Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мошенниклар чирмешәнлеләрне, ВКонтакте челтәре аша алдап, акчасыз калдыра

Шушы көннәрдә генә тагын ике чирмешәнле шактый акчасын «югалткан». Бу юлы аларны социаль челтәрләр ярдәмендә алдаганнар. Аларның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге битләренә уртак танышларының шәхси битеннән акча сорап мөрәҗәгать кергән, дип яза җирле басма. //Татар-информ// Сораган акчаның суммасы шактый зур булуы да чирмешәнлеләрдә шик тудырмаган, алар озак та уйламыйча хатта күрсәткән...

Шушы көннәрдә генә тагын ике чирмешәнле шактый акчасын «югалткан». Бу юлы аларны социаль челтәрләр ярдәмендә алдаганнар. Аларның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге битләренә уртак танышларының шәхси битеннән акча сорап мөрәҗәгать кергән, дип яза җирле басма. //Татар-информ//

Сораган акчаның суммасы шактый зур булуы да чирмешәнлеләрдә шик тудырмаган, алар озак та уйламыйча хатта күрсәткән банк карточкасы номерына акча күчерәләр.

Ахырдан танышларының бу хатка бернинди дә бәйләнеше булмавы ачыклана.

-Мошенниклар ул кешенең социаль челтәрдәге аккаунтыннан -шәхси битеннән файдаланганнар. Барлык дусларына аның исеменнән хат җибәргәннәр, - ди полиция бүлекчәсенең җинаятьләр эзләү бүлекчесе начальнигы Илнар Җиһаншин.

- Кызганыч, ике кеше мошенниклар тозагына эләккән. Күпме кисәтүгә карамастан, мондый фактлар булып тора. Форсаттан файдаланып, кабат мөрәҗәгать итәбез: чит кеше белән аралашканда сак булыгыз, өегезгә ят кеше кертмәгез, таныш булмаган номерга акча күчермәгез, төрле призлар, отышлар турындагы сүзләргә ышанмагыз. Сезне алдарга җыенуларын аңлау белән полициягә - 02 номерына шалтыратыгыз.

Фото: Бессарабия ИНФОРМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев