Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мохтаҗларга республикада көн саен 3 меңнән артык ризык җыелмалары таратыла

Мөхтәсибәтләр үткәргән хәйрия чараларында теләгән һәркем катнаша ала.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Пандемия аркасында авыр матди хәлдә калуга һәм ябык булуга карамастан, Татарстан мәчетләре Рамазан ае барышында халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтә. Республика имамнарының шәхси тырышлыгы белән һәм иганәчеләр ярдәме белән азкеремле кешеләргә көн саен уртача 3 меңнән артык ифтар һәм ризык җыелмалары таратыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда үз көчләре һәм иганәчеләр ярдәме белән «Кабан арты», «Салихҗан», «Гаилә», «Динислам», «Иман нуры», «Тынычлык», «Сәлах», «Мәрҗани», «Рәхмәтулла» кебек мәчетләр азык-төлек тулы пакетларны һәм ифтар ризыкларын тарата. 

Килеп туган санитар-эпидемиологик вазгыятьтә иминлекне саклау өчен ризыклар мохтаҗларга барлык саклык чараларын күреп өйгә китереп бирелә. Ризык җыелмаларының бәяләре 300 сумнан алып 1500 сумга кадәр төшә. 

Реклама

Шулай итеп, Татарстан Республикасында гомумән алганда, VIII Республикакүләм ифтар, «Ярдәм» мәчетенең «Дорога жизни» дип аталучы хәйрия чарасы һәм имамнарның үз көчләре белән тормышка ашырылган хәйрия чараларын исәпкә алып, мөселманнар тарафыннан көн саен уртача 6 000нән артык мохтаҗга төрле ифтар ризыклары һәм азык-төлек җыелмалары таратыла. 

Мөхтәсибәтләр үткәргән хәйрия чараларында теләгән һәркем катнаша ала. Пандемия шартларында, азык-төлек алуга акчаларны банк карталарына җибәрү юлы белән кабул итү оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев