Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Мөселман лидеры мәктәбе”нә 40ка якын делегат төбәкләрдән килә - Ренат Музаферов

"Елдан-ел катнашучыларны табу юллары төрле. Нигездә башка елларда катнашкан кешеләр белән хезмәттәшлек иттек", ди оештыручылар.

Бүген "Татар-информ" матбугат үзәгендә "Мөселман лидеры мәктәбе"нә багышланган конференция узды. Конференциядә әлеге мәктәпнең оештыручылары: КФУ доценты Резедә Сәфиуллина-Аль-Анси, координатор Аммар Аль-Анси һәм КФУның ислам һәм ислам белеме үсеше ресурс үзәге вәкиле Ринат Мозафаров катнашты. Чараның координаторы Аммар Аль-Анси катнашучыларны табу юллары турында сөйләде.

Пресс-конференция "Школа мусульманского лидера"

"Елдан-ел катнашучыларны табу юллары төрле. Без гаризаларны да кабул иттек, матбугат чаралары аша да мәгълүматны киң тараттык. Интернетта анкета булдырдык һәм аның аша кем килгәнен белдек, мәктәпкә килүчеләрне сайладык. Быел без бераз башка юл белән дә эшләдек. Бездә шулай ук онлайн анкета бар иде. Һәр теләгән кеше анда үз мәгълүматын терки алды, әмма күбесенчә без катнашучыларны үз контактларыбыз аша таптык. Мондагы кешеләр мәхәлләнең нәрсә икәнлеген аңлап килә. Нигездә башка елларда катнашкан кешеләр белән хезмәттәшлек иттек. Бердәм сыйфатларга ия булганда, бер фикердә торганда эш җиңелерәк булыр дип өметләнәбез. "Мөселман лидеры мәктәбе"ндә беренче тапкыр булган кешеләр дә күп. Былтыр катнашкан кешеләр яңа кешеләрне, дусларын чакырды", - дип сөйләде Аммар Аль-Анси.

"Проектның үз тарихы да бар. Аның турында уңай тәэсир яши. Без үзебезгә елдан-ел "Күп кеше җыймыйбыз", дип үзебезгә сүз бирәбез. Оештыру ягыннан күп халык җыю авыр. Без аларны ниндидер иләк аша чыгарырга тырышабыз, әмма болар үзләрен күрсәтергә тырышкан яшьләр", - диде Резедә Сәфиуллина катнашучылар турында.

Быелгы "Мөселман лидеры мәктәбендә" 60 ка якын кеше катнашачак. "Татар-информ" хәбәрчесенең "Төбәкләрдән күпме мөселман килде" дигән соравына Ринат Мозаффаров:

"Төбәкләрдән 40 ка якын кеше киләчәк. Без Республика районнарын да исәпкә алабыз, шулай ук, Ульяновск, Мәскәү, Ставрополь өлкәләреннән килгән мөселманнар бар", - дип җавап бирде.

"Мөселман лидеры мәктәбе" 21-24 ноябрьгә узачак. Чара КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү Институтының ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәге, Татарстан Диния нәзарәте, Россия ислам институты ярдәме белән оештырыла.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/20/152701/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев