Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мьянмада бер ай эчендә 6700 мөселманны юк иткәннәр

Биш яшькә кадәрге 730лап бала җәбер-золым корбаны булган.

Аракан штатында Мьянма армиясе операцияләре башлангач, бер ай эчендә 6700 мөселман һәлак булган. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

Биш яшькә кадәрге 730лап бала җәбер-золымга эләккән. Мьянмнан Бангладешка 647 мең кеше качып киткән. Төбәктә гуманитар хәл нык кискенләшкән.

Искәртеп үтик: Мьянманың (Бирма) Ракхайн (Аракан) штатында рохинджа халкы яши, алар 800 меңнән алып 1,1 миллионга кадәр, дип исәпләнә. Мьянма җитәкчелеге рохинджаларны Бангладештан күченеп килгән халык дип саный һәм аларның хокукларын чикли. БМО рохинджаларны дөньядагы иң кыерсытылган халыкларның берсе дип саный. Рохинджа халкын кыерсытулар кан коюга кадәр китереп җиткерә. Соңгы бәрелеш 2016 елның октябрендә килеп чыкты, Ракхайн штатына армия кертелде. 20 меңнән артык мөселман Бангладешка качты.

25 августта хәрбиләр белән бәрелештә 400 кеше һәлак булды, 90 меңнән артык рохинджа кешесе Бангладешка качты. Мәскәүдә Мьянма мөселманнарын яклап митинг узды. Ул вакытта Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рохинджа мөселманнарына ярдәм итү турында белдерү белән чыкканнар иде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев