Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мәскәүдә үтерелгән стюардесса Яр Чаллының иң чибәр сылуы булган

Билгеле булуынча, "Внуково-Вилладж" кунакханәсенә Альбина кичтән бер егет белән урнашкан. Исем-шәрифе билгесез, чөнки номер Альбина исеменә теркәлгән.

Тикшерүчеләр фикеренчә, бергә кергән егет аны буып үтереп, чыгып качкан. "КП" үз чыганаклары ярдәмендә шуны ачыклаган: нәкъ шул егет белән бу кунакханәдә Альбина Мөхәммәтҗанованың төн үткәрүе беренче тапкыр гына булмаган. Ләкин, һәрвакыт кызның үз паспорты буенча бүлмәгә урнашканнар.

Альбина Яр Чаллының иң чибәр кызларының берсе булган. Балачактан ук стюардесса булырга хыялланган. Башта медицина колледжын тәмамлый, соңрак бортпроводниклар курсларына йөреп, яраткан һөнәрен алган һәм эшкә урнашкан. Башта Казанда эшләгән, соңрак Мәскәүгә күченеп киткән.

Күп балалы гаиләдә туып-үскән кыз үзе дә яңарак зур кайгы кичергән  - энесе балалар мәйданчыгында уйнаганда фаҗигале төстә һәлак булган. Альбина бу зур югалтудан соң бик озак кәефсез йөри, бары тик дуслары, якыннары юатуы аңа яшәргә көч бирә.

Чибәр генә түгел, сабыр һәм акыллы кыз егетләр игътибарыннан читтә калмагандыр. Социаль челтәрләрдә чәчәкләр гөлләмәләре белән төшкән фотоларын күреп, шундый фикергә киләсең. Зур тормышка аяк баскан гына шундый яшь гомерләрнең өзелүе бик аянычлы.

Реклама

Якыннарына түземлек һәм сабырлык телибез.

РФ Җинаять-җәза кодексының 105 маддәсенә ярашлы ("Үтерү"), җинаять эше ачылып, тикшерү эшләре башланган, дип яза Өмет.


Чыганак: "КП.ру"
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев