Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мөслимәләр бәйге тотты

Явлаштау районыбызда дәһшәтле елларда да мәчет манарасын саклап калган бердән-бер авыл.Аллаһ йорты бүгенге көндә дә дин тотучылар өчен игелекле хезмәт итә.

Авыл халкы гыйбадәт кылырга, Ислам нигезләрен өйрәнергә бирегә эзне суытмый. Мәчеттә инде берничә ел дәвамында Сабадан Рәсимә абыстай Рәхимова хатын-кызларга Коръән укырга, тәҗвид кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итә. Уң кулы - шәкерте Тәслимә Сабирҗанова белән төрле дини чаралар үткәрүдә дә районыбыз мәхәлләләре арасында башлап йөрүчеләрдән алар. 12 декабрь көнне биредә Рәсимә абыстай җитәкчелегендә Явлаштау, Иләбәр, Сәрдә, Саба мәчетләренә дин белемнәрен үзләштерүче ханым-туташлар катнашында «Тарих эзләре буйлап...»дигән кичә узды. Анда мәгърифәтче, атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе,  «Мөгаллим сәни» дәреслеге авторы Әхмәдһади Максуди, мөгаллимә, Ислам дине белгече, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы педагог Мөхлисә Бубыйның тормыш юллары бәян ителде. Кичәнең икенче өлеше Саба мөхтәсибәтенең Мөслимәләр берлеге активистлары кулына күчте, 4 мәхәллә хатын-кызларын командаларга бүлеп, дини сораулардан әзерләнгән «Башваткыч» уены үткәрелде. Конкурс барышында ханымнар шулай ук тормышта килеп чыккан төрле вәзгыятьләрдә мөслимә хатын-кыз үзен ничек тотарга тиешлеге, уңган хуҗабикә, акыллы хатын, яраткан  килен-каенана булуның «нечкәлекләре» белән дә уртаклаштылар, табын бизәүдә дә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйге ахырында һәр катнашучыга район мөхтәсибәте исеменнән истәлек бүләкләре тапшырылды.

 

Автор фотоcы

Реклама

Ильмира Галимуллина

http://saby-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев