Саба дулкыннары

Мәрхәмәтсезләр [булган хәл]

Фәния апай - авылыбызның иң хөрмәтле кешеләренең берсе булгандыр, мөгаен. Фәния апайны олысы да, кечесе дә яратты һәм хөрмәт итте. Беренче ире бик иртә үлеп китеп, кечкенә генә малае белән калган булган ул. Шулай икесе белмим, күпме гомер иткәннәрдер, Фәния апаны авыл очындагы Хәлим абыйга димлиләр.

Хәлим абый да - тол ир. Әмма, Фәния ападан аермалы булрак, ул 3 бала белән калкан кеше. Үзенеке өстенә тагын 3 балага әни булырга белмим, нинди көч этәрде икән аны? Үз малае әтисез, тегеләре әнисез үсмәсен дигәнме? Яшь гомерен ялгыз уздырасы килмәгәнме? Хәзер анык кына әйтүче дә юк. Әмма, минем уйлавымча, барысы да булгандыр инде ул.
Үзенең баласы өстенә берсеннән берсе кечкенә тагын 3 баланы канаты астытына сыйдырган ул. Безнең белән бергә үскән Хәйдәр, Алмаз һәм Фәридә өчесе дә аны " әни" дип үстеләр. Үги әни булса да, алар Фәния апайдан кыек караш та күрмәделәр бугай. Йорттагы тынычлыкны саклавы Фәния апайга җиңел булмагандыр, билгеле. Чөнки үз балаңа акырып та җибәрәсең, сугып та җибәрәсең. Ә кешенекенә тиеп булмый. Тисә бөтен авыл беләчәк. Белсә, һичшиксез: " үз балалары түгел бит. Ник жәлләп торсын ул аларны?" диярләр иде. Әмма аның турында халык гел мактап, горурланып кына сөйләде. Хәлим абый да яхшы кеше, җиң сызганып эшли торганнардан булды. Бераз салгалап ала торган гадәте бар иде анысы. Әмма артык зыяны тимәгәндер аның. Кеше сөйләмәсен, бер бала да башкалардан ким - хур йөрмәсен дип Фәния апа гомер буе бил бөкте. Эштән кайткач та тик яткандыр дип уйламыйм. Аның бәйләүгә оста икәнен бөтенебез белеп тордык. Кечкенә вакытта безнең әниләр кайтып: " Фәния не әйтәм әле. Карап та куя балаларын. Кибеттән дә ризыкны килолап түгел, коробкалап кына ала", - дип сөйлиләр иде. Дөресен әйтергә кирәк, яшьләр арасында иң матур кием аларда булыр иде, мотоциклны да алар иң беренчеләрдән булып алдылар. Башта мәктәптә укытасы бар дип борчылсалар, соңыннан институтта укытасы, өйләндерәсе, кияүгә бирәсе бар дип борчылып яшәделәр алар. Аннары соң оныклар китте. Аларны тагын да ныграк яраттылар. Фәния апайның үз малае армиягә киткән җиреннән кайтмады. Башта контракт буенча хезмәт итәргә калган, аннары өйләнгән икән, шунда эшкә урнашкан, диделәр. Ә шулай да Фәрит байтак еллар узгач баребер авылга кайтып төпләнде. Хатыны, ике баласы да бар иде. Кайту белән кыска гына вакытта ялт иткән йорт салып керделәр, әти - әниләреннән аерым яшәделәр. Калган 3 балалары да гаиләләе, кайсы атна саен. кайсы айга бер булса да олыгаеп барган Фәния апай һзм Хәлим абый янына хәл белергә кайттылар. Яшьләре олы булса да, алар һаман күп итеп терлек тоттылар, Фәния апай күпләп наски - бияләй сатыр иде, теләгән кешегә шәлләр дә бәйләде. Билгеле инде, бар да һаман шул балалар өчен булыр иде. Хәер, күпчелек ата - ана баласы өчен шулай кайгырып яши инде ул.

Хәлим абыйның кинәт кенә үлеп китүе шушы дус - тату яшәгән гаиләне чәлпәрәмә китерде. Кырыкларын да уздырырга өлгермәделәр, авыл буйлап Фәнияне куалар икән дигән шомлы сүзләр таралды. Элеккеге кеше законга әллә ни игътибарлы булмаган бит ул. Фәния апай белән Хәлим абый язылышмыйча гына торган икән. Аталары үлгәннән соң балалар йорт бүлешә башлаган. Үзләрен карап, кеше итеп үстергән әниләрен бу йортта беркем дә түгеллеген бик тиз аңлап алганнар. Кыенсынмыйча куалар, дип әни безгә ялларга кайткан вакытта барсын да бәйнә бәйнә сөйли иде. Иң гыйбрәте шунда, бу йортка сыймагач, Фәния апай үз малае янына киткән. Ләкин анда да карт әнигә урын табылмаган. " Кеше баласын миннән артык яраттың син", дип өнне алса, киленнең карт кайнана белән бергә яшисе килмәгән.
Фәния апайның якын туганнары булмаган, күрәсең. Гомер буе яшәгән, шунда балаларын үстергән, көч куйган йортыннар мәсхәрәле рәвештә куылганнан соң, ул 4-5 еллар чамасы авылдашларында яшәде әле. Кайда гына яшәсә дә, урыны гел түрдә булды аның. Авыл халкы алдан ук: Фәнияне җәйгә мин алам, кышкылыкка миңа килер, дип бүлешеп куяр иде. Әмма олыгайган көнендә үз авылында төпләп яшәр урыны да булмаганны, билгеле инде, бик авыр кичергән ул. Ничек кенә хөрмәт итсәләр дә, үзен артык тойган. Бик зинһарлап сорагач, картлар йортына озатканнарын ишеттек.
Бу вакыйгаларга әллә никадәр еллар узса да онытырлык түгел. Чөнки чиксез гыйбрәтле. Чөнки барыбыз да балаларын мәрхәмәтле, безгә, ата - аналарына ярдәмче булсын дип үстерәбез, тырышабыз, борчылыбыз, авыр вакытларында иң беренче булып ярдәм кулы сузабыз. Дөрес тәрбия бирү белән артык иркәләп җибәрү, азындыру арасы кайда? Алтын урталыкны ничек табарга?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: