Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мясников коронавирус эпидемиясенең яңа дулкынын фаразлады

Табиб сүзләренчә, тиздән өч-дүрт «тыныч» ай булачак, аларны киләсе эпидемиягә әзерлек өчен дөрес итеп файдаланырга кирәк.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников Владимир Соловьев белән «Тулы контакт» тамашасы эфирында коронавирус эпидемиясенең киләчәктәге яңа «пик»лары турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Сез гади нәрсәне аңлагыз, киләсе көз, ә бәлки май аенда ук, чираттагы дулкыннар булачак. Без бу вакыт эчендә миллионлаган кешеләрне вакциналаштырырга өлгермәячәкбез <…> киләсе ел дәвамында безгә бу „пик“лар белән яшәргә туры киләчәк <…> моңа әзерләнергә кирәк», — дип саный белгеч.

Мясников сүзләренчә, тиздән өч-дүрт «тыныч» ай булачак, аларны киләсе эпидемиягә әзерлек өчен дөрес итеп файдаланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев