Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мәскәүдә автобус җир асты кичүенә, ә Казанда мәчеткә бәреп керә [фото-видео]

25 декабрьдә булган автобус катнашында әлеге юл-транспорт һәлакәтләре бик озакка истә калыр, мөгаен. Чөнки Мәскәүдәге автобус җир асты кичүенә килеп төшсә, Татарстан каласында автобус туп-туры мәчеткә бәреп керә. Зыян күрүчеләр дә бар. //Tatar today// Мәскәүнең Кутузов проспектында «Славянский бульвар» метро станциясе янында автобус җир асты кичүенә килеп төшә. Бу вакытта...

25 декабрьдә булган автобус катнашында әлеге юл-транспорт һәлакәтләре бик озакка истә калыр, мөгаен. Чөнки Мәскәүдәге автобус җир асты кичүенә килеп төшсә, Татарстан каласында автобус туп-туры мәчеткә бәреп керә. Зыян күрүчеләр дә бар. //Tatar today//

Мәскәүнең Кутузов проспектында «Славянский бульвар» метро станциясе янында автобус җир асты кичүенә килеп төшә. Бу вакытта автобуста кешеләр күп булмый. Әмма ул башта җәяүлеләр йөри торган юлга менә, соңыннан, җир асты кичүенә төшә. Нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак була һәм 15 кеше яралана.

Казанда 68 маршруты буенча хәрәкәтләнүче автобус Үзәк базарыннан ерак түгел урнашкан Солтан мәчетенә килеп бәрелә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән. Һәлакәт вакытында автобуста йөртүче һәм кондуктор гына булган.

Фото: Life.ru

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


________________________________________________________________

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев