Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мьянма мөселманнарына ярдәм итәргә киткән татар егете Рәсүл Тавдиряков: рохинджа халкын эзәрлекләү әле дә дәвам итә

29 сентябрьдә мөселман журналисты Орхан Җәмал һәм блогер Рәсүл Тавдиряков Мьянма мөселманнарына ярдәм итү һәм анда булган хәлләрне якыннан өйрәнү максатыннан күрше дәүләт Бангладештагы качаклар лагерына килгән. Рәсүл Тавдиряков котычкыч шартларда яшәргә мәҗбүр булган рохинджа мөселманнарының язмышы турында социаль челтәрләрдә сөйләп, күрсәтеп тора.

Блогер Мьянмада булган вакыйгаларга ачыклык кертеп, рохинджа халкының хәзерге хәле турында "Татар-информ" хәбәрчесенә дә сөйләде.

Иң беренче Рәсүлдән Бангладешка барганда нинди дә булса тоткарлык булмадымы дип кызыксындык.

- Юлда ниндидер каршылыкка очрадык дип әйтә алмыйм. Килергә теләгән һәркем, билет алып, монда оча ала. Виза 50 доллар тора, самолеттан төшкәч, аэропортта ук сатып аласың. Качаклар лагерына автобуста килү якынча 10 сәгать вакытны алды. Кич белән йөрергә киңәш итәм, чөнки көндез бик зур бөкеләр. Күпчелек автобуслар һәм йөк машиналары да төнлә йөри.

Хәзер без Бангладешта качаклар лагерында. Лагерьдан 50 километр ераклыкта урнашкан Кокс-Базар шәһәрчегендәге кунакханәдә тукталдык. Лагерьга "тук-тук" дип аталучы җирле транспортта барабыз, безнеңчә мотороллер инде ул.

Хәзерге вакытта төп ниятебез - рохиджаларга аз булса да ярдәм итү. Кокс-Базарда ашамлыклар сатып алып, лагерьда таратабыз. Лагерьда төрле милләттән булган, төрле илләрдән килгән активистларны очраттык. Күпчелеге - европалылар һәм төрекләр. Гарәпләрне, Россия һәм СНГ илләреннән килүчеләрне әле очратмадык", - дип сөйләде Рәсүл Тавдиряков.

Рохинджа дип Мьянманың (Бирма) Ракхайн (Аракан) штатында яшәүче халыкны атыйлар, алар 800 меңнән алып 1,1 миллионга кадәр дип исәпләнә. Мьянманың күпчелек халкы - буддачылар (89%), христианнар (4%) һәм мөселманнар 4% азчылыкны тәшкил итә. Мьянма җитәкчелеге рохинджаларны Бангладештан күченеп килгән халык дип саный һәм шул сәбәпле аларның хокукларын чикли. Рохинджа халкын кыерсытулар даими рәвештә кан коюга китереп җиткерә. 2012 елда 4меңнән артык рохинджа кешеләренең йорты яндырыла. Соңгы бәрелеш 2016 елның октябрендә килеп чыкты, Ракхайн штатына армия кертелде. 20 меңнән артык мөселман Бангладешка качты. Соңгы араларда эшләр тагын кискенләште - 25 августта хәрбиләр белән бәрелештә 400 кеше һәлак булды, 90 меңнән артык рохинджа кешесе Бангладешка качты. Мәскәүдә Мьянма мөселманнарын яклап митинг узды, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерү ясадылар.

"Кешеләрне билгеле бер милләт вәкиле булган өчен үтерәләр"

Төрле мәгълүмат чыганакларында Мьянмада булган вакыйгалар хакимиятнең радикал рохинджаларга каршы көрәш алып баруы белән аңлатыла.

Рәсүл Тавдиряков әлеге фикер белән килешми, монда аерым бер милләткә карата геноцид бара, ди ул.

"Конфликт хөкүмәткә хәрби хунта килү белән башланган. Сәбәбе - җәмгыятьтә милләтчелек идеяләренең кискенләшүе. Буддачылар Мьянмада азчылыкны тәшкил иткән барлык башка милли һәм дини җәмгыятьләргә бик агрессив карый. Мөселманнарга карата мөнәсәбәт тагын да начаррак. Башка җәмгыятьләр азчылыкны тәшкил итсә дә, аларны диннәре якын итә, мөселманнарга исә, башка дин вәкилләре буларак, аеруча явызлык белән карыйлар".

"Мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә төрле нәрсәләр язалар. "Террорчыларга каршы операция" дип тә әйтәләр, бу һәрвакыт ниндедер конфликт булган очракта әйтелә торган сүзләр. Икенче яктан, бу вәзгыятькә кагылышы булмаган фотографияләр дә куялар, ләкин, дөресен генә әйткәндә, фейк булган фотолар да андагы вакыйгалардан әллә ни аерылмый. Анда чыннан да геноцид бара, моны БМОдан килгән белгечләр дә раслады. Бу чын-чынлап бер милләткә карата булган геноцид. Һәм анда этник "чистартулар" алып барыла, кешеләрне билгеле бер милләт вәкиле булган өчен үтерәләр.

Мин уннарча кеше белән сөйләштем, аларның һәрберсенең ниндидер яралары, пуля, пычактан алынган җәрәхәтләре бар иде. Анда чыннан да мәсхәрәлиләр, үтерәләр, кешеләргә төзәп аталар.

Җирле халык - Бангладеш кешеләре елга янына килергә курка, чөнки елганың аръягында инде Мьянма территориясе башлана. Алар: "Хәрбиләр төзәп ата", - дип әйтә. Тыныч халыкмы син, юкмы - мөһим түгел, кем булуыңа карамастан аталар.

Шул ук җирле халык елгада мәетләр йөзеп йөргәнен сөйли. Әлеге этник "чистартулар" башлангач, авылларда каргалар калмаган, мәетләр белән тукланырга очып киткәннәр, дип сөйлиләр. Балык тота алмаганнар, чөнки балыклар мәетләрдән тук булган. Болар барысы да җирле халык сөйләгән сүзләр, ә рохинджалар үзләре сөйләгән нәрсәләр күпкә куркынычрак".

"Гаиләдән үзенең генә исән калуы хакында искиткеч тынычлык белән сөйлиләр"

Рохинджа мәсьәләсен яхшы белгән Фәйзуллаһ исемле Бангладеш журналисты белән сөйләштем. Ул мондагы халыкның ни өчен шундый түбән дәрәҗәдә яшәвен аңлатты. Әлеге каршылыклар башлангач Мьянма хакимияте иң беренче чиратта рохинджаларның бөтен лидерларын, активистларын үтереп бетергән. Аннан бу халыкны белем алудан мәхрүм итеп, ярлы крестьян хәленә төшергәннәр. Шуның өчен алар үзләрен яклый, фаҗига хакында дөньяга җиткерә алмый һәм моны эшли белми дә. Үзләренә игътибар иттерү өчен митинг та оештыра алмый.

Алар хәтта хис-кичерешләрен дә күрсәтә белми. Ярты гаиләсе үтерелүе яисә гаиләдән берүзенең генә исән калуы хакында искиткеч тынычлык белән сөйлиләр. Лагерьда моңа игътибар итеп, үзем дә шаккаттым. Әллә нинди котычкыч вакыйгалар турында тыңладым, ләкин бер күз яше дә күрмәдем. Фәйзуллаһ сүзләренчә, мондый изү 1971 елдан бирле бара, ике буын шушы шартларда үскән һәм алар бу вакыйгаларны язмыш буларак кабул итә".

"Рохинджаларның дәүләте булганы онытылсын өчен штат исемен алыштырганнар"

Рәсүл фикеренчә, Мьянма хөкүмәтенең рохинджа халкын законсыз күченгән халык дип эзәрлекләве нигезсез.

Реклама

"Миңа билгеле булганча, Мьянма хөкүмәте аларны законсыз мигрантлар дип саный. Англия колониаль империясе тарафыннан Бангладештан Мьянмага күчереп утыртылкан дип атыйлар. Монда килер алдыннан адвокат Мурад Мусаев белән сөйләшкән идем. Ул бу халыкны өйрәнеп, тикшерү үткәрде. Лондонга барып, элеккеге колонияләргә караган документларны өйрәнә, алар буенча доклад әзерли. Аның сүзләренә караганда, бу халык Мьянма территориясендә инде 4-5 гасыр яки аннан да күбрәк вакыт - Аракан дип аталган дәүләт булганнан бирле яши. Хәзер бу исемне Ракхайн дип үзгәрткәннәр, элек штат та Аракан дип аталган. Күрәсең, мондый дәүләт булганын юкка чыгару өчен исемен алыштырганнар.

Рохинджаларның Мьянмага күченеп килгән халык булмавына аларның киенү рәвеше һәм телләре Бангладеш халкыннан аерылуы да дәлил булып тора. Телләре бераз охшаган, ләкин диалект бик көчле. Моңа үзебез дә игътибар иттек, бенгал тәрҗемәчесе рохинджалар сөйләгәнне безгә тәрҗемә итү өчен аларның диалектын аңлаган җирле кешедән сорый, ягъни без ике тәрҗемәче ярдәмендә аралашабыз. Аларның телләре төрле, мисал өчен, рус һәм украин телләре кебек - кардәш, ләкин нык аерыла.

"Мьянма ягындагы авыллар янганын күрдек"

Анда вәзгыять әле дә критик хәлдә. Без үзебез дә елганың бу ярыннан Мьянма ягындагы авыллар янганын, куе төнен күтәрелгәнен күрдек. Бу хәрбиләрнең әле дә авылларны яндыруын күрсәтә торган дәлил. Безгә чик буе авылларының азрак яндырылуын әйттеләр, хәзер янгыннар илнең эченәрәк керә бара.

Бангладешка кешеләр әле дә качып килә, без өч, биш көн элек килүчеләрне күрдек. Хәзер анда вакытлыча тынычлык урнашкан дигән мәгълүмат ялган. Кешеләрне үтерү әле дә дәвам итә. Безнең күз алдыбызда кешеләр хәрбиләрдән качып елга аркылы чыктылар.

"Бер-ике кеше генә хәл итә алырлык мәсьәлә түгел"

Вәзгыять әле дә коточкыч. Качаклар лагерында да гуманитар һәлакәт нык сизелә. Азык-төлек җитми, бенгал халкы үзләре дә бик ярлы. Алар хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар, аерым кешеләр булыша, ниндидер хәйрия оешмалары бар, ләкин алар гына ярдәм итеп бетерә алмый. Иң гади яшәү шартлары юк. Хәзер әле яңгыр сезоны башланмаган. Монда ярты ел дәвамында көне буе яңгыр коя, бөтен нәрсәне су баса. Яңгыр вакытында бу халык ничек яшәр, мин күз алдыма да китерә алмыйм.

Бу кешеләргә бик зур ярдәм кирәк. Азык-төлек, медикаментлар, палатка лагерында яшәү өчен иң гади шартлар булдырырга кирәк. Бу хакта, әлбәттә, бөтендөнья берләшмәләре уйларга тиеш, бер-ике кеше генә хәл итә алырлык мәсьәлә түгел. Ярдәмгә йөзләгән мең кеше мохтаҗ".

11 октябрь көнне Мьянма хөкүмәте качакларга илгә кире кайтырга ярдәм итәчәген белдерде. Синьхуа агентлыгы хәбәр итүенчә, Мьянманың дәүләт киңәшчесе хакимияте башлыгы Кьо Тинт Све илдән дистәләгән кешенең качып китүен таныган һәм аларга иминлек тудырачагына вәгъдә биргән. Ул Бангладеш, Һиндстан, Таиланд, Кытай һәм Лаос илчеләре белән бергән рохинджалар яшәгән авылларда булып, вәзгыятьне үзе күреп өйрәнгәнен әйткән.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев