кала алмады шул. Илдарны этеп җибәрде дә, нәфрәт белән: “Кемгә кирәксең син монда?!” дип сорады. Шул гына җиткән исерекнең җене кузгалып, бала башы хәтле йодрыгы белән бер генә сугып, бахыркай Диләне диварга сылады. Тавышка йөгереп чыккан Җәмилә карчыкны этеп кенә җибәрде дә, күлмәген изүеннән тартып ерта-ерта, өйдән чыгып китте.

Иртәгәсен авыл буенча яман хәбәр таралды. Илдарны үз йортының абзарында атып үтерелгән килеш таптылар. Кулында тоткан мылтыгы да бар иде. Авыл буенча төрле сүз, имеш-мимеш китте. Кем, үзе-үзен аткан икән, дип сөйләде. Берәүләр, бирәсе бурычлары зур булганга атканнар икән, дип сүз куерттылар. Ничек кенә булмасын, кырык дүрт яше яңа тулган, кайчандыр тирә-якның яшене булган Илдар шулай яп-яшь кенә килеш һәләк булды. Кемдер кайгырды, кемдер яшерен генә җиңел сулады.

Соңгы вакыйгалардан аңына, ушына килә алмаган Дилә Илдарны күмәргә зиратка бармады. Бүлмәсендә бер ноктага текәлеп ятты да ятты. Әнисе Җәмилә бер керде кызы янына, бер чыкты. Илдарны күмгәнгә икенче көн дигәндә, Дилә әнисенә беренче кат сүз катты:” Ни өчен, ә, әни? Ни өчен болар барысы да?!” Нигә?” дип кабатлады. Сабырлыгы белән аерылып торган Җәмилә карчык кызы янына утырды. “Ни өчен? дисеңме? Беребез дә беркемгә дә хаким түгел, кызым. Бер Ходай хаким барыбызга да. Ни өчен? Кылган гамәлләр өчен, балам. Күп булды шул аның кылган гамәле. Артык күп булды. Яхшысы гына әз булды. Шуңа җавабы да тиз килде. Булган бурычын, кеше хакын гомере белән кайтарды. Күңеле буш булды. Иман кертмәде күңеленә. Ә буш җанны шайтан тиз биләп ала шул ул, балам”. Дилә озак кына уйланып ятты да: “Улы аңа ничек ошаган! Ничек җиңәрбез инде әтисе кебек булса?!” дип авыр сулады. “Кайгырма, балам, Даниста синеке дә җитәрлек, минеке дә. Атасыныкы гына түгел. Кешечә үстерсәк, юньле тәрбия бирсәк бүре баласы булмас”, — диде түземле генә. “Яшәргә кирәк, балам. Гел генә мондый сынаулар бирмәс, аллабирса. Ходайга таяна белик”, – дип, кызының чәчләреннән сыйпап, сүзен тәмамлады.

Ике-өч көннән Диләне аяклары зиратка, Илдар кабере янына алып киттеләр. Бер мизгел тып-тын гына уйга батып торгач, Дилә сумкасыннан зур булмаган мәрмәр таш алып, кабер өстенә чәчәкләр арасына куйды. Ташка:

“Һай, очтым ла күктә бөркет булып.
Аркылыга-буйга иңләдем.
Таш-кыяларга бәрелеп лә,
Канатларым сынар димәдем…”

дип язылган иде…

Физәлия Дәүләтгәрәева

Фото: https://pixabay.com/images/id-1006100/

Мәгълүмат: kitap.net.ru
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: