Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мьянма мөселманнарына карата геноцид методлары кулланыла – Рушан хәзрәт Аббасов

Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Мьянма мөселманнарына рухи яктан гына түгел, матди һәм сәяси яктан да ярдәм күрсәтергә кирәк дип саный.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Мьянма мөселманнарына ярдәмне рухи яктан гына түгел, матди һәм сәяси яктан да күрсәтергә кирәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов хәбәр итте.
"Бу хәлләр безне дә куркыта, - ди Рушан Аббасов. - Интернет, социаль челтәрләр аша күреп торабыз. Әлеге котычкыч күренешләрне беркем дә тыныч кына күзәтми. Россиядә дә мөселман өммәтеннән булганнар, аларга җиңеллек сорап догаларлар кылып тора. Анда бик күп ятим балалар, фәкыйрь-мескеннәр бар. Аларга матди ярдәм күрсәтергә кирәк. Безнең хәйрия фондларыбыз, мәхәлләләр акча җыю мәсьәләләрен оештыра. Үзебезнең хәлебездән килгәнчә, ярдәм итәчәкбез. Ә сәяси якка килгәндә, бүгенге көндә бик күп митинглар уздырыла. Грозныйда 1 миллионнан артык халык җыелып митинг оештырган. Мәскәүдә рәсми рәвештә килешелмәгән митинглар уздырырга ярамый, әмма без Мәскәү хөкүмәте белән бу хакта сөйләшергә мөмкинлегебез бар. Якын киләчәктә, Мьянмадагы коточкыч хәлләргә каршылык белдереп, канун нигезендә митинглар уздыра алабыз. Болгарда Ислам академиясен ачкан вакытта Равил хәзрәт Гайнетдин дә бу хакта хәбәр итте. Россия мөселманнары гына түгел, дөнья мөселманнары берләшеп бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Безгә килгән мәгълүматлар буенча, Мьянма мөселманнарын торган җирләреннән куарга тырышалар. Алар кайбер вакытта качып китәргә дә мәҗбүр. Чын мәгънәсендә геноцид алымнары белән халыкны җәберлиләр. XXI гасырда мондый хәлне күз алдына китерергә дә куркыныч".
Хәзрәт сүзләренә караганда, Россия тарафыннан бер ай дәвамында гуманитар ярдәм күрсәтү эшләре карала. Россия мөселманнары 5 октябрьгә кадәр сәдакә, ягъни финанс ярдәм күрсәтүне оештырачаклар. Хәзерге вакытта ярдәмне юридик яктан дөрес итеп оештыру мәсьәләләре тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев