Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ни өчен банк кертемнәре бүгенге көнгә кадәр шулай киң кулланыла?

Банк кертемнәре, акчаны мендәр астында саклауга караганда отышлырак. Моннан тыш, кертемне ачу өчен махсус икътисади белем кирәкми, ә акчаны югалту куркынычы бөтенләй юкка чыга. Кыска вакытлы кертемнәрнең үзенчәлекләре турында - «Татар-информ» МА материалында.

Банк кертемнәре тотрыклы табыш алырга мөмкинлек бирә. Июль аенда Россия Үзәк банкы төп ставканы елына 6,5% ка кадәр арттырды. Мондый карар  депозитлар буенча ставкаларны арттырырга ярдәм итәчәк, шулай ук инфляцияне киметәчәк һәм клиентларның  салынган  акчалары кыйммәте төшүдән саклаячак. Күп кенә банклар акча кертүче максималь өстенлекле  кертемнәр буенча отышлы процент ставкалары тәкъдим итәргә тырыша.

 

Депозитларның өстенлекләре

«Һәрберебезнең тотрыклылык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч турында бер генә тапкыр булса да уйланганы булгандыр. Банк кертеме генә шундый ышаныч бирә ала. Кертем – үз акчаңны саклап калу һәм арттыру өчен гади ысул. Сез күпмедер сумманы килешү шартларында банкка тапшырасыз, ә банк сезгә кертем исәп-хисапта саклана торган вакытта процентлар түли», – дип Ак Барс Банкының пассив һәм комиссия продуктларын үстерү юнәлеше җитәкчесе Татьяна Галимәрдәнова белдерә.

 

Шулай ук ул кертемнәрнең түбәндәге өстенлекләрен дә санап үтә: бу ысулны [1]  куллану гадилеге; банкротлыкка чыкканда яисә банкның лицензиясе алынганда барлык кертемнәр дә 1,4 млн сумга кадәр иминиятләштерелүе[2] ; керүнең түбән чиге - минималь суммадан җыя башларга мөмкин булуы; хезмәттәшлек шартлары - депозит вакыты, тулыландыру мөмкинлеге, процент ставкасы, исәпләү һәм процент алу тәртибе, вакытыннан алда килешүне өзү шартларының алдан ук билгеләнүе.

 

 

Алты Йолдыз

Һәркем төгәл максат яки билгесез киләчәк хакына үз акчаларын саклап калырга һәм арттырырга тели. Банклар бу сорауда ярдәмгә килә, кертемнәр һәм депозитлар буенча төрле программалар тәкъдим итә. Ак Барс Банк  акцион кертемен башлап җибәрде, ул акчаны саклап калырга һәм бонус алырга мөмкинлек бирә. Яңа кертемгә акча 2021 елның 31 августына кадәр, 370 көнгә, минималь 50 мең сум күләмендә кабул ителә.

 

Реклама

Кертемне банк бүлегендә ачарга мөмкин. Депозит өстәмә взнослар һәм өлешчә акча алуны күздә тотмый. Акча кертем ябылганчы алынса, депозит тулысынча «до востребования» ставкасы буенча кире кайтарыла, ул елына 0,01% тәшкил итә.

Акция кысаларында «Ак Барс Evolution Plus» тариф планына тоташтырылган гамәлдә булу вакытына бушлай еллык хезмәт күрсәтү белән Evolution* дебет картасы чыгару мөмкинлеге каралган.  Картага, «Сливки» лояль программасы кысаларында, 300 өстәмә бонус исәпләнә.

 

Акцион кертем буенча процентлар кертем вакыты азагында исәпләнә. Процент ставкасы банкка кертелгән акчалата суммадан тора. Шулай итеп, процент ставкасы 50 меңнән 5 млн сумга кадәр салынган салымнар суммасында – 5,8%, һәм еллык кертемнең 5 млн сумнан артып киткән чакта еллык 6% тәшкил итәчәк.

 

Гаризаны калдырырга һәм барлык шартлар белән сайтта танышырга мөмкин: 

http://www.akbars.ru/promo/vklad-pyat-s-polovinoi-zvezd/?utm_source=tatmedia&utm_medium=pr&utm_campaign=vklad5i5

*карты Evolution – карты Эволюшн

*«Ак Барс Evolution Plus» - «Ак Барс Эволюшн Плас»

«АК БАРС» БАНК ААҖ. РФ ҮК Генеральная лицензиясе No. 2590 2015 елның 12 августыннан.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев