Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Мондый галәмәтне видеодан гына күргән бар иде” - Азнакайда 10 минут буе 5 см боз яткан [+фото, видео]

10 июнь көнне Азнакай районының Буралы авылында кичке бишенче яртылар тирәсендә боз ява башлый. 10 минут дөбердәп яуган боз 5 см калынлыкка җитә, көн салкын булгач, кичкә кадәр эреми.

Бу ялларда социаль челтәрләрдә “Мондый галәмәтне видеодан гына күргән бар иде. Буралыда боз ява” дигән видео таралды. 


 

“Татар-информ” хәбәрчесе әлеге авылда яшәүчеләр белән элемтәгә керде.

 

– Җәйге яңгыр сыман тиз үтте ул үзе. Әмма шактый зыян салырга өлгерде, - диде Чубар-Абдул авыл җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов, ул көнне искә төшереп. - Кинәт суытып җибәрде дә кара болытлар җыелышты. Ул да булмады, дөбердәп боз яварга кереште. Аннан зыян күрмәгән кеше юк инде. Яшелчәләрне харап итте. Кыяр-помидоры теплицада булган кешенең дә башка культураларына, чәчәкләргә зыян салды.

Авыл җирлеге башлыгы мәгълүм видеоны төшереп, интернетка куйган ханымның кем булуын фаразлавын да әйтте. Әмма ул әйткән ханым үзе видеоның авторы башка кеше булуын белдерде. Шулай да, үз бакчасына килгән зыян турында сөйләп үтте ул.

– Ул көнне иртән дә боз явып киткән иде. Мин ул көнне чүп утадым. Анысы күрше-тирә авылларда да яуган. Әмма безгә аның зыяны булмады, - диде исемен күрсәтмәүне үтенгән ханым. - Кичке бишенче яртылар тирәсендә күк йөзе кап-кара булды. Хәерлегә булсын дип теләдем, бик куркыныч килде ул. Кинәт кенә яңгыр ява башлый да, берөзлексез коя бит. Бу да шуның кебек булды, әмма 10 минут буе бертуктаусыз боз яуды. Борчактан да эрерәк боз! Кура җиләге яфраклары тишкәләнеп беткән, кәбестә яфрагын да телемләп телгән. Помидорларымны болай да кырау суккан иде. Инде исән калганнарын боз харап итте. Инде кабат рассада алып, утыртырга кирәк. Барысыннан да бигрәк, петунияләремне жәлләдем. Шау чәчәктә утыралар иде. Алар бөтенләй бетте инде. Тернәкләнеп китәме-юкмы?

 

 

Исемсез ханым җәен болай боз явып, үсемлекләргә зыян килүне хәтерләми.

– Безнең якларда гарасатлар булгалады анысы. Әмма боз явуын белмим мин. Шуңа күрә бу көнгә кадәр теплица алуны да кирәксенмәгән идем. Бик нык булды бит. Чиләкләп койды боз. 10 минут арасында 5 см булды. Көн салкын булгач, кичкә кадәр эремәде ул. Июнь аенда карлы юлдан йөрдек. Өй түбәләре ап-ак булды. Аннан шуып төшкән боз кисәкләре йомшак җирдә бигрәк тә эз калдырган. Ат көтүе йөргән кебек, - диде зыян күрүче.

 

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: видеодан скриншот

 

 

http://www.intertat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев