Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мөнир Рахмаев: «Мин тәүлегенә 20 сәгать эшлим» - Шәһри Казан газетасы

- Мөнир, исәнмесез! Ничек хәлләрегез?

- Бар да әйбәт. Көн-төн эштә. Тиздән ТМТВ каналында "Рахмайграм" дигән тапшыру чыгачак, шуңа әзерлек алып барабыз. Тапшыру нәрсә турында булачак дип сорарсыз. "Инстаграм" социаль челтәреннән популяр шәхесләрнең фотоларын алып, алар турында сөйләячәкмен. Бөтен дөреслекне ачып салачакмын! Тамашачы артистларның тормышы турында күп әйбер белми әле. Дөресерәге - әйбәт яңалыкларны белеп бара, ә бит бар да идеаль түгел. Мәсәлән, тере тавышка җырлау турында гына әйтик. Ышаныгыз миңа: берсе дә тере тавышка җырламый!

- Күп серләрне ачып салсаң, коллегаларың сиңа үпкәләмәсме?
- Юк, пиар эшлисең дип рәмәт тә әйтерләр әле.

Реклама

- "Мөнир белән беррәттән эшлибез, әле аңардан күбрәктер дә. Тик ничек аның "Порш" машинасын алганын, зур шәхси йортта яшәгәнен аңламыйбыз", - диючеләр бар.
- Кем миннән күбрәк эшли? Бәлки гастрольдән кайтып кермәгән Elvin Grey, Ришат, Фирдүсләр генә булса. Мин тәүлегенә 20 сәгать эшлим, 4 сәгать кенә ял итәм. Шоу-бизнестан тыш та эшләр күп. Әле планнар зурдан: кибет ачырга йөрим.
Әйе, сүз дә юк: машинам яхшы, йортым искитмәле. Бу списокны дәвам итеп, берничә фатирым бар дип тә әйтә алам. Мин әлегә өйләнмәгән һәм бөтен акчамны үземә тотам, киләчәгемне кайгыртам.

- "Шоубез" тапшыруы журналистына маникюр, педикюр эшләтәм дип сөйләгәнсез.
- Әйе, моны начар дип әйтмим мин. Күп ир-ат артистлар эшләтә, тик моның турда сөйләргә генә ояла. Безнең менталитет шулай аңлый бит: ир-ат икән, димәк, аңардан сасы ис килергә һәм тәне йонга баткан булырга тиеш. Без - сәхнә кешеләре, безгә каравы күңелле булсын өчен һәрдаими салоннарга йөрим. Мәсәлән, маникюр белән педикюрга гына ай саен 8 мең сум акча тотам. Минем белән шөгыльләнүче, мине аңлаучы остам бар. Үз-үзеңне яратырга кирәк. Кабатлап әйтәм, ир-атка маникюр эшләтүнең бер начар ягын да күрмим.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев