Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«МММ» финанс пирамидасына нигез салучы Сергей Мавроди вафат

Үлеменең башлангыч сәбәбе - йөрәк өянәге.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). «МММ» финанс пирамидасына нигез салучы Сергей Мавроди 63нче яшендә вафат булган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Московский комсомолец» хәбәр иткәнчә, Мавродины төнлә 67нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Автобус тукталышында аның хәле начарайган.

Эшкуар иртән вафат булган. Үлеменең башлангыч сәбәбе - йөрәк өянәге.

Сергей Мавроди җитәкләгән «МММ» - Понци схемасы буенча эшли торган Россиядәге мәшһүр финанс пирамидасы. Ул 1992 елның октябрендә төзелә, 1997 елда исә мошенниклыкта гаепләнеп хакимиятләр тарафыннан ябыла.

2003 елда Сергей Мавродины 4,5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Тикшерүчеләр тарафыннан 10 мең кеше финанс пирамидасыннан зыян күргән дип табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев