Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мәскәү Сабан туена 2018 кг чәк-чәк пешерергә ниятлиләр

Мәскәү Сабан туена 2018 кг авырлыктагы чәк-чәк пешерергә ниятлиләр. Бу турыда Мәскәү өлкәсе татар яшьләре берлеге хәбәр итә.

 

 

Быел башкала татарлары милли бәйрәмне 21 июльдә Коломенское музей-тыюлыгында уздырачак. Сабан туе быел тагын да зуррак масштабта узачак. Кунаклар өчен биш сәхнә һәм шугалак эшләячәк. Алар каршында Олимпия чемпионы Алинә Заһитова, иҗат төркемнәре һәм Россия эстрадасы артистлары чыгыш ясар дип көтелә.  

 

Мәскәүдә Сабан туе 1988 елдан алып уздырыла. ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән милли бәйрәм быел 500 меңнән артык кешене кабул итәр дип көтелә. Чараны танылган шоу-мен Павел Воля һәм спортчы, алты тапкыр Европа чемпионы, Дөнья чемпионы, Дөнья Кубогы иясе Ләйсән Үтәшева алып барачак.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев