Саба дулкыннары

Ни өчен чатнаган савыт-сабаны өйдә тотарга ярамый?

Халыкта, ватылган яисә чатнаган савыт-сабаны өйдә тотарга ярамый, алар бәхетсезлек китерә, дигән ышану бар. Ләкин моның сәбәбен бик аз кеше генә белә.

Савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, савыт-саба чатнарга да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин. Күп кеше, андый савыт-саба кайгы китерә, дип әйтә. Нинди кайгы китерә икән ул? Әйдәгез, бу турыда Ислам китапларыннан карыйк әле.

Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисе бар: “Аллаһның илчесе (с.г.в.) ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды”. Ислам галимнәре мондый савыт-саба куллануны катгый тыймаган, ләкин кирәксез гамәл дигән хөкем чыгарган. Алар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әлеге тыюын савытның чатнаган, кителгән урыннарына җыелган зарарлы организмнардан саклану өчен дип язып калдырган. Имам әт-Тәхави “Шархумаани-асар” китабында бу турыда искә ала.

Кешеләрнең иң яхшысы булган Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бу хакта кисәтүен белдек, инде хәзерге заман галимнәренең сүзләренә, санитария таләпләренә багышланган хезмәтләренә күз салыйк.

Без ашханәләрдә чатнаган, кырыйлары кителгән савыт-саба куллануның рөхсәт ителмәгәнлеген беләбез. Теләсә кайсы ватык, хәтта сизелер-сизелмәс кенә чатнаган-кителгән урыны булган савытта да микроблар, зарарлы бактерияләр җыела икән.

Чатнаган савытларда яшәүче бактерияләрнең берсе — протей таякчыгы. Ул черү бактерияләренә керә. Азык калдыклары булган урында озак саклана һәм үрчи (савытның ватылган-чатнаган урыннарында). Шуңа күрә бары тик яхшы, ватылмаган савыт-саба гына кулланыгыз.

Ә иң мөһиме - микроблар, бактерияләр хакында VII гасыр башында яшәгән Пәйгамбәребез (с.г.в.) каян белде икән, дип яза nur.tatar сайты.

 

 

Автор: Фануз Хабибуллин

Фото: https://nur.tatar

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: