Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Монбельярд 52 литр сөт бирә

Туктар авылында 200 миллион сумлык җиһазлары белән югары технологияле роботлаштырылган сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылганга әле бер ел да юк.

Эшне 80 сыер савудан башладылар. Хәзер проект куәтенә чыккач, аларның саны 185кә җиткән. Моңа әле тагын 36 ташланган сыерны һәм бозаулыйсы тананы да өстәргә кирәк. Шулай итеп, 210 башка исәпләнгән комплекс тулы куәтенә эшли һәм 4 “Lely А5” роботы тәүлегенә 6 мең литрдан артык сөт сава. “Lely”, ә безнеңчә Ләйлә эш рәтен яхшы белә. “Робот җилендәге сөт савып кына калмый, сыерның сәламәтлеген контрольдә тотарга да мөмкинлек бирә. Мониторинг һәр савым вакытында автомат рәвештә гамәлгә ашырыла. Система җилендәге мастит авыруын иртә стадиядә ачыкларга һәм ясалма орлыкландыру вакытын да төгәлрәк билгеләргә сәләтле. Гомумән, комплекста кеше факторы минималь дәрәҗәдә кими дияргә мөмкин”,– ди комплекс начальнигы Илназ Әхмәтҗанов.

Нәтиҗәдә комплекска нибары 9 кеше хезмәт күрсәтә. Алар тиешле эш киемнәре, саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Эш өч сменада оештырылган. Без комплекс белән танышкан көнне операторлар Илнур Ганиев белән Ранис Әхмәтҗанов (фотода) сменасы иде. “Иртәнге 6дан башлап бер тәүлек эшлибез. Аңарчы кәҗә фермасында идем. Комплекс ачылгач, бирегә күчтем, сыерлар күңелгә якынрак. Акыллы хайваннар, бер ияләнгәч роботка үзләре үз вакытын белеп керә, куасы да юк. Билгеле, даими күзәтеп торырга кирәк. Сыер имчәген каптырырга ирек бирмәгәндә роботка ярдәмгә киләбез”, – ди Илнур.

 

Гомумән, торакта сыерларга бик уңайлы микроклимат булдырылган. Азык тарату техникасы, сенажны өстәмә ингредиентлар баетып белән болгатучы миксер торак эченә кермәгәч, берсе дә стресс кичерми, рацион сыерлар яки таналар азыкны организмы ихтыяҗларына һәм лактация күрсәткечләренә туры китереп төзелә. “Комплекс эшли башлаганда уртача савым 20 литр тирәсе булса, хәзерге вакытта 32,5-32,7 литрга җитте. Тагын да күбрәк продуктлылары да бар. Мәсәлән, 75036 номерлы монбельярд токымлы сыер 52 литр сөт бирә. Голштин токымлылары да алардан калышмый. Без хәзер сыерларның продуктлылыгы күрсәткече буенча, “Мөхәммәтшин” хуҗалыгыннан кала, районда икенче урында барабыз”,– ди Илназ Әхмәтҗанов. Шулай итеп, Туктар комплексында тәүлегенә 6 тоннадан артык сөт савып, планлаштырылган җитештерү куәтен ярты елда ук уздылар. Беренче квартал күрсәткечләренә килгәндә, тулай савым 483 тонна тәшкил иткән. Үсеш динамикасы алга таба хисап чоры саннарын чагыштырып карауда тагын да ачыграк күренәчәк.

Район хуҗалыкларында 2020 елның I кварталында 18621 тонна сөт җитештерелде. Үсеш 2019 елның шушы чоры күрсәткеченә карата 123 процент тәшкил итте.

Автор фотолары

 

Чыганак: "Саба таңнары" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев